поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.04.2008 Криминал

ЗАМАНА "ХОТТАБЫЧЛАРЫ"

“МММ”, “Хопер-инвест” кебек оешмаларның халыкны алдап, акчалар җыеп, “эреп” юкка чыгулары хакында хәбәрдар булмаган кеше сирәктер. Кашпировский, Чумак кебек “тылсымчылар”ның халыкны “әфтәрләп” череп баюлары хакында да белмәгән-ишетмәгән сирәктер, мөгаен. әлеге “Хоттабыч”лар заманы артта калды дисәм... Юк икән!

Таш гасырда яшибезмени: әле һаман аферистлар кармагына эләгеп кенә торабыз. “Чүлмәкчедән – күрмәкче” дигәндәй, Кашпировскийлар, Чумакларны алыштырып, алар “эшен” дәвам итүчеләр бүген дә буа буарлык. Шундыйларның берсе – Хөсәен Табиб. Ул 23-27 февраль көннәрендә Бөгелмә халкының баш миләрен “чайкады”, кесәләрен айкады. Һәртөрле шарлатаннар “биоэнерготерапевт”, “психотерапевт”, “биоэнергетик”... кебек ярлыклар тагып, халыкны “савып”, акча эшләп ята. Бүгенге сүзем әлеге шарлатаннарның алдау ысуллары хакында түгел, ә алданучылар турында.

Журналист халкы, чит төбәкләргә килеп төшүгә, җирле матбугат белән кызыксына башлый. Бөгелмәдә мин дә иң беренче чиратта “Бөгелмә авазы”н кулыма алдым. Анда менә шундый эчтәлекле белдерүгә тап булдым: “Халык медицинасы профессоры Хөсәен Табиб лекцияләрендә күп авырулардан котылырсыз. Тибет медицинасы серләренә төшенерсез. Лекция вакытында лектор тавышыннан сәгатьләр йөри башлаячак (үзегез күреп инанырсыз), тәндәге җәрәхәт эзләре юкка чыгар, ак чәчләрдән, җыерчыклардан котылырсыз”.

Менә сиңа мә! әкиятче Андерсен бер якта торсын, Хоттабыч картны да уздыра бу. Алмаз Хәмзин әйтмешли: “Менә монда градыс, ичмасам!” Бөгештерепме бөгештерә бит бу...

Шушы “әкияти” белдерүне укып чыктым да газетаның баш мөхәрриренә шалтыраттым. Руслан әфәнде Җәләев белән безнең арада шундый сөйләшү булып узды:

– Шәһәрегезгә алдакчы, шарлатан Хөсәен Табиб килгән. Инде атна буе бөгелмәлеләрне “әфтәрләп” ята. Газетагызда әлеге аферист хакында бер мәгълүмат та юк.

– Язарга башка кызыклы вакыйгалар да күп ич.

– ә нишләп аның рекламасын үз газетагызда бирдегез? Сез игъланның эчтәлегенә игътибар иттегезме соң? Бер дә көлке тоелмадымы үзегезгә?

– Акча түләгәч, чыгардык инде.

– Күпме бирде инде ул сезгә шушы “әкияте” өчен?

– Мең сум тирәсе түләде...

Менә шулай! Акча түләнгән, игълан басылган.

Хөсәен Табиб лекцияләрен “Техник йорты”нда уздырды. Дөрес, билет бәяләре әллә ни кыйммәт түгел, 50 сум тора. Шифаханәләрдән, андагы табиблардан тәмам өметләре өзелгәннәр өчен Хөсәен әфәнде, бәлки, соңгы өмет, ахыргы ышанычка әверелгәндер дә. әмма 50 тәңкәгә ак чәчләрне каралтып, җыерчыкларны тигезләп, җөйләрдән котылып булмаганлыгы көн кебек ачык ләбаса.

“Техник йорты”нда эшләүчеләр бу хакта үзләре нәрсә уйлый икән? әлеге “мәдәният учагы” директор урынбасары Вашарина Светлана Николаевнага шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем.

“Хөсәен Табибның барлык документлары” да тәртиптә. Акча түли ич, ул җыйган керемнең яртысы безнең оешмага кала. Гомумән, миңа тиешле сорау түгел бу. Аңа кем лицензия биргән, шулар җавап тотсын”.

“Техник йорты” директоры Краснова Ирина Дмитриевна миңа болай диде:

– Хөсәен Табиб лекцияләр генә укый бит ул. Үләннәр белән генә дәвалый. Лекцияләрдән соң төрле мазьлар, төнәтмәләр дә сатып алырга була. Шәхси дәвалау вакытында күпме ала торгандыр, анысы безгә билгесез. ә болай билетлары әллә ни кыйммәт түгел. Былтыр күбрәк кеше килгән иде. Быел, нигәдер, халык азрак йөрде.

Бөгелмә милициясе башлыгы Валерий Леонидович һәм шәһәр мэры Наил Гамбәрович фикерләрен дә беләсем килгән иде. Берничә тапкыр шалтыратсам да, аларны тота алмадым. Сайлау алды иде шул ул: я җыелышта, я тикшерүдә, я очрашуда булдылар...

Шәһәрнең мәдәният бүлеге башлыгы Елена әмировна Миңнуллина болай диде:

– Менә дистә ел инде “Техник йорты” үз мәйданнарын арендага бирә. Аларга да бит ничектер яшәргә кирәк. әлеге мәдәният учагы үз уставлары нигезендә эш йөртә, безнең белән киңәшеп тормый. әле менә күптән түгел генә мәдәният бүлеге башлыгы пенсиягә китте. Аның белән бу юнәлештә эш башлаган идек. Киләчәктә Хөсәен Табиб кебек “гастролерлар” эшен җайга салырга ниятлибез. Лицензияләрен безнең бүлек аша уздырырга планлаштырабыз.

Хөсәен Табиб кебек “дәвалаучылар” хакында бөгелмәлеләр фикере нинди? Юлда очраган кешеләр моңа болай дип җавап бирде:

Халид, 31 яшь:

– Кемгә кирәк ул андый “дәвалаучылар”? Борынгы заманнар үтте бит инде күптән. әкиятләргә ышаныр чор да узган. Шарлатаннарга ышанмыйм мин, алар белән бөтенләй кызыксынмыйм.

Халисә әби, 72 яшь:

– И, балам, газетага ышанып авылдан хәтле килгән идем. Пычагым да булышмады миңа ул табиб дигәннәре. Сырхавымны Ходай бирде, үзе үк кире алсын дип теләргә генә кала. Авыруым узгынчы гына була күрсен инде...

Славик, 27 яшь:

– Андый “гастролерлар” күп булыр инде ул. Һәркемнең үз башы, алданасы килсә, теләгән кеше барсын. Яисә акчасын кая куярга белмәгәннәр. Хөсәен Табиб танышларымнан бер сеанска 450 сум каерып калган.

Шәмгуна апа, 67 яшь:

– Бик әйбәт доктор. Дөрес булмаса, газеталар игълан бирмәс иде. Яхшы дәваламаса, клубларга да кертмәсләр иде үзен.

Татарстанда “Кашпировскийлар”га, “Чумаклар”га, “Хөсәен Табиблар”га теләсә кайсы мәктәп, училище, мәдәният учагы ишекләре ачык. “Гастролерлар” “чәчәкле-чуклы” лицензияләрен кирәкле кешеләр алдында чыгарып бер бутый да шуның белән вәссәлам! Дәвалыйсыңмы, сәламәт кешедән сырхау ясыйсыңмы, үтерәсеңме, бетерәсеңме – анда инде беркемнең дә эше юк. Шайтан белән килешү төзелгән, акчалар түләнгән. Бүре дә тук, сарык та бөтен..


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ 15 | 16.04.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»