поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
07.09.2015 Җәмгыять

Теләче районының Айдар авылы халкы кызык та, кызганыч та хәлгә тарыган

Ике ай элек авылга чеби сатучылар килеп, бик хикмәтле төстәге кош-корт сатып йөргәннәр. Бер айдан аларның төсе җуелып, ап-ак булып калганнар. Соңрак боларның тавык түгел, барысының да әтәч икәнлеге беленгән. Шулай итеп, Айдар Татарстанның иң әтәчле авылы булып тарихка кереп калмагае.

«Моңарчы андый чеби күргән булмады»

Җырчы Марсель Вәгыйзовның әнисе Илһамия апа да Айдар авылында яши, аны да кәкре каенга терәтеп киткәннәр. Узган елларда йомырка өчен тавык ала торган булсалар, быел никтер алмый калганнар. Шуңа да теге ялганчыларның авылга килеп сатуы Илһамия апа өчен бик тә кулай булган.

– Чебиләрнең берничә төстәгесен саттылар: берише – сары, икенчеләре көрән төстә иде. Мин төрлесеннән алдым. Халык, чебеш­ләрне нәрсәгәдер манганнар, дип сөйләде, мин моңа ышанмыйм. Ул кадәр чебине ничек манып була инде? Каз бәбкәләре сары булып туып, тора-бара агарган сыман, болар да шулай иткәндер, дип уйладым, – диде хуҗабикә.

Илһамия апа 23 чеби алган, шуның берсе генә үлгән. Дөрес булса, Айдар авылындагы бер гаиләнең шул сатучылардан алган бар чебешләре үлеп беткән.

– Без комбикорм бирдек, бәлки шуңа исән калганнардыр. Кыш буе әтәч ите ашыйсы бар инде... Безнең бит узган еллардан калган тавыклар да бар, алар кардада ята. Аларны әтәчләрдән аерым тотабыз. Әтәчләр бик тере, гел чабып йөриләр. Күршебездә ике гаилә яши: чеби саткан көнне берсе чыкты, икенчесе чыкмады. Чыкканнары чебиләрне алып керде дә, икенче гаилә киленнәре: «Ул сатучылар Теләче авылларында узган ел да йөргәннәр бит», – дигән, – дип сөйләде Илһамия апа.

Исемен күрсәтергә теләмәгән икенче авыл кешесе 21 чеби алган, сигезе үлгән икән инде. Көне суык булды, шуңа чыдый алмаганнардыр, диде ханым. Чебиләрнең бер төрлесен 45 сумга, икенчеләрен 50 сумга алган. Моңарчы башка төрле кош-корт сатучыларның Айдарга килгәне булган, әмма авыл халкының төп башына утыруы беренче тапкыр.

– Матур дип кызыгып алдык инде. Сатучы ир белән хатын русча гына сөйләштеләр, Ульяновскидан килдек, диделәр. Чебиләрне бройлер дип саттылар. Йомырка да салалар, иткә дә әйбәт, дип мактадылар. Чебиләрнең нинди төстә булганын төгәл әйтеп тә булмый: сары дисәң дә, сары түгел, йод төсенә дә охшаган иде. Чебиләр агара башлагач, шулай булырга тиештер, дип уйладык. Чеби вакытында тавыкны әтәчтән аеру мөмкин түгел бит. Сатучыларның машинасында чеби күп иде, – диде билгесез булып калырга теләгән әңгәмәдәшем.

– Аларның төсе матур иде бит... Моңарчы андый чеби күргәнебез булмады. Хәзерге заманда яңадан-яңа әйберләр чыгып кына тора, бу тавыклар да яңа токымнандыр, дип уйладык, – дип сүз башлады шулай ук исемен күрсәтмәскә үтенгән Айдар авылы кешесе. Ул ун чеби генә аласы булган, әмма кулындагы мең сумлыгын күргәч, сатучылар бөтен акчага алырга күндергән.

– Узган елларда да шушы кешеләр безнең райондагы авылларда чеби сатып йөргән, дип сөйләделәр. Әтәч белән тавык китереп куеп, чебиләр шушындый булып җитәчәк, дип ышандырганнар. Ә сатылмыйча калган чебиләрне посадкада ташлап киткәннәр, имеш. Без алган чебиләр тавыкка охшамаган, хәзер генә әтәч икәнлекләрен белдек, кикрикләре дә чыгып килә. Безнең очта кем чыкмый калды, шулар гына алмады. Карыйм дип чыккан кеше алмыйча кереп китә алмады. Гел гипнозланган кебек булдык. Икенче юлы башка сатучылар килсә дә, шикләнебрәк караячакмын инде, кайдан килгәннәрен сорыйсы булыр. Башка вакытта сорый идек, бу юлы никтер кызыксынмадык та, – диде ул.

«Документларын карарга кирәк»

Ульяновскидан килгән сатучылар каян шулкадәр әтәч алган икән соң? Кайбер имеш-мимешләргә колак салсаң, йомырка сату белән шөгыльләнә торган эре кошчылык фабрикаларында әтәчләрне арзан бәядән яки күпләп тавык алучыларга гел дә бушка бирәләр, дигән сүз йөри.

«Челны-бройлер» оешмасы генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары Рәшит Гайфуллин сүзләренчә, алар бройлер әтәчен дә, тавыгын да иткә җибәрәләр. Әмма ашатылган комбикорм күләменә карап, әтәч тизрәк үсә. «Челны-бройлер»да әтәчләрнең ике төрлесен тоталар: беренчесе – бройлер, икенчесе – тавыкларны аталандыра торганы.

Гадәттә, 100 йомыркадан яртысы – әтәч, яртысы тавык чыга икән. Рәшит Гайфуллин сүзләренчә, беренче чиратта, чеби сатучыларның документларын карарга кирәк. Инкубация шартлары дөрес үтәлмәгән булса, кош-кортның барысы үлеп тә китәргә мөмкин.

– Чеби бер төстә туып, бераздан агарырга мөмкинме соң? – дим.

– Гадәттә, чебеш нинди булып туа, үскәч тә, шундый ук төстә кала. Йомырка чыгара торган фабрикаларда әтәч тотуның мәгънәсе юк, ул бит күкәй салмый, бу бройлерга түгел, «несушка»ларга кагыла. Яңа туган чебинең тавыкмы, әтәчме икәнлеген аерып була, ләкин махсус методика буенча, бу эшне махсус өйрәтелгән кешеләр генә башкара ала, – диде Рәшит Гайфуллин.

Апастагы авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, район үзәгендә атнага ике тапкыр терлек базары эшли. Беркемнең дә чирле, зәгыйфь терлек мал алдык, дип зарланганы булмаган. Әлеге базарга күрше-тирә районнардан дә килеп саталар.

Лениногорск кошчылык фабрикасы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Юрий Сергеев сөйләвенчә, алар да чебиләрне инкубатордан чыгармый, Свердловскидан ук китертәләр. Инкубация белән шөгыльләнү өчен махсус тавыклар һәм әтәчләр кирәк, ә бу бик чыгымлы эш, кимендә, 18-20 мең тавык һәм өч мең әтәч кирәк.

– Фабрикабыз тавыклар сатканда, безнең исем белән чеби-тавыкны авыллар буйлап кем генә сатып йөрмәде. Үзем дә базарга килеп, тавыкларыгыз бармы, дип сорагач, әйе-әйе, дип, безнең исемдәге тавык тәкъдим итәләр, юкса безнең фабрика хәзер бернинди кош-корт сатмый. Документ күрсәтүләрен сорасаң, юк икәнлеге ачыклана. Халыкка сатыла торган кош-корт фабрикаларда гына үстерелергә тиеш, дип уйлыйм. Чөнки чебигә, тугач та, чир таратып йөрмәсен өчен, вакцина ясарга кирәк. Ә шәхси хуҗалыкларда тавык үстереп һәм сатып йөрүчеләр барлык кошчылыкка зур зыян китерә. Җитештерү күләме зур булса, инкубация үз-үзен аклар иде, әмма без андый зур күләмнәр белән эш итмибез. Свердловскидан китерелгән чебиләр арасында бер-икесе генә әтәч булырга мөмкин, калганнары – та­выклар. Табигатьтә дә бит әтәчләр, тавыкларга караганда, күбрәк туа, – диде Юрий Сергеев.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 05.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы