поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.05.2009 Җәмгыять

КИМ МИҢНУЛЛИН: «ДӘҮЛӘТ СӘЯСӘТЕ КИРӘК»

Республиканың тел һәм әдәбият өлкәсендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче иң зур һәм абруйлы белем йорты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих һәм Татар энциклопедиясе институтларының “атасы” – ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты быел үзенең 70 еллыгын билгеләп уза. Институт директоры филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин белән очрашканда, без “бәйрәм медале”нең бөтен кешегә дә күренми торган ягы турында сөйләштек.

– Ким Мөгаллимович, юбилей елында институт инде берничә төбәкара һәм халыкара конференцияләр оештырды. Ә июньдә сездә фольклористика буенча булачак халыкара конференция кебек зур күләмдәге гыйльми җыелышларның Казанда гомумән Совет заманнарыннан ук уздырылганы юк иде. Әлеге конференциягә Россия тюркологларының еллык җыелышы да кушылып китә икән. Шул ук вакытта фән дөньясында турыдан-туры катнашмаучы милләттәшләребезнең дә кызыксынуын уятырлык тагын нинди чаралар уздырасыз?

 

– Галимнәребез бүлмәләренә бикләнеп үз дөньяларында гына яшиләр дип уйлаучылар ялгыша. Фән кешесе аралашу даирәсен Казан белән генә чикләргә тиеш түгел. Мәсәлән, безнең Халыкара туган телне саклау көнендә төрле район һәм авыл мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларыбыз матур традициягә әйләнде. Ә инде зур чараларга килгәндә, Җамал Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан Апаста уздырган конференциябезгә район халкы да битараф калмады. Мамадыш, Ютазы районнарында да булдык. Башкортстан белән дә хезмәттәшлек итәбез. Мартта анда Гыйбад Алпаровның туган авылына барып, зур чара оештырдык. Шунда аның оныгын да алып бардык, ул бабасының туган авылына беренче барды, үзенең якташлары белән тәүге тапкыр очрашты. Башкортстанда өч көн Галимҗан Ибраһимов юбилеен уздырдык. Ул Гыйбад Алпаров белән яшь чакта күпмедер аралашкан да булган, авыллары да бер-берсеннән 5 чакрым ераклыкта гына урнашкан икән. Җәй көне исә белгечләребез Актанышка зур фәнни экспедициягә чыгуны планлаштыра. Бу хакта район җитәкчелеге белән сөйләшеп куйдык инде. Мәгълүм булганча, Актаныш киләсе елда 300 еллыгын билгеләргә җыена. Шул уңайдан районда электән тупланып килгән фольклор материалларын үз эченә алган һәм халык иҗатының бүгенге яшәешен чагылдырган җыентык чыгарырга җыенабыз.

 

Безнең зур хыялыбыз бар: сугыштан соңгы чорда күренекле фольклорчы Хәмит Ярми һәм аның шәкертләре халык авыз иҗаты материалларын туплау өчен узган юлларны кабат йөреп чыгарга, районнарга, авылларда булып, ул материалларны баетырга, яңартырга телибез. Буада шулай эшләдек тә инде. Ахыр чиктә, һәр төбәккә караган аерым җыентыклар нәшер итәргә була. Анда һәр районга хас үзенчәлекләрне, аларда гына тупланган материалларга яңаларын өстәргә мөмкин. Мирасыбызга игътибарны арттыруның бер юлы булачак бу. Әлбәттә, районнарда яшәүчеләрнең ярдәменнән башка моны гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

 

– Миңа калса, район җитәкчеләре мондый җыентык әзерләп бирү үтенече белән Институтка үзләре беренче булып мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәрхәлдә, үз районының абруен күтәрү, сәнгатен, рухи байлыгын һәм кешеләрен таныту, тарихка һәм фәнгә мәңгегә кертеп калдыру өчен җан атып яшәүче җитәкчеләрне күздә тотып әйтүем...

 

– Районнар үзләре әле әкренләп кузгалырлар дип уйлыйм. Башта үрнәк күрсәтергә кирәк. Болар чыннан да районнарны мәңгеләштерә торган китаплар булачак. Анда бит халык авыз иҗаты әсәрләре “паспорты” белән теркәлә, ягъни кайсы вакытта, нинди авыл кешесеннән язып алынганы, аның ничә яшьтә булуы, һөнәре, белеме һәм башкалар – барысы да теркәләчәк. Ата-бабалардан калган иске дәфтәрләр, башка төр материаллар, фольклорның төрле жанрларына караган әсәрләр урын алачак.

 

– Моннан ике ел элек Сез Галимҗан Ибраһимовның яңа 12 томлыгын, ә Габдулла Тукайның 6 томлыгын чыгару зарурияте килеп туганын әйткән идегез. Шул ук вакытта әлеге ниятләрегез хакында: “Болар, кызганыч, планлы рәвештә башкарырлык, ышанычлы, финанс мөмкинлекләре салынган хәлдә түгелләр”, – дип тә искәрткән идегез. Күптомлыклар әле чыкмаган, димәк, сезнең шикләрегез дә юкка булмаган...

 

– “Мәгариф” нәшриятында татарча-инглизчә, бүгенге көн лексикасына багышланган сүзлекләребез үз чиратларын көтә. Әмма аларны кибетләрдә кайчан күрәчәгебез әлегә билгесез. Узган елда, ниһаять, ике китаптан торган “Татар халык сөйләшләре” дигән хезмәтебез чыкты. Татарстан китап нәшриятында йөз табаклык яңартылган дилектологик сүзлек басыла. Россиядәге татар дөньясын тулысы белән иңләгән карталары белән зур форматлы диалектологик атлас эшләнеп бетте. Бу китаплар чыкса, татар диалектологиясенең озак еллар дәвамында башкарган олы эш нәтиҗәсе күренәчәк. Бүген татар теле грамматикасының яңа дүрт томлыгын эшлибез, чөнки чирек гасыр элек чыккан өч томлык белән генә бүген инде канәгатьләнеп булмый. Беренче томы, бәлки, киләсе елга дөнья күрер дип уйлыйбыз. Атаклы шәхесләребезгә багышланган китаплар сериясен чыгарабыз. Тукайдан соң Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди (аның 1930нчы еллардан бирле күренмәгән хезмәтләре, ниһаять, халыкка кайтып иреште), Гыйбад Алпаров турындагы китаплар чыкты.

 

Әйе, классикларыбызның күптомлыкларын, академик басмаларын әзерләү зур проблема булып тора. Совет чорыннан соң әле бер генә классикның да тулыландырылган, идеологик кысалардан азат булган күптомлыклары чыкканы юк. Бүген текстология бүлеге тулысынча диярлек Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын төзү белән мәшгуль. План буенча ул киләсе елның ахырында чыгып бетәргә тиеш. Академик басмаларны әзерләүчеләребез саны күп түгел. Шулай да Тукайның 6 томлыгына тотынырга исәп. Аның 125 еллыгына вакыт бик аз калды, бу датага тулысынча өлгертеп булмас. Әмма бу мәсьәләне Фәннәр академиясе, Хөкүмәт алдына барыбер куябыз. Кызганыч, шагыйрьнең олы юбилеена әзерлек чаралары турында карар түгәрәк датага бик аз вакыт кала гына чыга. Ә финанслар бүлеп бирелмичә торып нәрсәдер эшләп өлгереп булмый шул. Тукай энциклопедиясе дә авыр хәлдә. Ул эзлекле план нигезендә эшләнми, ә өстәмә акча булу-булмауга бәйле. Узган ел “Мирас-Наследие” программасы ярдәме белән бер өлеш акчаны Тукай энциклопедиясенә файдалана алдык. Бу хезмәтне 125 еллык планына кертү турындагы тәкъдимнәребез кабул ителеп, 2009 елдан максатчан финанслау башланган булса, ике ел эчендә күп кенә эш башкарылган булыр иде. Әмма 2009 елга финанслау каралмады. Димәк, Тукай энциклопедиясен 125 еллыгына кулга алу, дөньяга чыгару мөмкин булмаячак. Ләкин эшне барыбер туктатмаячакбыз. Бәлки, спонсорларга да чыгып карарбыз. Аннан бит әле Г.Ибраһимовның да, М.Гафуриның да, башкаларның да күптомлыкларын чыгарырга кирәк дибез. Андый зур хезмәтләрне башкарып чыгу өчен вакыт та күп кирәк, акчасы да. Болар Республика өчен зур мәсьәләләрнең берсе булып кала бу.

 

– Классикларның китапларын бастырып чыгарырга җан тилмергән заманда яшибез шул. Ә бит Совет чорын идеологик кысалары өчен күпме генә сүксәк тә, ул вакытта фәнгә игътибар күбрәк булган. Гыйльми хезмәтләре дә зур тиражлар белән басылып барган, фән әһелләре өчен шартлар да күбрәк тудырылган иде.

 

– Икътисадый кыенлыклар вакытында дәүләт бу мәсьәләләрне тулысынча үз җилкәсенә алмыйча, аның матбугаты да, фәне дә, гуманитар өлкәсе дә үсә алмый. Китап чыгару ниндидер артык зур финанслар таләп итми. Әйтик, хәзер без беренче тапкыр русча тәрҗемәдә татар халык авыз иҗатын туплаган 15 томлык җыелманы дөньяга чыгару белән мәшгуль. Мондый хезмәтнең моңарчы рус телендә дөнья күргәне юк иде әле. Ике томы чыкты, тагын икесе – нәшриятта. Мин аны ким дигәндә ун мең тираж белән чыгар дип уйлаган идем. Ни өчен дигәндә, бездә 1600 дәүләт китапханәсе бар. Аларга һәм башка китапханәләргә икешәр данә исәбеннән генә дә 3600-4000 тираж булырга тиеш кебек. Тагын ике меңнән артык мәктәп тә бар. Халыкка күпмедер чыга. 10 мең – минимумның да минимумы. Ә безнең уникаль хезмәтебез бер мең тираж белән генә чыкты! Табигый, бу китаплар шундук таралып бетте, аларны хәзер табам димә инде. Менә шул якларны уйлап карасак, зур мәсьәләләргә кереп китәбез. Белгечләргә исәпләнгән фәнни хезмәтне 300-500 данә чыгарырга була. Ә фәнни–популяр, халыкка җиткерелергә тиешле басмалар максатчан рәвештә дәүләт карамагына күчәргә тиеш. Кабатлап әйтәм: дәүләтнең максатчан, планлы сәясәтеннән башка бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек нәтиҗәгә чыгып булмый.

 

– Алай булгач, гуманитар фәннәрнең киләчәге нинди булачак? Мәгариф, фән өлкәсендәге яңалыкларны карасак, хөкүмәт күбрәк техник фәннәргә игътибар бирә. Аларга өстәмә шартлар, финанс мөмкинлекләре тудыра. Ә гуманитар фәннәр ничектер күләгәдә кала. Татар теленә исә игътибар тагын да кимрәк булачак. Менә хәзер кризисы да килеп җитте. Болар турында уйлаганда Сездә курку-борчылу хисе барлыкка килмиме?

 

– Үзебезгә азмы-күпме акча эшләүгә юнәлтелгән проектлар да бар, ләкин алар белән генә тормыш алып барып булмый шул. Китап сатып кына да баемыйсың, чөнки фәнни-тикшеренү институты буларак, без нигездә академик басмалар әзерләү белән шөгыльләнәбез. Әлбәттә, акча эшләү мөмкинлекләрен эзләргә тиешбез. Тик, төгәл фәннәрдән аермалы буларак, безнеке кебек оешмалар дәүләт ярдәменнән башка әлләни кыла алмый. Ә сүз бит биредә дәүләтнең, милләтнең иманы, рухы турында бара. Шуңа күрә курку ук булмаса да, ниндидер шөбһә бар. Дөрес, Фәннәр академиясе институтларының яшәү мөмкинлекләре әкрен булса да барыбер алга бара. Әмма китаплар чыгару, техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләренә килсәк, боларга акча юк диярлек. Шулай ук бина мәсьәләсе дә һаман көн тәртибеннән төшмәгән (Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Россия Фәннәр академиясе бинасының бер өлешен арендага алып эшли. – И.М.) Ә бит Татарстанның фән дөньясын республика сәясәтенә, икътисадына, спорттагы казанышларына кушып, үзебезнең гуманитар фәнне, иманлы халык булуыбызны, гасырлар дәвамында үстергән бай мәдәниятебезне башка халыкларга да җиткерүебез, китаплар аша һәм башка юллар белән таныту һич тә артык булмаячак.

 

– Спортка һәм фәнгә киткән чыгымнарны чагыштыру авыр шул. Казанны Россиянең өченче башкаласы да, спорт башкаласы дибез. Бу хакта горурланып әйтәбез. Ә фәндә без башкалардан өстенме? Казанның татар теле мәктәбен башка төрки халыклар белән чагыштырсак, без хәзер нинди хәлдә?

 

– Кемнәр белән чагыштырасың бит. Дистә еллар буе бергә яшәгән тугандаш халыкларыбыз мөстәкыйль дәүләтле булганчы, без үзебезне союздаш республикалар дәрәҗәсендә хис иттек. Гуманитар фәнебезнең торышы, галимнәребезнең эшчәнлеге югары урыныбызны тоеп яшәргә мөмкинлек бирә иде. Менә егерме ел вакыт узды. Хәзер инде бәйсез дәүләт булган башка республикаларда эзлекле, планлы рәвештә милли сәясәт алып барыла. Ул иртәме-соңмы үз җимешләрен бирәчәк. Бүген булмаса иртәгә, берсекөнгә бу эшнең нәтиҗәсе безнекенә караганда күпкә югарырак булачак. Дөрес, Совет чоры белән чагыштырганда, без дә соңгы елларда үсеш кичердек. Җитәкчелекнең, Президент Минтимер Шәриповичнең карашы киң булуы фәнни һәм милли потенциалыбызны ачуда төп рольне уйнагандыр. Без инде егерме ел элек булган халык түгел, егерме ел элек булган Казан да түгел. Әмма кардәшләребез белән аерма барыбер нык булачак. Аларның тоткан юлы да, мөмкинлекләре дә, сулыш алулары да иркенрәк. Мөстәкыйльлекнең максаты да шул бит.

 

– Бүген татар җәмәгатьчелеге даирәләрендә орфография кагыйдәләрен камилләштерү мәсьәләсенең көн үзәгендә торуы турында күп ишетергә туры килә. Галимнәрне пошмаслыкта гаепләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта сезнең бу эшкә тотынганыгызны да беләм. Ләкин нәтиҗәсе генә билгеле түгел.

 

– Безнең бар эшебез дә халыкка күренеп тормый инде. Без чыннан да ел башында шул мәсьәләгә багышлап уздырган утырыштан соң, Хөкүмәтнең 1989 ел указында күрсәтелгән үзгәрешләр (указда әлифбага калын к, г һәм w хәрефләрен өстәү турында сүз бара. Ул елларда латинга күчү шаукымы башланганлыктан, әлеге указ “онытылды”. – И.М.), шундагы өстәмә хәрефләр белән орфографик кагыйдәләрне яңадан эшләп чыктык. Үзебезнең тәкъдимнәребезне аңлатмалар белән хөкүмәткә тапшырдык. Ләкин монда да дәүләт сәясәте мәсьәләләренә кайтып калабыз, чөнки без тәкъдим иткән орфография кагыйдәләрен хәзер хөкүмәт расларга, үзгәрешләрне гамәлгә кертү планын билгеләргә һәм мәҗбүри эш итеп таратырга тиеш.

 

“Мин татарча сөйләшәм” дигән акция кысаларында сәүдә комплексларын татарча сөйләштереп карадык. Әмма тәкъдимнәребезгә генә колак салмады алар. Шунысы гаҗәп: аларны янгын куркынычсызлыгы, санитария, салым мәсьәләсендә бик нык тикшергәнгә күрә, бу яктан барысы да тәртиптә. Ә менә элмә такталарны ике дәүләт телендә дә язу, игъланнарны татарча да яңгырату юк, чөнки бу таләпләрнең үтәлешен Татарстанда бер оешма да тикшерми. Нәтиҗә шул – бу мәсьәләдә барысы да дәүләтнең ничек итеп таләп куя белүеннән тора.

 

Тел сәясәтен алып баручы, контрольдә тотучы структур берәмлекләр булырга тиеш. Бүген бездә моның белән кем шөгыльләнә, кем җавап бирә, бу мәсьәләдә гомумән мәҗбүр итү мөмкинме? Аерым документлар бар ул, ә механизмы юк. Әнә прибалтлар шактый катлаулы, каршылыклы законнар чыгардылар, ләкин эзлекле рәвештә үз сәясәтләрен алып баралар. Бу сәясәтнең үз механизмнарын, контрольдә тотучы структураларын булдырдылар. Мәсьәләне тиешле кысаларга кертү өчен еш кына тиешле дәрәҗәдә кырыс та булырга кирәктер. Кемдер бу эшне үз җаваплылыгына алырга һәм аның җәзага тарту вәкаләтләре булырга тиеш. Чыннан да, ни өчен машинаны чирәмгә куйган өчен штраф бар, ә икенче дәүләт теле белән санлашмауга каршы җәза юк? Эзлекле дәүләт сәясәте булдырмыйча, орфография мәсьәләсенә урык-сурык, вакыт-вакыт кагылып бару нәтиҗәсен бирмәячәк.

 

– Сез объектив факторлар турында сөйлисез. Галимнәр, шуларга күнегеп, үзләрен пассив тоталар, дигән фикер туа. Югыйсә, фән әһелләре милләтче дә булырга тиеш, дип әйткәнегез дә истә. Кызганыч, галимнәр бүген республиканың иҗтимагый тормышында аз катнаша.

 

– Соңгы елларда дөньялар бик нык үзгәрде, бу, әлбәттә, иҗтимагый активлыкка да кагылмый калмады. Шуңа күрә эш галимнәрдә генә түгел бит. Без барыбыз да: журналисты да, галиме дә, дин әһеле дә, актеры да милләтче, ягъни, милләт мәнфәгатьләрен яклаучы, алар өчен тырышучы булырга тиеш. Әйтик, Республикадагы берничә йөз артист халкы арасында кайсының татарларның яшәү рәвешенә аның сәяси проблемаларына карата нәрсәдер әйткәнен ишеткәнегез бар? Яки, сәясәткә кермичә генә, алар тарафыннан туган телебезне саклау, үстерү, матур, дөрес сөйләшүгә багышланган чыгышмы, тапшырумы әзерләп яңгыратканын ишеткәнегез бар? Хәзер 70 яшьләр тирәсендәге атаклы артистларыбыз мәкаләсен дә яздылар, митингларга да йөрделәр, төрле иҗтимгый оешмаларда да кайнадылар. Ә хәзер кемне аерып әйтә аласыз? Шул ук хәл дин әһелләре арасында да күзәтелә. Россиядә аз санлы халыкларга сәясәт ни дәрәҗәдә югалтулар китерсә, без бөтен юнәлештә дә шул дәрәҗәдә тырышлыкны арттырырга тиеш.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 101-103 | 29.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»