|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.09.2015 Җәмгыять
Ит сыйфатын пычак билгелиАкчаң булса, бүген теләсә нәрсәне сатып алырга була. Тик соңгы вакытта халык сыйфат мәсьәләсенә аеруча игътибар итә башлады. Чөнки белер-белмәс алсаң, сәламәтлегеңә зыян китерүең бар. Әнә ветеринария табиблары да итне теләсә каян алмаска киңәш итә. Бары тикшерү узганын гына ашарга кирәк икән. Шушы көннәрдә генә ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бу уңайдан ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әлеге өлкә хезмәткәрләрен редакциябез аша һөнәри бәйрәмнәре белән котлап: “Безнең һөнәр юрист яки икътисадчы һөнәре кебек үк абруйлы түгел. Әмма мин кешеләрнең ветеринария табибына нинди ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын яхшы беләм. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бервакыт, ветеринария табибы хәтта медицина табибына караганда да кадерлерәк, дигән тирән мәгънәле сүзләр әйтте. Бу, чыннан да, шулай, чөнки берничә торак пунктның иминлеге бер ветеринария табибы эшенә бәйле бит”, – дигән фикерен җиткерде. Без, гадәттә, ветеринария табибы дигәч, терлек янында кайнашуларын гына күз алдына китерәбез. Әмма алар җилкәсендә күп җаваплылык ята. Июль аенда, агропромпарк ветеринария лабораториясе базасында дәүләт оешмаларында эшләүче ветеринария табибларының (ветеринар санитар-экспертлар) чираттагы аттестациясен уздырдылар. Әлеге эшнең максаты лабораторияләрдә эшләүче табибларның белемен тикшерү генә түгел, ә сыйфатлы авыл хуҗалыгы ризыкларын сатуга чыгару иде. Мондый хәл ни өчен кирәк соң дигән сорау туарга мөмкин. Сүз дә юк, терлек тә авырмыйча тормый. Аларны сәламәтләндерү –мал табиблары җилкәсендә. Тик терлекне әллә ничә еллар тотып булмый, үсеп җитү, симерү белән авыл кешесе аны сугымга әзерли. Нәтиҗәдә ул безнең өстәлгә “менеп кунаклый”. Өч елга бер тапкыр аттестация узучы ветеринария экспертлары нәкъ менә авыру терлек ите кулланылышка кермәсен өчен төрле тикшерүләр үткәрә. Аларның рөхсәтеннән башка ит сатуга чыкмый. Кемдер бу чыгымлы эш бит дияр. Республика ветеринария лабораториясенең ветеринар экспертиза буенча бүлек җитәкчесе Габделхак Мотыйгуллин белдергәнчә, махсус сугым цехларында чалынган итләрне тикшерү 96 сумга төшә. Ә менә шәхси хуҗалыкта эшкәртелгәненең сыйфатын ачыклау өчен 216 сум түлисе. Белгеч ачыклык керткәнчә, кайбер вакыт эре терлекне чалганнан соң аның эчке өлешләре берникадәр бозылган була. Бу терлекнең инвазион авырулар белән авырган булырга мөмкинлеген аңлата. Мондый урыннарны кисеп ташлап, зыян килмәгән өлешләрен ашарга, сатуга чыгарырга була. Әлеге чирләрне хайваннарда була торган паразитлар китереп чыгара. Хәер, алар сәламәтлеккә куркыныч тудырмый. Тик кайбер вакыт терлек авырып киткәннән соң, аптыраганнан аны чалырга мәҗбүр булучылар да бар. Билгеле, мондый итне кайберләр ашарга чиркана. Белгечләр, иң яхшысы тикшертеп ашау, диләр. Моның өчен район үзәкләрендә ветеринария экспертларына мөрәҗәгать итәргә була икән. Базарлардагы, сәүдә үзәкләрендәге белгечләр ит сыйфатын тикшереп бирә ала. – Әгәр дә итнең сыйфаты белгечләрдә шик тудырса, ул махсус суыткычларга урнаштырыла, – ди Габделхак Мотыйгуллин. – Мондый ит хуҗасына да бирелми, сатуга да чыгарылмый. Кайбер авырулы терлек итен гомумән ашарга ярамый, андыйлар юкка чыгарыла. Эшкәртергә яраклы булса, махсус цехларга тапшырыла. Терлектә авыру барлыгы ачыкланса, ни өчен хуҗасына бирелмиме, чөнки кеше аны башка урынга тапшырырга яки урамда торып үзе сатарга мөмкин. Күңелсез хәлләргә юл куймас өчен шулай эшләнә дә инде. Ветеринария табиблары итне теләсә кайдан алмаска куша. Бары тикшерү узган, махсуслашкан сәүдә нокталарыннан гына алуың хәерле. Иткә сугылган келәймә аның сыйфатлы икәнен аңлата. Аның сыйфатыннан канәгать булмыйсыз икән, дәгъвагызны белдерә аласыз. Ветеринар эксперт келәймәсендәге саннар белән әлеге итне кем сатуга чыгарганын да ачыкларга була. Һәр экспертның үз номеры бар. Гади күз белән карап та, ит сыйфатын бераз ачыкларга була, дип аңлата белгечләр. Ит ачык кызыл, мае ак төстә булырга тиеш. Әгәр мае сары, ите куе кызыл төстә булса, димәк, үзегезгә карт терлек ите тәкъдим итмәкчеләр. Карасу төстәге ит аның һавада озак торуын аңлата. Ит сыйфатын пычак ярдәмендә ачыклап була. Моның өчен пычакны утта кыздырып, иткә кадарга кирәк, тәмле ис чыга икән, димәк, сыйфатлы. Ә менә күңелегезгә ятышсыз ис тойсагыз, мондый ризыкны ашамау хәерле.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|