|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2015 Җәмгыять
Татарстан балыкчысы Мишәдән 16, 17, 19, 28, 35 килолы балыклар тоткан (ФОТО)Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән үзебезнең Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара ул. Хәтерләсәгез, берничә ел элек аның 35 килограммлы балык тотканы турында язган идек инде. Быел тоткан балыклары ваграк, тик саны ягыннан күп. Авгус аенда гына да 5 җәен балыгы тоткан Зәкәрия абый. Икесе – 16 кило, калганнары 17, 19, 28шәр килограмм. Гигант балыкларны кармакка тота балыкчы. “Җәен тотуның серен миннән күпләр өйрәнде инде, тик балыкның эләгү эләкмәве бәхет эше”, - ди Зәкәрия абый. Ә минемчә, бәхет эше генә түгел, һичшиксез, ничә еллар буе тупланган тәҗрибә, максат белән балыклы урыннарны эзләү, тырышлык һәм омтылыш үзенекен итә.
--- |
Иң күп укылган
|