|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2015 Икътисад
Казанда «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалистына 1 миллион тапшырдылар (ФОТО)Бүген Казанда, «Уникс» КФУ КСКта «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. Реалити-шоуны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисал министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Проект авторлары өч ай эчендә тәҗрибәле остаз ярдәмендә бер төркем яшьләренең яңа бизнес коруларын күз алдында тоттылар. Конкурска 900 кеше гариза бирде. 135 кеше сайлап алынды (27 команда), финалга 50 катнашучы (11 команда) барып җитте.
Өч ай эчендә яңа эшкуарлар 11 яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырдылар, 84 эш урыны булдырылды, ә гомуми керем 7 млн. сум тәшкил итте.
Финал этабы «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалистларын хөрмәтләүдән башланды. Сәхнәгә төзелеш, сервис, косметология һәм күңел ачу индустриясе өлкәсендә перспектив проектлар эшләгән 5 иң яхшы команда чыкты.
Рөстәм Миңнеханов финалистларны котлады һәм эшкуарлык эшчәнлеге бик катдаулы процесс дип билгеләп үтте. Һәр һөнәрнең үз күнекмәләре бар, аларны белергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. «Иң мөһиме – сез бәһасез тәҗрибә җыйдыгыз, ул сезгә киләчәктә бик кирәк булачак. Ректор миңа, студентларның бүген чиновник буласылары килә, диде. Дәүләт структурасында карьера ясау өчен төп әйберләрне белергә кирәк: икътисадны, юриспруденцияне, дәүләт корылышын һәм башкаларны. Эшкуар үз эшчәнлегендә барлык бу элементларны өйрәнә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү берничә мөһим факторга бәйле: тиешле финанслау, кирәкле инфраструктура булдыру (индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, технопарклар), тиешле программаларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру. Әмма иң мөһиме – инициативалы кешеләр булу, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы фикеренчә, мәктәп программасына бизнес-эшчәнлек нигезләрен кертер вакыт җитте. «Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аннары «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуының беренче сезонында җиңүчене атадылар – «Восходящая пятерка» командасы. Команда вәкилләренә Кубок һәм шоу барышында эшләнгән бизнес-проектны үстерүгә дип 1 млн. сум акча тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Реалити-шоуда катнашучылар оештырган стендлар арасында Рөстәм Миңнехановның картон сурәте дә бар иде. Фойега керүчеләр иң беренче шул сурәтне күрде, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань" газетасы.
Фотолар ТР Президенты сайтыннан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|