|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2015 Җәмгыять
Туганлыкны бозган уртак мал“Авыру сеңлемне караучы юк. Татарстанның бер районындагы авылда яши ул. Сеңлемнең аяклары йөрми. Хәлләрен белеп торыр идем, шалтыратырга телефоны да эшләми. Кесә телефоннары, ничәне алып бирсәк тә, ватыла, ә өй телефонын өздереп атканнар. Үзем аның янына кайта алмыйм, килен белән энем өйгә кертми”. Редакциягә әнә шулай дип Фәния исемле ханым мөрәҗәгать итте. Язманы әзерләгәнче, барып кайткан адресны да, ярдәм итәргә булышыгыз әле, дип үтенгән Фәния ханымның чын исемен дә күрсәтергә уйлаган идек. Әмма гаиләдәге хәлләр тагын да катлауланмасын өчен, туганнарның әле өзелергә өлгермәгән кылдан нечкә җебе сакланып калсын өчен, исемнәрне үзгәртергә, бу хәлләр булып яткан район һәм авылны да күрсәтмәскә булдык. Кем әйтмешли, кирәк кешеләр барысын да белә. Ә бу мәсьәләне газетадагы язма һәм түрәләр күрсәтмәсе белән генә хәл итеп булмый. Аның каравы башкаларга гыйбрәт була ала. Бөтен авыл белә кемнең кем икәнен Без Фәния апа белән очраша алмадык. Телефон аша гына аралаштык. “Авылга бик кайтасы килә дә бит. Тик 2010 елны кызым белән икебезне куып чыгардылар. Хәбәрләрне авылдашларым гына җиткереп тора. Сеңлемнең аяклары шешенеп, бозылып ята икән. Тәрбия булмаганга шулай. Ул туганда мин дүрт яшьтә идем. ДЦП авыруы белән алты айлык булып туды. Баштарак ничек тә хәрәкәтләнергә тырыша иде. Соңгы елларда аяклары нык авырта башлады. 58 яшьлек сеңлем энебезнең гаиләсе белән яши. Тик аны бикләп тоталар икән. Янына кереп чыгучы да юк, ди. Ә керә алган кешеләр хәленең әйбәт түгеллеген әйтә. Мин аны ике кыш үз яныма да алып килеп тордым, тик хәзер мөмкинлегем юк. Бөтен авыл белә кемнең кем икәнен”, – дип зарланды ул. Туган йортын кыз бала бүлә микән? Гаяз абыйның хатыны Асия ханым белән дә сөйләштек. “20 ел килен булып торам. Ике әти, ике әни белән тордым. Сания апа белән 14 ел бергә яшибез. Әни авырып киткәч, бу йортны Гаяз исеменә яздыртты. Аның вафатыннан соң 6 ай булганчы, әти дә үлеп китте. Шуннан соң Фәния апа кайтты. Баксаң, әти йортны Фәния апага калдырам дип васыятьнамә язган булган икән. Кыскасы, йортны икегә бүлдек. Дүрттән өч өлеше безгә, калганы Фәния апаныкы булды. Без әле дә өйне рәсмиләштермәгән. Балаларым әтиләремдә пропискада тора. Быел олысы укырга керде. Тулай торак алыр өчен белешмә җыйдык. Теркәлгән урыннары булгач, әти белән әнинең пенсия күләме, алар белән яши торган энем һәм киленнең хезмәт хаклары турында белешмә кирәк. Болай йөрү дә уңайсыз бит”, – ди Асия ханым. Асия ханым иренең абыйсы белән гел киңәшләшеп яши. “Абый кайтып йөри. Тик Фәния апа гына безнең белән уртак тел табарга теләми. Нишләтәсең инде. Үз өлешенә тигән бакчадан – 200 мең, йорттан 300 мең сум сорый”, – ди ул. Аптыраган бу хәлгә Без барган авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, әлеге гаиләнең моңа кадәр тавышланып йөргәне булмаган. “Әти-әниләре исән вакытта бар да әйбәт кенә иде. Гаилә бик тату яшәде. Тик нигәдер соңгы вакытта араларында дуслык югалды”, – ди ул. Сания апаның хәлен авыл фельдшеры да белеп тора икән. “Тиешле даруларын эчсә, Сания апаның хәле бераз рәтләнер иде. Тик көчләп дәвалап булмый бит. Ул гел утырып тора. Ятарга кушабыз. Ә ул безне тыңламый. Гел басып торгач, аякка авырлык килә. Дөрес итеп дәваланганда, 7-10 көн эчендә аякларны төзәтергә була. Югыйсә кан басымыннан ярдәм итә торган даруларын да эчә үзе. Тумыштан авыру булуы тәэсир итми калмый. Тыңлатып булмый”, – ди ул да. Участок полициясе хезмәткәре дә таныш Сания апа белән. “Аралашырга ярата торган апа. Төрле вакытта шалтырата. Акча югалды дип тә хәбәр биргән иде. Әмма урлау фактлары ачыкланмады. Апа үзенең куйган җирен генә оныта. Акча табыла ул. Аңа аралашу җитми”, – ди ул да. Кая бара бу дөнья? Ике якны гына түгел, төрле тарафларны тыңларга туры килде. Кемнең гаепле, ә кайсы якның хаклы икәнен дә төгәл генә ачыклап булмый. Кем әйтмешли, атта да бар гаеп, тәртәдә дә. Ә районга барып кайткач, Фәния апа белән кабат элемтәгә кердек. Ул исә башкаларның фикерен тыңлап та тормады: “Бөтенегез килен яклы. Сезне дә үз ягына авыштырдымы? Аның кем икәнен язмасагыз, язып та тормагыз, – дип әйтеп ташлады. – Әтинең фатирын бирсеннәр миңа. Аннары сеңлемне кайтып карармын. Әле бит Сания үзе дә фатирга чират тора. Район хакимиятенә ничә тапкыр хат яздым. Тик нәтиҗәсе юк. Федераль программа буенча гына бирелә, диләр. Әгәр сеңлемә фатир бирсәләр, карыйм. Әмма үз өемә алып китә алмыйм. Ирем көйсез, ә үзем биш вакыт намаз укыйм. Төп йортка кайтып карарга дисезме?! Анда бит юынырга да, хәтта кул чайкарга да мөмкинлек юк”. Авылда Фәния апаның кайтып яшәвенә каршы килүче кеше юк. “Кайтып керәләр икән, мин бер сүз дә әйтмим. Тик тавышланып кына йөрмәсеннәр. Әти-әнидән калган йортны бүлгәндә дә: “Фәния апа, ялгышлык эшлисең”, – дидем. Тик ул тыңламады. Ә хәзер исә, безне кертмиләр, сеңлемне карамыйлар, дип гаепләмәкче була. Әти-әнием, туганнарым минем бу хәлемне белми дә бит. Кияүгә чыкканнан бирле, тормышымны кешегә сиздергәнем булмады”, – ди киленнәре Асия ханым. Соңгы сүз Килен белән апалары – бер хәл. Ә йортта төп хуҗа булып калган Гаяз абый нишләргә тиеш туганнар арасында әнә шундый хәлләр булып ятканда? Бер якта – үз гаиләсе, икенче якта – авыру туганы. Өстәвенә әле җанына тынгы бирмәүчеләр дә бар. Яшермим, Сания апаны күргәч, аңа тәрбия, йортның ул яшәгән өлешендә чисталык җитмәгәнен дә күрергә туры килде. Уйлана торгач, әти-әнисеннән авыру булып туган бу апаның ни гаебе бар икән соң дип тә куясың. Бу йорттан чыкканда бик авыр хисләр кичердем. Туганнар үзара тыныша алмаганга, ата-ана малын бүлгәнгә күрә, тилмереп яшәүче Сания апа читтә калган. Юлда кайтканда, әтиемнең гомер буе йөри алмаган авыру апасы искә төште. Бигрәк тә яраттык, тиешенчә тәрбияләп калырга тырыштык үзен. Күтәреп тә йөрдек, мунчасын да керттек, чәчләрен дә тарап үрдек. Ә ул исә гел рәхмәт укыды. Кайчак авырлыклар килсә дә, Ходай җиңеллеген бирә, теләгәнгә ирешеп барабыз. Әнә шул апаның рәхмәтләре белән яшибез шикелле!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|