|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2015 Җәмгыять
![]() Россиядә яңа валюта паникасы оешып килә24 август аздан гына “кара дүшәмбе“ исеме белән “бүләкләнмичә“ калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәтиҗәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды. Үзәк банк исә долларның рекордлы курсын рәсми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында да доллар рәсми рәвештә мондый югарылыкта бәяләнмәгән иде. Запас акчаларын җәй башында долларга әйләндереп куючылар тагын бер тапкыр оттылар. Хәзер инде ышанып әйтеп була: илле сумлык доллар тарихта калды, бүтән ул бәягә әйләнеп кайтулар “едва ли“. Долларның 70 сумлык бәясе дә ил хөкүмәтенең оператив рәвештә тыкшынуы нәтиҗәсе генә дип аңларга кирәк, чөнки дүшәмбе кичендә Америка кәгазьләре берара 72 сумнан да кыйммәтрәк бәяләнеп алган иде. Бер Россиядә генә түгел, глобаль икътисадның бөтен фронтында да валюталар түнтәрелеше бара бүген. Бу түнтәрелешкә исә Кытай икътисадының көчле мәтәлчек атуы сәбәп булды. Кытай компартиясе финанс базарын тотрыкландырырга күпме генә тырышмасын, Күк асты иленең фонд базарында куыклар көн саен шартлый һәм шиңә. Бу исә бөтендөнья кризисының яңа этабы – бөек үзгәрешләр чоры башлануын хәбәр итә. Бүген нефть котировкалары “давыл хәбәрчесе“ ролен уйныйлар.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|