|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2015 Язмыш
Рәсим Фасыйхов: “Әби чиккән кулъяулык белән бөтен авыл армиягә китте”5 август көнне җырчы Раяз һәм Рәсим Фасыйховлар әбиләрен югалтты. Әлеге егетләрнең җырчы булып китүендә нәкъ менә Ләлә әбинең өлеше бик зур. Әбисе турындагы җылы хатирәләрне Рәсим безнең белән дә уртаклашты. Аллаһы Тәгалә адәм баласына чикле гомер бирә. Без шул вакыт эчендә гаилә корабыз, балалар үстерәбез, куйган максатларга ирешәбез. “Бала”, “гаилә” дигәч, күз алдыбызга әти-әниебездән тыш, ак яулыклы әбиләребез килә. Балачак чорлары сугыш вакытына туры килгән Ләлә әбием турында язсам, бер китап кына җитмәс сыман. Шулай да әбиемә рәхмәт, ихтирам йөзеннән берничә сүз әйтеп китим әле. Без биш бала – Гөлнара апабыз, Нияз, Ильяс, Раяз абыйлар һәм мин бик бәхетле балачак гомерен кичердек, Аллага шөкер. Әти-әниебез гел эштә иде, шулкадәр ишле гаиләне алып барыр өчен күпме чыгым, сабырлык киткәнен Аллаһы Тәгалә белән бер үзләре генә беләдер. Мең рәхмәт! Тәрбия ягыннан әбиебезгә күбрәк рәхмәтлебез. Әле дә хәтерлим: абыйлар белән мәктәптә укыган чакта ике дәрестән соң мин ашарга йөгереп кайта идем, өч дәрестән соң абыйлар кайта. Ничек ашарга әзерләп, савыт-сабасын юып бетергәндер, әле шул арада чигүләрен чигеп ала иде. Өйдә җылы, тәмле ризыктан өзелмәдек. Безнең якларда әбинең чигү эшләре булмаган йорт юктыр. Ул чиккән кулъяулыкны болгап, хәрби хезмәткә китүчеләрне санасаң, кулдагы бармаклар җитмәс. Көтүгә чыкканда һәрберебезгә целлофан пакетка әбәт салып, һәрберебезгә исемләп язып тапшыра иде. Мин төпчек бала булгач, казылыкны да күбрәк сала иде. Абыйлар мәктәпне тәмамлап таралышкач, әбием белән бергә аларны сагына идек. “Бакчадагы чияләр Гөлнара, Нияз дияләр” дип ямансулап җырлый иде. Бергәләп Яңа елларда чыршы бизи, бергә мультфильмнар карый торган идек. “Әйдә, улым, теге “Человек-паук”ны карыйк әле”, – дияр иде... Ләлә әбиемә Син өйрәттең безгә "Алла" сүзен, "Әйткән идең...","Яшь гомерне" җырлап, Тик нишләтик, Аллаһ хуҗа Әби, бәгърем, безгә рәнҗи күрмә, Еллар үтәр, гомер узып китәр,
Нәзилә ХУҖИНА |
Иң күп укылган
|