поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2015 Милләт

Милләт җанлы милләтпәрвәр

Югары сәләтле, какшамас абруйлы, зур тәҗрибәле оештыручы Рамил Әхмәт улы Салихҗанов бүген яңа форматта иҗтимагый эшен җәелдереп килгән Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясенә (РНКАТНО) бигрәк урынлы туры килде.

Исегездә булса, Рамил Әхмәтович ничәмә еллар өлкә «Туган як» үзәгенең Спас районы бүлекчәсен җитәкләде. Спас районында хәйрия кылу ниятеннән оешкан «Якташлылык» җәмгыятенең чишмә башында торды. Татар-мишәр көрәше буенча өлкә федерациясен яңадан оештырды һәм сигез ел аның президенты вазифасын уңышлы гына башкарып килде, яшүсмерләр арасында билбаулар белән ярышлар оештырды, киләчәк буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәде. Ә бүген ул 65 яшен тутырып, өлкә күләмендә халкыбыз мәнфәгатен кайгырта, зур иҗтимагый эшләр алып бара, Нижгар татарлары данын өлкәдә һәм өлкәдән читтә үстерү һәм таныту өстендә нык шөгыльләнә.

Кыскасы, түбәндәге материал безнең юбилярга – Рамил Әхмәт улы Салихҗановка багышлана. 29 августта аның туган көне иде.
Менә инде икенче ел Нижгар татарларының милли-мәдәни ав- тономиясе, заманча әйткәндә, яңа форматта эшли. Аны күренекле эшмәкәребез Надир Мансур улы Хафизов җитәкли. Ә автономиянең башкарма директоры — Рамил Әхмәт улы Салихҗанов. Кем соң ул? Бу сорауга бер катлы гына җавап биргәндә, милләтпәрвәр, дип кенә дә чикләнергә мөмкин. Әмма ләкин «милләтпәрвәр» сүзе үз эченә тирән мәгънәләргә ия булган бик күп төшенчәләрне ала. Иң баштан, ул милләте өчен җан атып торучы шәхес булырга тиеш. Һәм Рамил Әхмәт улы нәкъ шундыйлардан.

Рамил абый кебек милләтпәрвәр якташларыбыз соңгы елларда урыннарда артмый шул. Әле менә Спас районында да татар дәрәҗәсен дәрәҗәдә тоту кискенләште, чөнки озак еллар биредә татарларны әйдәп барган Рамил Әхмәт улы Нижгар татарлары дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрер өчен өлкәгә күченергә мәҗбүр булды. Гомер иткән нигездән күтәрелеп китү, кул очындагы күнеккән эшне ташлау аңа җиңел булмагандыр, билгеле. Ләкин милләтпәрвәр якташыбыз бу юлы да үзе турында түгел, ә милләте турында уйлаган, кайгырткан булса кирәк. Рамил абый газиз халкыбыз, туган ягыбыз, матур авылларыбыз яшәсен һәм хак динебез, саф телебез, матур мәдәниятебез, күркәм гореф-гадәтләребез югалмасын өчен гомер агышында шундый мөһим адым ясагандыр да.

Рангы буенда урнашкан Спас районындагы авылларыбызның һәркайсында аның актив хезмәттәшлелеге һәм ярдәме белән гамәлгә кертелгән сабантуйларыбыз әлегәчә бик матур уза. Җыр фестивальләре, татар халык иҗаты конкурслары да нәкъ Спас районыннан старт алды бит. Автономиянең беренче көненнән барча мәдәни чараларны оештыручы Зилә ханым Ахмадуллина әйткәнчә, Рамил абыйга була гына мөмкин булды ул. Юкка гынамы «Авыл кызы», «Милли көй» кебек зур иҗади чаралар нәкъ Рамил абыйның туган төбәгендә уза. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, язма героебызга, бүгенге юбилярыбызга “мәдәният”, “иҗат” дигән төшенчәләр чит-ят нәрсә түгел. Ул үзе дә өздереп гармунда уйный, бик матур җырлый. Иҗтимагый тормышта актив катнашучы якташларын Рамил абый мәркәзебез Казанга юлламалар белән бүләкләгәнен дә беләбез. Мәктәп, авыл, район тормышында кайнаган балаларны даими рәвештә бушлай ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар белән сөендереп килде.

Якташларда, аеруча яшь буында, татар рухы, татар теле югалмасын дип, авыл, мәктәп китапханәләрен татар әдәбияты белән тәэмин итеп торды. Туган авылы Бозлауда күренекле якташыбыз Рәшит Җаббарович Бәязитов ярдәме белән бер дигән мәдәният йорты бастырды. Районда беренчеләрдән булып Бозлауга табигый газ килде. Бу социаль революциядә дә Рамил абыйның өлеше зур. Алай гына да түгел, авылны торбалар белән чолгап алмас өчен, ул газлаштыру проектын үзгәртә һәм бүген Бозлауда табигый газ өйләргә җир астыннан керә.
Тагын шуны әйтергә кирәк, өлкә көрәш федерациясе аша хәзер безнең көрәшчеләребезгә осталыкларын билгеләгән исемнәр бирелә, өлкә көрәш командасы Россия беренчелекләрендә катнаша, Европа, дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясый.

Әлбәттә, милли хәрәкәттә, мәдәни тормышта, иҗтимагый эшчәнлектә һәм билбаулар белән көрәштә Рамил абыйның ирешелгән уңышлары өйдәге нык тылдан башка мөмкин түгел. Горькийда булачак укытучылар тулай торагында танышалар алар медицина институтында укучы Кәримә апа белән.

...Укытучылар тулай торагына, авылдаш дусты (Кочко-Пожар) Наилә Блиновага кунакка бер чибәр генә мөлаем кыз килеп йөри икән. Рамил абый аңа күз салган булса да, ничектер якыннан танышырга кыймый тора. Ә бер мәлне бу авылдаш кызлар сөйләшә-сөйләшә кухняга чыгып китәләр, ә кайтсалар – ишек бикле, ачкычлар эчтә калган. Нишләргә? Бераз таптанып торганнан соң, Пожар кызы Наилә этаж старостасы, якташы һәм милләттәше Рамил Салихҗановка йөгерә, янәсе, бу хәлдән бары тик аларны ул гына коткара ала. Билгеле, Рамил абый ярдәмгә килә – кызларның бүлмәләрен ачып бирә. Һәм шуннан танышып китәләр дә инде алар Кәримә апа белән...

Мәхәббәт җепләре белән үрелгән бу яшь белгечләр икесе дә хезмәт юлларын Петрякста укытучы һәм медицина хезмәткәрләре буларак башлыйлар. 1975 елның мартында матур гына туй ясыйлар, шул көннән алып алар гел бергә, бер фикердә Бозлауда тату гомер кичерәләр. Кәримә апа 1976 елдан алып әлегә кадәр Бозлау амбулаториясе мөдире, теш табибы. Озак еллар сәламәтлек сагында эшләгәне өчен ул Россия хөкүмәте тарафыннан Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Рамил абыйга кайтканда, ул укытучы, мәктәп директоры хезмәтен ташлап, авылдашлары үтенече буенча туган авылы колхозын җитәкләргә мәҗбүр була. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтында икенче югары белем ала, Марксизм университетын тәмамлый. Хәзер безнең Рамил абый Нижгар өлкәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы делегаты, Спас районының хөрмәтле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, дәүләтебезне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен II дәрәҗә Бөек Пётр ордены, «За духовное единение» медале белән бүләкләнгән күренекле, милләтпәрвәр якташыбыз.

Ләкин шушы дәрәҗәгә, исемнәргә, бүләккә ирешүләре җиңелдән килмәгән. Аңлашыла, ул чакта авылдаш колхозчылар яхшы тормыштан аңа мөрәҗәгать итми. Бозлау күмәк хуҗалыгы мөшкел хәлдә, ничек тә аяк өстенә баса алмый интегеп беткән була. Рамил абый җиң сызганып эшкә керешә һәм 26 ел туган авылы колхозын уңышлы җитәкли. Кырчылыкта ул беренчеләрдән булып безнең якларда ишетелмәгән зур уңышка ирешә, терлекчелектә дә Бозлау колхозы һаман алдынгылар сафында була. Әйтергә кирәк, яшь демократлар колхозларны таркатып фермерчылыкка күчәргә омтылыш ясаганда да Рамил абый ватып-сындырмыйча гына хуҗалыгының тотрыклыгын саклап кала алды. Озак еллар авыл советы, Спас районы Земство җыены депутаты булып торды. 11 ел район Земство җыенын җитәкләде. Бүген ул хезмәт юлының бишенче дистәсен ваклады инде. Шул дәвердә Рамил абыйның бер генә дә иҗтимагый эштән аерылганы булмады. Җәмәгать алдындагы өстәмә йөген ул намус белән үти, һәр алынган эшен урынына җиткереп башкара. Шик-шөбһә юк, Рамил абый алынган эшләрнең ахыры һаман да уңышлы була.

Димәк, РНКАТНОның да планда булган барча максатлары тормышка ашар, иншалла, чөнки Нижгар татарлары язмышы ышанычлы кулларда.
Хөрмәтле юбилярыбызның ике баһадирдай улы – Илгиз белән Илдар турында берәр сүз әйтмәсәм, бу язмам тулы булмас мөгаен. Алар үз гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, үз алларына эш алып баралар һәм әтиләре төсле үрнәк гаилә башлыклары булып торалар. Миңа хәтта аларда кунакта да булырга туры килде.

2013 елның азагында Нижгар татарлары делегациясе Рамил абый Салихҗанов җитәкчелегендә Финляндиядә яшәүче якташ- милләттәшләребездә кунакта булып кайтты. Анда барганда безне – Зәки абый Валемеев, Камил абый Иксанов һәм Арсланбек абый Аляутдинов белән мине Рамил абый икенче улына кунакка алып керде. Илдар белән Эльвира безгә бәйрәм табыны кордылар, зур сый-хөрмәт күрсәттеләр. Ә кайтканда беренче улы Илгиз безне каршылады һәм хатыны Индира белән шулай ук үз фатирында олы кунак итте. Балалары тарафыннан әтиләренең дусларын да шулай олылау зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Димәк, алар гаиләдә тиешле тәрбия алганнар һәм әти- әниләре төсле үз тормышларын алып барырга, аларга охшарга тырышалар, аларның үрнәгендә үз балаларын да тәрбиялиләр. Илгиз белән Индира чибәр һәм өлгер, сәләтле һәм итагатьле ике кыз бала үстерәләр, ә Илдар белән Эльвира әти-әниләренә ике ир онык бүләк иткәннәр. Менә шул бала-оныклары Рамил абый белән Кәримә апаның куанычлары да, горурлыклары да.

Хөрмәтле Рамил абый, юбилеегыз мөбарәк булсын! Шундый абруйлы танышларым бу- луга мин чиксез шат.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 04.09.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»