поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2015 Җәмгыять

Иң кыйбат ипи – Апас районында, иң кыйбат сөт – Теләчедә

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе соңгы елларда республикада көндәлек мөһим азык-төлек товарларының бәяләрен тикшереп тора. Беренче чиратта, әлбәттә, ипи һәм сөт продукцияләренең бәяләре игътибар үзәгендә.

Татарстанның 45 районы, шул исәптән Казан һәм Чаллы шәһәрләре кибетләрендә сатылучы, халык арасында аеруча популяр ак ипи, “Сельский”, “Дарницкий” ипиләренең бәяләрен Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре атна саен терки. Сөт продукцияләренә килгәндә, майлылыгы 2,5 процентны тәшкил иткән сөттән тыш, әле тагын 1 процентлы кефир, 2,5 процентлы катык, 15 процентлы каймак, майсызландырылган эремчек һәм “Крестьянское” ак маена бәяләрнең үсешен күзәтеп баралар.

“Сельский” ипиенең бәясе арта

Бүгенге көндә бер кирпеч ак ипине иң очсызга Теләче районында сатып алып була. Анда аның уртача хакы инде узган елдан бирле 29,33 сумнан күтәрелми. Гомумән, белгечләр күзәтүенчә, 2013 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, соңгы ике елда ак ипинең уртача бәясе бу районда 20 процентка төшкән. Ә менә Апас районында ак ипигә бәяләр иң кыйммәте, анда ул уртача 49 сум 30 тиен тора. Монда кибеттәге бәяләр чүпрә кебек күперә: ел башыннан ак ипи хакы 26,85 процентка күтәрелгән. Казанда ак ипи – 43 сум 73 тиен, Чаллыда 40 сум 61 тиен тора.

Үткән 2014 ел бәяләре белән чагыштырганда, агымдагы елның гыйнвар-август айларында республикада ак ипинең уртача хакы 5,42 процентка күтәрелеп, бүген 38 сум 37 тиенне тәшкил итә. Соңгы өч ел аралыгында караганда (2012 елда – уртача 28 сум 45 тиен) бездә ак ипи 26,32 процентка үскән.

Көз башына “Сельский” ипие бездә уртача 35 сум 65 тиенгә бәяләнә. Узган сигез айда аның хакы 7,35 процентка күтәрелгән. Алексеевск районында бу ипине 30 сум 77 тиенгә, ә иң кыйммәте – Апас районында инде май аеннан бирле 41 сумга саталар. Югыйсә, әле 2012 елда гына Апас (22 сум 92 тиен) һәм Нурлат (21 сум 67 тиен) районнарында “Сельский” ипие бүтән районнардагыдан юньрәк торган. “Сельский” Казанда – уртача 37 сум 4 тиенгә, Чаллыда 40 сумга төшәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан кибетләрендә бер кирпеч “Дарницкий” ипиенең уртача бәясе 32 сум 91 тиен булуы ачыкланган. Белгечләр үткән өч елда иң очсыз уртача бәяне Нурлат (28 сум 12 тиен) һәм Әгерҗе районнарында (28 сум 28 тиен) теркәгән. Иң кыйммәте Актаныш районында – 38 сум 46 тиен. Казандагы уртача бәя – 35 сум 42 тиен, Чаллыда – 35 сум 18 тиен. 2012 елдан бирле “Дарницкий” хакы 27,16 процентка үскән, агымдагы ел дәвамында үсеш 6,9 проценты тәшкил итә.

2015 елның 1 гыйнварына Татарстанда 1 сортлы бер кирпеч ак ипи – уртача 36 сум 29 тиен, “Сельский” – 33 сум 3 тиен, “Дарницкий” 30 сум 68 тиен тора иде.

Ютазы катыклары кыйбат

Татарстан кибетләрендәге сөт бәяләрен тикшергәч, быелның август азагына 2,5 проценты 1 литр сөтнең уртача бәясе 36 сум 74 тиенне тәшкил итеп, ел башыннан 3,4 процентка артканлыгы билгеле булган. Бу – уртача 1 сум 28 тиенгә арту дигән сүз. Иң очсыз сөт – Әлки районына (30 сум 20 тиен), иң кыйммәте Теләче районына (52 сум) туры килә. Казанда – 37 сум 3 тиен, Чаллыда – 37 сум 32 тиен.

Хәзерге вакытта 1 литр 1 процентлы кефирның уртача бәясе 39 сум 76 тиен: быел ул 2 сум 8 тиенгә арткан. Кефир да Әлки районында юньрәк тора – 34 сум 50 тиен, иң кыйммәте Питрәч районында – 43 сум 36 тиен. Казанда – 41 сум 59 тиен, Чаллыда – 39 сум 46 тиен.

Гыйнвардан 1 литр 2,5 процентлы катык 4 сум 31 тиенгә үсеп, бүген 51 сум 41 тиенгә җиткән. Иң кыйбат катык Ютазы районында (84 сум 11 тиен) сатыла, иң очсызы – Зәй районында (38 сум 25 тиен). Казанда – 52 сум 31 тиен, Чаллыда – 51 сум 31 тиен.

Кибеттән алынган 1 килограмм 15 процентлы каймак уртача 119 сум 21 тиенгә төшәчәк: үткән ел белән чагыштырганда, ул 6 сум 42 тиенгә арткан. Иң очсызы Тәтештә – 108 сум 63 тиен, иң кыйммәте Бөгелмә районында – 127 сум 93 тиен. Казанда – 121 сум 17 тиен, Чаллыда – 121 сум 64 тиен.

Эремчеккә килгәндә, аның майсызландырылган төренең 1 килограммы җәй ахырына уртача 189 сум 96 тиен булып, 9 сум 85 тиенгә арткан. Иң очсыз майсыз эремчек – Нурлат районында (158 сум 8 тиен), иң кыйммәте – Теләче ягында (277 сум 78 тиен) тәкъдим ителә. Казанда – 205 сум 70 тиен, Чаллыда – 182 сум 73 тиен.

Бүген “Крестьянское” ак маеның 1 килограммы уртача 359 сум 24 тиен тора. Ел башыннан ул 28 сум 20 тиенгә күтәрелгән. Иң юнь ак май Әтнә районында – 253 сум 95 тиен, иң кыйммәте Питрәчтә – 394 сум 44 тиен. Казанда – 388 сум 49 тиен, Чаллыда 358 сум 29 тиен тора.

2015 елның 1 гыйнварына Татарстан кибетләрендә 1 литр 2,5 процентлы сөт – уртача 35 сум 46 тиен, 1 литр 1 процентлы кефир – 37 сум 68 тиен, 1 литр 2,5 процентлы катык – 47 сум 10 тиен, 1 килограмм 15 процентлы каймак – 112 сум 79 тиен, 1 килограмм майсыз эремчек – 180 сум 11 тиен, 1 килограмм “Крестьянское” ак мае 331 сум 4 тиен тора иде.


---
Интертат.ру
№ --- | 07.09.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»