|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2015 Мәдәният
Рәшит Ваһапов фестивале “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим итә17 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим итә. Әдәби-музыкаль кичә татар халкының мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлана. Программада Х.Бигичев репертуарыннан романслар, арияләр, җырлар, халык көйләре, шулай ук татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләре урын алачак.
Аларны Венера Ганиева, Илһам Вәлиев, Фадис Ганиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Фердинанд Сәләхов, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хисмәтуллина, Рифат Шәрәфетдинов, Гүзәл Җиһаншина, Рөстәм Насыйбуллин кебек җырчылар башкарачак.
Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” халык уен кораллары һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестрлары, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев кебек музыкантларның катнашуы нур өстенә нур булачак.
Кичәнең махсус кунаклары – Зөһрә Сәхабиева һәм Халидә Бигичева.
Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов.
Тамашага күренекле шәхесләр – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар, галимнәр, шулай ук Россия төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар килүе көтелә.
Бөек җырчы истәлеген күңелләрендә саклаучы, чын татар җырының кадерен белүче тамашачыларны 17 сентәбрьдә Татар дәүләт филармониясе залына чакырабыз.
Әлеге кичә белән Рәшит Ваһапов фестиваленең яңа, 12-нче сезоны башланып китә.
Белешмәләр өчен – 8-960-048-59-94, 8 (843) 231-18-28 Айдар Сәлимов.
--- |
Иң күп укылган
|