|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2015 Киңәш-табыш
Галилеләр казанлыларны гаҗәпләндердеПохвистнево районының Гали авылына әледән-әле мәртәбәле кунаклар килеп тора. Күптән түгел авылыбызда Казанда нәшер ителүче берничә басма вәкилләре кунак булып китте. Лилия Заһидуллина (“Акчарлак” газетасы), Гөлүсә Закирова (“Гаилә һәм мәктәп” журналы) һәм Илдар Миргалимов (“Мәгариф” журналы) иң элек Гали авылының мәктәбе белән таныштылар. Аннан соң алар авыл буйлап сәяхәткә киттеләр. Кунакларны безнең йортка да алып керделәр. Аларга үзем чиккән сөлгеләрне күрсәткәч, миннән: “Саимә апа, бу чигүләр ни өчен кирәк?” - дип сорадылар. Мин казанлыларга безнең якларда элек-электән килгән кыз сорату йоласы турында сөйләдем. Кәләш соратырга егетнең әти-әнисе, йә олы туганы бара. Ризалык билгесе итеп аларга чиккән сөлге бирәләр, ә егет ягы кызның әти-әнисенә түбәтәй, яулык һәм акчалата бүләк тапшыра. Яучылар урам буйлап машиналарын кычыртып, чиккән сөлгене бәйләп алып китәләр.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|