|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2015 Мәдәният
Камал театры - Уфада (ФОТОрепортаж)10 сентябрьдә, Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. Камал театрының традицион Уфа гастрольләре 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Спектакльләр ике театраль мәйданда берьюлы үтә: М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия театрында һәм Уфа Татар дәүләт “Нур” театрында. 13 сентябрьдә, М. Гафури театрының кече сәхнәсендә “Уйлан, кеше!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Проектның авторы танылган музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов. Әлеге кичәдә Камал театрыннан Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Илтөзәр Мөхәмәтгалиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов катнаштылар. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
--- |
Иң күп укылган
|