поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
06.09.2015 Бәйрәм

«ШК» журналистлары борынгы татар авылында яшәп кайтты

Арча районындагы «Каенсар» агро-туристлык комплексы турында газетабызның алдагы саннарында бер язган идек. Җир астындагы мунча, әкияттәгедәй агач йортлар, кыскасы, Каенсардагы тормыш редакция коллективында да кызыксыну уятты.

Табигатьнең матур бу почмагын без дә күреп, бер көн булса да, борынгы татар авылында яшәп кайтырга булдык.

Беренче тукталыш – «бәйрәм»

Каенсар агро-туристлык комплексына ял көннәрендә алдан язылмыйча килеп булмый. Урыннар юк. Һәр атна диярлек туйлар, туган көннәр үтә биредә. Хәтта чит илдән кунаклар килә икән. Күптән түгел генә танылган Австрия фермеры Зепп Хольцер да монда тәҗрибәләр үткәреп киткән.

Каенсар агро-туристлык үзәгенең идарәчеләре Әдилә Янышева белән Данис Закиров безне җылы каршы алдылар. Килешебезгә йорт та әзер, мунча да ягылган. Әдилә әлеге комплексның җитәкчесе, бизнесмен Илдус ага Янышевның кызы икән. Казанда 1990 еллар башында ук беренче хосусый сак хезмәтен оештырып җибәргән эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Янышев моннан биш ел элек бу җирләрне сатып алган. Әнисе Арчаныкы булганга да туган җирләргә кан тарткан, күрәсең. Каенсар авылы янындагы җирлектә авыл туризмын эшләтеп җибәргән. Әдилә Казан кызы булса да, авылда үзен рәхәт хис итә.

– Гадәттә, шәһәрдә эштән кайтасың да, телевизор кабызасың, интернетка чумасың, кичкә бөтенләй хәл калмый, зомби кебек хис итәсең үзеңне, ә авылда көн узганы сизелми дә. Саф һава, табигать дәрт бирә. Баш та авыртмый монда, экологик чиста продуктларның сыйфатында да шик юк. Авыл тормышы яшәргә көч өсти, энергияне арттыра, – ди Әдилә.

Егетләр пылау пешергән арада, Данис белән Әдилә безне Каенсар комплексы белән таныштырып чыкты. Без туктаган йорт «Бәйрәм» дип атала икән. Зур компания белән гадәттә биредә ял итәләр. Көн матур булса, янәшәдәге ачык һавадагы алачыкта да өстәл әзерләргә була. Каршыда гына 20 метр тирәнлектәге күл. Күлдә карп, табан (карась) балыклары бар, ди. Кеше әйтсә, ышанмас идем, тик суда йөзеп йөргәннәренә кадәр күренә. Тиздән комплекста тагын бер ясалма сулык булдырырга уйлыйлар. Монысында балык тоту түләүле булачак, ди.

Икенче тукталыш – «Әкият»

«Бәйрәм» янәшәсендә «Әкият» йорты. Бу торакны күрүгә үк: «Ызбакай, ызбакай, безгә алдың белән, урманга артың белән борыл», – диясе килә. Исеме җисеменә туры килә. Нәкъ әкиятләрдә тасвирланган йортка охшаган үзе. Монда гаилә белән ял итәргә уңайлы икән. Кечкенә балаларга суда чыпырдар өчен махсус батырыла торган агач басма бар. Йорт каршында агачтан эшләнгән озын урындык белән эскәмияләргә ымлап, «Редакциянең планеркаларын уздыру өчен шәп урын икән бу», – дип искәртте Фәритебез. Ә бу урын гадәти түгел. Арчада Сабан туе вакытында Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев катыктан акча эзләгән булган анда. Шул истәлекле агач алачыкны хәзер Каенсар комплексына күчергәннәр.

Өченче йорт иң кәттәседер, мөгаен. Монда башкаларыннан аермалы буларак, юыну бүлмәсе, телевизор, балкон да бар. Анда хәтта романтик мохиттә ботаклардан үрелгән креслоларда атына‑атына каһвә дә эчәргә була. Бу йортның бәясе дә кыйбатрак. Ял көннәрендә гадәти йортларда бер тәүлек яшәү 7 мең сум торса, монысы 9 мең сум тирәсе.

Өченче тукталыш – сыр заводы

Иң биек йортта Мәгъсүмовлар гаиләсе яши. Бу йорт – комплексның штабы кебек, ул арендага да бирелми. Люзия апа белән Нурислам абыйның үзләрен күрә алмасак та, йорттагы сыр заводы белән якыннан таныштык. Бу аппаратны алганга бер айлап кына икән. Авыз итеп карау өчен сыр ясарга өлгергәннәр инде. 500 литр сөттән 50 кило сыр чыга, ди. Сыр ясау серләрен ачкан Данис исә, килосы 500 сумнан да арзан торган сыр ул чын түгел, дип ышандыра. Сырның үзкыйммәте 400 сумнан да арзанрак булмый, ди. Киләчәктә биредә сырны күпләп җитештереп сатарга җыеналар. Продукцияне саклау өчен 6 метрга 4 метр зурлыкта баз да казый башлаганнар.

Дүртенче тукталыш – ферма

Комплексның йорт хайваннары белән таныштыруны кунакчыл «Дарвин» кушаматлы эттән башлыйм әле. Койрыгын болгый-болгый һәрберебезне иснәп чыкты ул. Үзенчә исәнләшүе, безнең белән дуслашуыдыр, күрәсең. Комплекста 16 сыер бар. Алар биредә акча чыганагыннан бигрәк, музей экспонатлары кебек. Теләгән кеше аларны савып та карый ала. Сыер асрау үзен акламый, ди Данис. Сөтен 13 сумнан гына җыялар. Ә менә сарыклар үрчетү отышлы кебек. Берсен уртача 7 мең сумга тәкъдим итәләр. Корбанга да сарык сорап килүчеләр бар. Шулай ук биредә каз, үрдәк, тавык, күркә, ат, 25 баш куян да асрыйлар. Кыскасы, чын авыл. Ял итәргә килгән кешеләр акча урынына хезмәте белән дә түли ала дип аңлатты Данис. Ягъни мәсәлән, өйне арендага алган өчен утын ярасың. Бер йорт өчен күпме эшләргә кирәклеген генә әйтеп бирә алмады идарәче.

Җир астына казылып ясалган үзенчәлекле мунчада егетләребез Динар белән Альберт юынып та чыктылар. Мунчаны шартын китереп керә белә дә инде үзләре: парланалар да мунча алдындагы күлгә чумалар, хуш исле каен себеркесе белән чабыналар.

Сау булыгыз, ак каеннар

Йортларда кыш көне дә яшәргә була. Дөрес, бөтенесендә дә түгел. Кайберләренә кышын су килми икән. «Бәйрәм» йортының икенче катындагы ятакларда 15 кеше йоклый ала. Шашлык пешкән арада без дә ятып карадык анда. Рәхәт, кипкән үлән, агач исе. Чәй табыны янында 25 еллык тарихыбызны барладык, киләчәккә планнар кордык. Кыскасы, вак‑төяк мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял иттек. Башка дөнья монда. Интернет та юк, телефон да тотмый. Каеннар арасында табигать кешесенә әйләнәсең. Барысы да гади, уңайлы. Шәһәр шау-шуыннан арынып ял итәргә, чишмә тавышын ишетергә, табигать белән аралашырга менә дигән мөмкинлек. Сыер саварга, мунча ягарга, ат җигәргә, печән чабарга, утын ярырга да өйрәнергә була биредә. Безгә менә, авыл балалары булсак та, самавыр кайнатырга өйрәнәсе бар икән әле. Зөлфия апабыздан кала беребез дә самавырда чәй кайнатырга кыймады. Яшел чирәмеңдә аунарга, күлеңдә коенырга, саф һаваңны сулап, дәрт алырга тагын килербез әле сиңа, Каенсар!


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 05.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы