поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
12.09.2015 Авыл

Бәрәңге салам астында да шул ук бәрәңгеме?

Быел яз бәрәңгене салам астына «утыртуыбыз» турында язып чык­кан идем. Көзге уңышны җыйгач, тагын да тәфсилләбрәк язар­мын дигән сүзем бар иде. «Ничек булды теге бәрәңге?» – дип инде шалтыратып сорау­чылар да булгалады. Шуңа бүген нинди уңыш алуыбыз турында язам.

Әле ишеттем: шушы ысулны сынап караган кайберәүләрнең бакчасын тычкан баскан, имеш. Бик мөмкин. Шәхсән бездә андый хәл күзәтелмәде, чөнки бәрәңгене арыш саламы белән капладык, ә арыш саламына тычкан килми, диләр. Уңай яклары шактый: мондый ысул сине чүп утаудан, бәрәңге тәпкеләүдән, күмүдән, көрәк белән җир казудан азат итә. Бәрәңгене утыртасың да онытасың – көзгә кадәр.

Утырту тәртибен искә төшереп китсәк, моны гади генә итеп, түтәлләр ясап утырту дип әйтеп булыр иде. Ирем Илдар төгәл кеше, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә ярата, шуңа да бөтен эше исәпләүдән башлана. Башта ул бакчада киңлеге – 65, ә рәт аралары 50 см лы итеп кишәрлекләр ясап чыкты. Тигез булсын дип, хәтта казык кагып, бау тарттырып ясады. Рәт араларындагы сукмак балчыгы хисабына түтәлләрне күтәртте. Аннан соң диаметры һәм тирәнлеге унар см лы итеп (бәрәңге сыярлык кына), чокырлар ясап чыкты. Моның өчен тырма киңлегендәрәк тактаның ике башына югарыда әйтелгән үлчәмдә агач кисеп какты һәм әлеге ике тешле тырманы хәтерләткән җайланманың өстенә басып‑басып шахмат тәртибендә чокырлар ясады. Бәрәңге салыначак җирнең тыгыз булуы да яхшы икән. Алга таба ул чокырларга башта көл сибелде, аннан марганцовкалы суга батырып алган шыткан бәрәңгеләр салынды. Шуннан өстенә черемә сибеп, бәрәңгеле түтәлләрне 20‑30 см калынлыкта арыш саламы белән каплап чыгасың. Ни өчен арыш икәнен аңладыгыз инде.

Бәрәңгене гадәти юл белән утыртканда, без аны әйләнә-әйләнә күмәргә – төбенә өяргә тырышабыз. Ә бу очракта «веерлы күмү» кулай икән, ягъни сабакларның төрлесен-төрле якка аерып, алар арасына салам кыстырып чыгу була инде бу.

Күмәсе, утыйсы булмаса да, инде эксперимент икән, һәркем үзенә күрә берәр яңалык кертми калмый торгандыр. Бездә дә булды андый нәрсә. Илдар түтәлләрне такталар белән әйләндереп алды. Алма агачлары астындагы җирдә, белмим, кулы җитмәгән, белмим, тактасы – беркадәр җир әйләндерелми калган иде. Анда да кирәк икән, ди. Яренгә аларын да шулай әйләндереп алмакчы. Чөнки киртәле кибәнгә мал тими дигәндәй, әйләндереп алгач, җир тапталмый. Ызаннан гына йөрисең.
Уңыш сөендерде

3 майда утырткан идек, бәрәңге яхшы үсте. Сабан туйларында инде салам өстен күк­рәп торган бәрәңге сабаклары каплаган иде.

– Беренчедән, күзәнәккә дигән бәрәңгене яхшы шыттырырга кирәк, икенчедән, бәрәңге иркенлекне, сирәк утыртуны ярата, – дип шәрехләде моны Илдар.

Уңышы да яхшы чыкты. Көрәксез-нисез бәрәңге алу бераз сәеррәк тоелса да, бик җайлы икән. Америка бакчачысы Миттлайндер ысулы үземә дә ошады, бәрәңге алган кебек тә булмадык.

Алу тәртибе үзенә күрә кызык. Бәрәңгене күмәргә яз көне бер тюк салам киткән иде. Башта шул саламны сәнәк белән җыеп чыктык. Аны киптереп өеп куярга кирәк, чөнки киләсе елга да шушы ук саламны кулланачакбыз, исән булсак. Җирдә утырып калган бәрәңге сабагын тартуга, бәрәңгеләр җир өстенә чыгарга тора. Качып калырга исәпләгәннәрен, җайлап кына азмы-күпме кул белән актаргалап барасың. Бәрәңгедән бушаган җиргә сидерат чәчеләчәк. Сөрү, тырмалау кебек мәшәкате булмаячак дип беләм. Җыеп кына әйткәндә, ирем үзенең тәҗрибәсеннән, Миттлайндер ысулыннан әлегә бик канәгать.

– Эксперимент уңышлы чыкты! Моңарчы бу кадәр уңыш алган юк иде әле, – диде ул, узган атнада бәрәңгене җыеп алгач.
Кыскасы, киләсе елга да шул рәвешле утыртмакчы.


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы