|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2015 Дин
Казанга Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче килде (ФОТО)Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иордания халыкара ислам университетының остазы – пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сәллаллаһу галәйһи вәссәлам) оныгы Хәсән аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди белән очрашты. Мөфти кунакны нәзарәтнең мәгариф программалары белән таныштырды, аның белән Россия ислам институты һәм Иордания университеты арасында хезмәттәшлек итү юллары хакында сөйләште. Очрашуда сүз шәехнең Татарстан шәкертләренә махсус лекцияләр үткәрүе турында да барды. Сәфәре кысаларында Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди Болгардагы Ак мәчеттә мөхтәсибәт вәкилләре өчен дә лекция уздырачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|