• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июль
  • Гүзәл Хөсәенова - журналист
  • Мирсәет Сөнгатуллин - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

09.09.2015 Язмыш

Сискәндереп искә төшә ул еллар

1941 елның 22 июне безнең күңелләрдә онытылмаслык бу¬лып истә калды. Бу көнне безнең бөтен шатлыклар, тыныч тормыш артта калып, канкойгыч сугыш башланды. Фашист илбасарларыннан илебезне саклар өчен безнең кечкенә генә Качкын (Таллы) авылыннан да утыз өч ир-егетебез фронтка киткән иде. Шуларның егермесе туган ягына әйләнеп кайта алмады.

Кайтканнары да озак яшәмәде, алар үзләренең яшьлекләрен һәм саулыкларын югалтып кайткан иделәр шул. Җиңүче булып кайтканнарның тик берсенең генә язмышы, гомер юлы турында сөйләп китәсем килә.

Хәлилулла 1921 елда Большая Черниговка районының Таллы авылында Миңлеяр белән Бибигайшәнең тәүге балалары булып дөньяга килә. Аларның Хәлилулладан соң туган тагын алты баласы: өч кызы, өч малае бар иде. Бу ул елларда авылның иң зур гаиләсе булгандыр, мөгаен.

Хәлилулла Таллыда башлангыч сыйныфны тәмам¬лаганнан соң белем алуын Украинка җидееллык мәктәбендә дәвам итә. Ә инде таныклык алгач, күрше Кыпчак авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлый.

1941 елның башында егерме яшен тутырган егетне хәрби хезмәткә чакыралар, һәм ул шулай Литваның Каунас каласына барып эләгә. Биредә Хәлилулла чик саклаучылар гаскәрендә күчмә зенит коралларында атучы һөнәрен үзләштерә.

22 июнь таңында аларны сискәндергеч “тревога” сигналы уята. Тирә-юньдә зилзилә куба. Аларның гарнизоны өстенә яндыргыч бомбалар ташлап, кара тәреле немец самолетлары үтеп китә. Казармалар яна башлый. Полигонда торган машиналарның да күбесе зарарлана. Зенитчыларга янып яткан хәрби биләмәләрне ташлап чигенүдән башкача берни калмый. Командованиедән “Хәзер үк чигенергә” дигән боерык алына. Фашистлар Литвага бер көн эчендә, бернинди югалтусыз килеп керәләр.

Хәлилуллаларның зенит установкасы куелган “ЗИС-5” автомашинасы да көнчыгышка, Эстониядән ерак булмаган Псков каласына таба чигенә. Командирлар бу көннәрдә немецларга каршы ут ачарга рөхсәт бирми. Солдатлар моны “сатылу” дип аңлый, һәм бу шулай була да.
Хәлилуллаларның зениткалы автомобиленә снаряд килеп эләгә, һәм ул сафтан чыгарыла. Шул вакытта ике солдат та һәлак була. Хәлилулла бер төркем сугышчылар белән ничек туры килде шулай – җәяүләп тә, ат йөгенә утырып та Псковка килеп җитә.

Аларны бу төнне бер ташландык чиркәүгә урнаштыралар. Качакларны Псковта беркем дә көтмәгән була, әлбәттә.

Иртә таңнан бирегә немецлар да килеп җитеп, Псковны басып алалар. Камалышка эләккән солдатлар исә “Әсирлеккә бирелмәскә, ничек булса да артка таба чигенергә” дигән уй белән кечкенәрәк төркемнәргә бүленеп, чир¬кәүдән чыгып кача башлыйлар. Аларның кайберәүләре шунда ук пулемет утына эләгәләр.

Хәлилулла ныгытмадан чык¬кан мәлдә бер йөз метр чамасы ераклыкта кул пулеметыннан атып торган немец солдатын күреп ала һәм җиргә ятып, фашистка винтовкасыннан ут ача. Тик шул чакта гәүдәсенә кемнеңдер нәрсә беләндер көчле итеп сукканлыгын тоя. Әлбәттә, егет югалып калмый, дошманга төбәп тагын бер тапкыр атарга өлгерә һәм пулеметтан ут чәчеп торган немец солдаты егыла. Шул минутта бер төркем кызылармеецлар чиркәүдән чыгып, якындагы урманга таба йөгерәләр. Алар яраланган һәм хушы киткән Хәлилулланы да үзләре белән алып китәләр.

Урман буйлап безнекеләр ягына таба чигенү берничә көнгә сузыла, һәм Хәлилулланың ярасы кортлап чыга. Дуслары яраны ничек кирәк шулай тазарталар, бәйлиләр, тик моның файдасы булмый. Берничә көннән үзебезнекеләр янына килеп җиткәч кенә, башка яралылар белән бергә аны Мәскәү ягына озаталар, ә инде аннан Казан госпителенә җибәрәләр.

Аның кулына өч пуля кереп, икесе чыгып киткән, ә берсе тәнендә калып, нәкъ шунысы аны гомер буе җәфалаячак та инде.

Казанда дүрт айдан артык дәваланганнан соң да Хәлилулланың җәрәхәте ны¬гытып төзәлми, сул кулы биленнән югары күтәрелми торган булып кала. Хәлилулла икенче группа инвалид булып, ноябрьдә туган Таллы авылына кайта. Ә өендә аны карт авыру әбисе, әнисе, җиңгәсе, өч ир туганы, өч сеңелесе – барлыгы тугыз җан каршы ала.

“Хәлилулла агай кайткан” дигән хәбәрне ишеткәч тә, без, авыл малайлары, аның белән күрешергә йөгердек. Аны күрергә килгән кешеләр белән өй тулган иде инде. Җыелган апалар, әбиләр каһәр төшкән сугышны каргап елыйлар.

Хәлилулла ага, без бик соралгач, ярасын чишеп күрсәтте. Бинтлар астында төзәлер-төзәлмәс яңа үсеп килгән тире күренеп тора иде. Без авылдашыбызны жәлләп, тын да алмыйбыз. Ике кечкенә, бер һәм өч яшьлек кызлар - Шәмсенур белән Бибинур гына кайгының ни икәнен дә белмичә кычкырышып уйнап, шаярып йөриләр.

Хәлилулла абыйның әтисе Миңлеяр абзыйның батырларча һәлак булуы турында “кара мөһерле” кәгазь килгән иде инде. Ә Минәхмәт белән Зәйнулланың хәзергә исән-сау булулары, сугышның алдынгы сызыгында фашистларны дөмбәсләп йөрүләре турында хатлары килгәли иде. Алар - Хәлилулланың әтисе белән бертуган агалары. 1942 елда икесенең дә шулай ук батырларча һәлак булулары турында хәбәрләре килде.

Шулай итеп, Саҗидә әбинең өч улы да туган илебез өчен җаннарын фида кылды.

Ун кешедән торган зур гаиләне тукландыру, кечке¬нәләрне тәрбияләп үстерү, укыту бурычы гарип Хәлилулланың яралы иңнәренә ятты да инде. Ул беренче көннәрдән үк җиң сызганып эшкә кереште: үзебезнең колхозда - бухгалтер, күрше авылда - колхоз рәисе, заготскотта - мал кабул итүче, ә соңгы елларда “Степной ма¬як” хуҗалыгында бухгалтер-ревизор булып эшләде. Ул башкарган эшләрнең мөһиме, мактауга лаеклысы - алты туганына агай да, ата да булып, тиешенчә тәрбия биреп үстерүе, ир туганнарын өйләндереп, сеңелләрен тормышка бирүе булды, әлбәттә.

Хәлилулла ага 1944 елда 23 яшендә үзенең сөйгән кызын - минем ике туган Гайшә апамны, гомерлеккә тормыш юлдашы итеп алды. Алар тормыш юлларында очраган бөтен авырлыкларны икәүләп күтәрделәр һәм җиңеп чыктылар.

Хәлилулла җизнәмдә иҗа¬ди сәләт тә булып, ул безнең ”Степной маяк” район газетасына мәкаләләр, хикәяләр дә яза иде. Бервакыт шул газета игълан иткән бер конкурс¬та җиңеп, затлы бүләккә дә ия булган иде әле.

Аларның гомере һәм тормышы бик күпләргә үрнәк булырлык. Хәлилулла җизнәй 78 яшендә, Гайшә апам аңардан соң тагын дүрт ел яшәп, шулай ук 78 яшендә мәңгелеккә күчтеләр. Бердәнбер уллары Салават әле дә исән-сау. Аңа да быел 70 яшь тула инде. Ул гомер буе инженер-механик булып эшләде. Ике кызы Юлия белән Фирия әллә кайчан үзләре әни булдылар инде. Тормышта да, мәхәббәттә дә алар бәхетлеләр.

Җизнәм үзенең сугыш юлы турында улына күп нәрсәләр сөйләп калдырган, ә Салават аларны миңа да бәйнә-бәйнә сөйләде. Бу хатирәләр яраткан “Бердәмлег”ем укучыларына да файдалы да, гыйбрәтле дә булыр, дип уйлыйм.


Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2015
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar