поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2015 Җәмгыять

Казандагы "Ривьера" аквапаркыннан репортаж

“Чит илләргә чыксаң, озак торма, гыйбрәт алыр өчен чык икән” дип күптән җырлыйлар да соң, озакка түгел, берәр атнага гына чыгып керсәң дә ярар иде әле ул чит җирләргә, әмма, Аллаһ хәерле кылсын, бу хыялга быел да ирешеп булмады.

Шулай да боекмыйбыз, гыйбрәт алыр урыннар үзебездә дә җитәрлек. Рәхәтләнеп, иркенләп йөреп, Казанны да җентекләп карап бетерә алган юк әле. Әйтик, инде ничә еллар эшләсә дә, аквапаркны күргән юк иде. Үз авылыңдагы хәлне күрше авылдан сора дигәндәй, шәһәрдә яңа ачылган кызыклы урыннарны, гадәттә, авылда яшәүчеләр яхшырак белә: җаен табып киләләр, күрәләр, фотоларга төшәләр, “контактка” куялар – мәш киләләр. Ниһаять, беркөнне, авылдан туганнар килгәч, без дә “Ривьера” аквапаркына юл тоттык. Килсәк, бинаны йөзләгән машина сырып алган! Номерларына караганда, Пермь, Түбән Новгород, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашия һәм тагын әллә нинди төбәкләрдән җыелганнар – ерак аралар үтеп, Казан аквапаркын күрергә килгәннәр! Ә эчтә кассага тезелгән чиратның очын табарлык түгел! Туганыбыз, бик чая хатын, касса төбенә якынлашкан бер кыз янына сыенып, биш-ун минут дигәндә керү мәсьәләсен хәл итеп тә куйды. Аквапаркның эчендә һәм тышында көне буе суда пычтырдап ятасың килсә, керү бәясе 1650 сум, 4 сәгате – 1450, ике сәгате 850 сум. Бу – август ае бәяләре. Аена, көненә, сезонына карап, бәя үзгәреп тора, шулай ук балаларга, бирегә үзенең туган көнендә ял итәргә килүчеләргә ташламалар бар. Ике сәгать кенә аз булыр, көне буена күпкә китәр дип, без дүрт сәгать йөрергә булдык. Кулларга магнитлы беләзек тактылар. Ул ачкыч, пропуск, акча картасы рольләрен үти: кием шкафын шуның белән ачасың-биклисең, аквапарк эченә турникеттан да аның ярдәмендә үтәсең, кафе-барларда ашарга-эчәргә теләсәң, акчаны эчкә кергәнче кассада ук түлисең, ул могҗизалы рәвештә синең беләзегеңә күчә һәм ризыкны шуның ярдәмендә түләп аласың. Бирегә үзең белән суда йөри торган башмаклар һәм сөлге алып килергә кирәк. Ашау-эчү әйберләре, куркыныч нәрсәләр юкмы дип, сумкаларны тикшереп кертәләр (үз ризыгың белән керү тыела). Йөзү костюмнары киеп, өс киемнәрен, сөлгеләрне шкафларга бикләп калдырдык та, аккан су, балалар, музыка, инструкторларның сыбызгы тавышыннан шаулап-гөжләп торган су дөньясына чумдык. Мондагы халык, мондагы матурлык: тирә-якта бассейннар, шарлавыклар, аквапарк эчендә ясалган төрле төстәге сурәтләр суда җемелдәп чагыла...

Ярлары сай, ә эчкә таба бераз тирәнәюче бассейнда балалар чырчу килә. Анда бераз чыланып алганнан соң, ары киттек. Берничә кеше аякларын махсус аквариумга тыгып утырган һәм судагы кечкенә балыклар тешләп-тешләп, аларның аяк тиреләрен чистарталар. Аяк пилингы дип аталган бу процедураның ун минуты – 250 сум. Аякны кытыклыйлардыр бу балыклар дип сөйләнеп, ары киттек. Каршыда – берничә зур джакузи, ягъни тәнгә су массажы ясый торган ванна. Шунда 8-10лап кеше кереп утырасың һәм ванна стеналарындагы тишекләрдән тәнеңә көчле басым белән су бәреп тора. Ташкын булып чыккан шул су тавышына ванна, кайнаган кебек, быгыр-быгыр килеп утыра. Су җылы, тәнгә рәхәт, монда кереп утырсаң, чыгасы да килми икән, без гидромассажлы ул ваннага ике тапкыр кердек.

Аннан пляж ягына чыгып, су тауларыннан төштек. Хәер, алдыйм, мин төшәргә курыктым, туганнарым тәвәккәлләделәр. Аттракционнарның берсе ачык, киң су тавы, берсе – ябык һәм тар, улак кебек. Шуннан су белән агып төшәсең дә, астагы бассейнга чумасың. Су тауларыннан утырып та, ятып та, тыныч кына да, куркудан яки рәхәтлектән акырып-чинап төшүчеләр дә бар – карап торсаң, чын тамаша. Урамда берничә бассейн, янында ятып кызыну өчен шезлонглар тезелеп киткән. Бассейнда йөзүчеләр дә, кызынып ятучылар да бик күп. Балалар да, яшьләр дә, өлкән кешеләр дә бар. Безне иң гаҗәпләндергәне – берничә айлык балаларын күтәреп йөрүче әти-әниләр булды. Алар күзләре дә чынлап ачылып җитмәгән, карап торышка өч-дүрт айлык балаларын күтәреп, әле саунага килеп керәләр, әле бассейнда шул бала белән “чума үрдәк, чума каз” уйнап, батып-калкып торалар. Менә ничек бит ул, тумас борын аква-паркларда йөзеп үсә заман балалары! Әти-әниләре балама салкын тияр яки берәр инфекция эләгер дип шикләнеп тә карамыйлар бугай. Бәлки шулай кирәктер дә...

Туңасың икән, бассейн янында ук кайнар сауна. Кереп җылынасың да, чыгып, суга сикерәсең. Билгеле, монда кызу көнне килүең яхшырак. Без барган көн җылы, әйбәт иде. Саунадан чыгып, бассейнда йөзгәннән соң тагын эчкә кереп, биек торбалардан төшү аттракционына юнәлдек. Монда да кеше күп булганлыктан, шактый озын чират торырга туры килде. Резин мендәр-көймәләргә утырган кешеләр эченнән су агучы кара һәм сары торбалардан (без шулары янына бардык, торбаларның бүтән төстәгеләре дә бар) килеп чыгалар да, бассейнга килеп төшәләр һәм җайлы гына йөзеп китәләр. Алардан бушаган мендәрне аласың да, аны торбаның шактый югары урнашкан авызына кадәр күтәреп менәсең һәм җайлап утырып, тоткычларына ябышып, торба эченнән аска томырыласың. Торба бормалы-бормалы, борылган өлешләрендә мендәр-көймә капланыр кебек тоела. Сары торба эчендә якты, ә карасында караңгы, куркыта диделәр, анысыннан да төшәргә өлгергән туганнарым.

Чиратта торганда тагын бер аттракционны күзәттек: ял итүчеләр биек торбадан астагы, зур кувшин кебек ясалган бассейнга сикереп килеп төшәләр, көчле тавыш чыга, як-якка су чәчри – бик мавыктыргыч күренеш. Бассейннар тирәләренә төрле таш сыннар, таучыклар ясап куелган, аларга сөялгәнне яки утырганны күрсәләр, инструкторлар, ә алар парк эчендә бик күп, хәзер сызгырып җибәрәләр: “Ярамый!” – дип кисәтүләре. Җылы, чип-чиста сулы һәм хлор исе аңкып торган бассейннарда чупырдап кинәндек, аннан төрек, фин, татар-рус мунчаларына кердек, шулай итеп, дүрт сәгать үткәне сизелмәде дә. Чыгу юлында тезелеп киткән душларда коенып, стена көзгеләре янына куелган феннар белән чәчләрне киптереп, киенеп, бик хуш һәм мәмнүн булып, чыгып киттек без бу искиткеч кызыклы җирдән. Унбиш-егерме еллар элек Казанда шушындый заманча ял итү урыны булыр дип башка да килерлек түгел иде. Ә хәзер “Ривьера” аквапаркы Русиядә иң зурлардан санала, меңьярым квадрат метр – ябык, 900 квадрат метр – ачык зоналы, бик күп су аттракционнары, сауна-мунчалары, бассейннары, кафе-барлары, тагын әллә ниләре булган әлеге ял итү урыны көненә 3500 кешене кабул итә ала икән. Моннан тыш, Казанның Мәҗит Гафури урамында “Ривьера”дан элегрәк ачылган, хәзер “Барионикс” дип аталган тагын бер аквапарк бар әле.

Гомумән, ял итим, карап-сокланып йөрим дисәң, Казанда күңел ачу үзәкләре, искиткеч фонтанлы, шау чәчәкле парк-скверлар, урам-проспектлар бик күп, карап кына бетер.

Аквапарктан соң “Фина” паркын тамаша кылып йөрдек (аның корылмаларын сүтмәгәннәр иде әле), төрле милләт халыкларының элекке өй эчләре күренешен, тимерче йортын, сувенирлар сату рәтләрен, зур сәхнәдә барган концертны, ясап куелган кое, тегермән, таган-атынгычлар, тарантас һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек. Үткән тарих белән бүгенге заман кушылган җир икән бу дип, сокландык, туристларга күрсәтер байлык күп икән бездә дип, күңелләрдә “бер горурлык хисе туды”. Бүгенге Казанны алга киткән чит ил шәһәрләреннән аерырлык та түгел, туристларны бик рәхәтләнеп җәлеп итәрлек һәм алар елдан-ел күбрәк киләләр дә. Әмма шунысы бар, бәяләр дә шул туристлар кесәсенә чамалап куелган: аттракционнар, сувенирлар, урам, күңел ачу урыннарындагы кафе-барларда ризыклар коточкыч кыйммәт. Без шулай ук Болгарда да булдык, ул сәяхәт турында аерым язу кирәк, шунысын гына әйтеп үтәм, анда да бәяләр сөбеханалла, кечкенә генә магнит-сувенирлар 100-150шәр сум, тамак ялгыйм дисәң, уч төбе кадәр ике коймак 100 сум, шашлыкның бер шампуры 200 сум! Ягъни, “үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да” дип җырлап кына утырмыйча, шул бакчаңнан ераграк китеп карыйм дисәң, аркаңа бер капчык акча асып чыгарга кирәк. Үзебезнең Казанда, республикада яшәүчеләрнең хезмәт хаклары да чит ил кунакларыныкына тиңләшсә, һичьюгы, шул чамага якынлашса, үз җиребездә хуҗаларча эшләп һәм ял итеп яшәр идек без, ә?! Булмасмы әле, өметләник.

P.S. “Пятница” телеканалында күрсәтелүче, Русиянең төрле шәһәрләренә барып, кунакханәләрнең, кафе-рестораннарның чисталыгын тикшереп йөрүче “Ревизорро” тапшыруы “Ривьера” аквапаркын килеп тикшереп, аның чисталыгын “5+”кә бәяләгән. Бу – идеаль чиста дигән сүз.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»