|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2015 Сәясәт
![]() Ике Рөстәм дә бер уйдаТатарстан һәм Башкортстан кебек төбәкләр өчен нефть-газ-химия комплексы икътисадның төп нигезе булып тора. 2-4 сентябрь көннәрендә Казанда узган нефть-газ-химия форумының ачылыш тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Әйтергә кирәк, бүген әлеге тармак, ике күрше республиканың гына түгел, бөтен Россиянең икътисадын тәэмин итүче төп тармакларның берсе. Шуңа булса кирәк, Татарстанда узучы бу форумга игътибар ел саен зур була. Егерме икенче тапкыр уздырылучы быелгы чарада да, Россия төбәкләреннән тыш, Кытай, Дания, АКШ, Польша, Чехия, Германия, Австрия, Белоруссия һәм Һиндстаннан 200ләп компания вәкилләре катнаша. Форум кысаларында геологик тикшеренү һәм углеводородлар чыгару, нефть-газ-химия комплексы үсеше, сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган конференция, “түгәрәк өстәл”, семинарлар үтәчәк. Катнашучылар игътибарына күпсанлы күргәзмәләр дә тәкъдим ителәчәк. Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов әлеге форумда тәкъдим ителгән яңа технологияләр һәм хәл ителгән мәсьәләләрнең илнең нефть һәм нефть-газ-химия сәнәгате өчен бик әһәмиятле булуын искәртте. “Биредәге күргәзмә һәм шушы сентябрь Татарстан белән Башкортстан предприятиеләренең уртак куәтле эшенең башы булыр дип ышанам”, – диде ул үз чыгышында. Форумда Башкортстанның 40лап эре нефть оешмасы вәкилләре дә катнашуын исәпкә алсаң, бу ышанычның аклануына өмет бар, билгеле. “Без бергәләп эшләргә тиеш. Татарстан һәм Башкортстан – Россия нефть-газ-химия комплексының таркалмас өлешләре. Эшләп җиткермәгән урыннарда элемтәләрне торгызачакбыз, тотрыклы һәм яхшы элемтәләр урнашкан өлешен исә тагын да үстерәчәкбез. Ә бүген Татарстандагы фән һәм предприятиеләр үзләрендә эшли, безнекеләр – үзендә. Бергә эшләсәк, базарны ике тапкыр киңәйтә, уртак продукцияне тәкъдим итә алыр идек. Әлегә менә шундый хезмәттәшлек җитми”, – дип белдерде Рөстәм Хәмитов. Соңгы биш елда Татарстан икътисадның бик күп юнәлешләре буенча, шул исәптән нефть һәм нефть-газ-химия өлкәсендә дә үзен көчле төбәк буларак танытты. Бүген Республика башлыгы җитәкчелегендә нефть оешмаларында яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итүче күпсанлы программалар тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагына иң яхшы чит ил инвесторлары белән алдынгы технологияләр җәлеп итүгә дә зур игътибар бирә. Бу исә, үз чиратында, Татарстан предприятиеләренә үсү өчен шартлар тудыра. Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы киләчәген ябышкак һәм сланец нефтьтә күрә. “Традицион булмаган углеводород чыганакларын эзләү һәм табу үзенчәлекләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә ул аларны “Татарстанда нефть табуны алга таба да үстерергә ярдәм итәчәк төп ресурслар” дип атады. Республика башлыгы сүзләренә караганда, бүген Татарстанның геолог һәм нефтьчеләренә зур бурыч йөкләнгән. Алар республика нефть тармагын алдагы 30-50 ел дәвамында да көндәшлеккә сәләтле итә торган яңа технологияләр эшләргә, тәҗрибә тупларга тиеш. ”Бүген Россиядә нефтьнең төп чыганакларында табышның кимүе күзәтелә. Калган запасларның сыйфаты да начарлана. Әлеге проблема исә Көнчыгыш Себернең яңа районнарында, Арктик шельфта чимал базасын үстерү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Моның өчен инфраструктура белән тәэмин итү юнәлешендә шактый көч куярга кирәк булачак, яңа инвестицияләр дә таләп ителә”, – ди Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы Татарстан нефтьчеләренең, ил сәнәгатендә беренчеләрдән булып, авыр чыгарыла торган запаслар булган җир ятмаларын үзләштерү проблемасы белән очрашуын да искә төшерде. Бүген республикада мондый запаслар барлык табышның 75 процентын тәшкил итә. Галимнәр исә 2030 елга бу күрсәткеч 90 процентка җитәчәк, дип фаразлый.
Динә ШАКҮРОВА |
Иң күп укылган
|