поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2015 Җәмгыять

Финанс пирамидаларына чарасызлык түгел, комсызлык этәрә

Татарстанда 15 мең кеше финанс пирамидасы нигезендә эшчәнлек алып баручы кредит учреждениеләренә үз куллары белән барлыгы 2 миллиард сумнан артык акчаларын тапшырганнар.

– Эшчәнлек башлаган кредит-куллану кооперативына «закон бозасыз», дип, беренче атнада ук гаеп ташлап булмый. Кайбер халыкара финанс учреждениеләренең төп офислары Америкада хәтта. Җинаять эше кешеләрдән гариза кергәч кузгатыла, ләкин финанс пирамидасына кертелгән акчаларны тулысынча кире кайтару мөмкин хәл түгел, чөнки кертем акчалары инде тотылып беткән була, – дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Хәйруллин.

Халыкны астыртын рәвештә талаучылар җавапка тартыла, әлбәттә. «Финанс кредит» кооперативын, «Рост» компаниясен оештыручыларга карата җинаять эше бара. «Рост» компаниясе 2500 кешенең 700 миллион сум акчасын үзләштергән. «Казань кредит 1» кредит куллану кооперативын оештырган Петр Богданов – алты елга, ә «Социум-групп»ның хуҗасы Константин Полянчиков унике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. «Рус-инвест» кредит учреждениесен оештырган «ата караклар» федераль эзләүдә.

Кешеләрне финанс пирамидаларына мохтаҗлык, чарасызлык кына түгел, комсызлык та этәрә. Әлмәт шәһәрендәге пенсионер ир белән хатын «йорт салырга» дип гомерләре буена җыйган акчаларын, Казандагы бер ана «инвалид баламны дәваларга акчамны күбәйтәм» дип 1 миллион сумын кредит учреждениесенә биреп «яндырган». Татарстандагы бер кеше йорт-җирен, машинасын сатып, ун миллион сум акчасыннан колак каккан хәтта.

– Акча кертеменә еллыкның 100-200 проценты кадәр өстәмә түләү ул – әкият. Теге яки бу кредит-куллану кооперативында «форкс», «сток» кебек чит телләр сүзләрен кулланып, зур вәгъдәләр бирә башлыйлар икән, аннан тизрәк чыгып качыгыз, – дип киңәш итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин.

Кызганыч, Россиядә әлегә финанс пирамидасы рәвешендәге кредит учреждениеләре оештыручыларга җинаять җаваплылыгы кырыс түгел. Бер ханым, мәгънәсез эш­ләргә мөнәсәбәтле рә­­вештә: «Кем акылларын кемнәргә бирәем», – дип әйтеп куя торган иде. Кеше акылын кешегә биреп булмый шул, үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың. Әмма башкаларның ялгышыннан сабак алсаң, зыян итмәс.


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 03.09.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»