поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2015 Җәмгыять

Ярлы һәм зыялы: Мансур Вә­линең бүгенге уй-фикер­ләре нинди икән?

– Мансур, синең белән әңгәмәне башлау өчен, иң элек менә бу фото­рә­семгә игътибарны юнәл­тәсе килә. Моннан чи­рек гасыр элек төшерелгән ул фотода 1990 нчы ел­лар­ның чынбарлыгы, рухы ничек оста тотып алынган! Азатлык таләп итүче көчле ташкын булып урам­нарга чыккан ха­лыкның төрле социаль катлау вәкилләре эләккән бу кадр­га.

Сул яктагы ике кешегә генә карыйк – ярлы һәм зыялы... Ул чактагы Татарстан үзе дә шундыйрак халәттә тү­гел идеме соң? Үз теле­бездә яшьләр журнал булдыру өчен 1975–1980 елларда зур көрәш оештырган Мансур Вәлинең халык ташкыны эчендә булуы бик табигый, әлбәттә. Аннан соң инде менә 25 ел вакыт узды. Мансур Вә­линең бүгенге уй-фикер­ләре нинди икән?

– Ул елларда бик тә гадел, объектив таләпләре белән Татарстан үзенә бө­тен дөньяның игътибарын җәлеп итте. Һәм бигрәк тә мөһиме – шул чорда Үзәк белән кискен бәрелеш булмый калды. Халык өстенә бүгенге Украинадагы кебек авыр афәт килмәде. Моңа җитәкчеләребезнең акыллы һәм сабыр сәясәте нә­тиҗәсендә ирешелде.Аннан соңгы елларда Татарстан бик тә үсте, ныгыды, аякка басты – ил кү­ләмендә алдынгы респуб­ликага әве­релде. Соңгы елларда бездә уздырылган зур-зур тантаналар, ярышлар аркасында хәтта дөнья күләмендә дә таныла килә­без.

– Синең бер китабың “Күңелемнең көткәне” дип исемләнгән бит әле. Ә бүген синең күңелеңнең көткәне – ул нәрсә икән?

– Хәзер безгә үзебезнең Татарстанда кеше өчен көрәшне бик тә көчәйтергә кирәк. Физкультура һәм спорт – әлбәттә, сәламәт­лекнең нигезе. Анысы бик тә кирәк. Ләкин бер үк вакытта кешенең тәне генә түгел, ә җаны, рухы турында да бик зур кайгырту сорала. Чөнки күңеле буш булса, җанының ныклы кыйбласы һәм таянычы булмаса, тән сәламәтлеге белән генә кеше барыбер дөрес яши алмый, чын кеше була алмый. Күңел тынычлыгы таба алмый ул!

– Аныклабрак әйтсәк, моңа ничек ирешергә икән соң?

– Бүген республикабызда сәнгатьнең көчле булуы сөендерә. Сәләтле сәнгать­кәрләр, бигрәк тә җырчы­ларыбыз күп... Ләкин менә матбугатка аерым игътибар һәм бик зур игътибар ки­рәк! Аны бик тә көчәйтү кирәк! Һәм бу эш дәүләтнең төп максатларыннан берсе булырга тиеш!Хәзер Россиядә бюджет­ның өчтән бере чамасы оборона өчен тотыла. Монсыз да булмый, билгеле. Ләкин кешенең эчке нык­лыгы, аның үзәге таза һәм нык булу – шулай ук “оборона” дигән сүз бит ул! Моннан 70 ел элек булган сугышта илебез ни өчен фашистлар Германиясен җи­ңә алды? Чөнки кешеләрнең үзәге нык иде, таза иде, патриотик рух көчле иде. Ул чактагы җиңүнең төп нигезе әнә шул булды. Хәзер бик тә аксаган менә шушы эштә – рухи тәрбия өлкәсендә – безнең Татарстаныбыз иң алга чыксын иде!

– Мансур Вәли-Бар­җылы имзасы соңгы елларда матбугатта си­рәг­рәк күренә башлады бит әле...

– Беләсеңме, мин авыл мәктәбенең 3 сыйныфында укыганда ук үзебезнең район газетасында мәкаләләр бастыра башладым. Хәтта гонорар да ала идем... Мин, ун яшьлек малай, тыкрыкта иптәшләрем белән уйнап йөрим – шулчак хат ташучы якындагы бүрәнәгә килеп утыра да мине чакыра һәм кулыма байтак кына кәгазь акча тоттыра! Бу бит әле 1960 ел, акча алышынмаган чак. Минем баш, әл­бәттә, күккә тия. Ул акчаны әнигә алып кайтып бирәм... Менә шуннан соң узган 55 ел дәвамында мин татар журналистикасында берөз­лексез эшләдем. Ә ул, үзең беләсең, бер дә җиңел эш түгел!

Хәзер мин “Аккош күле” дигән язучылар авылында, урман эчендә яшәп ятам. Гап-гади авыл кешесе булып! Һәм, әлбәттә, әдә­би­ятны, матбугатны карап барам. Мәктәп елларыннан бирле килгән дустым “Литературная газета” бар. Язу­чыларның китапларына кереш сүзләр бастырам. Узган ел Ф.Баттал, Н.Ка­сыймов, Ф.Хуҗин, Л.Минһаҗева китапларына бик шатланып фатыйха бирдем.

– Үзең ничек уйлый­сың: синең болай яшәвең сәерлекме, әллә бүтән берәр нәрсәме?

– Юк, бу һич тә сәерлек түгел! Җир, авыл – кеше өчен бердәнбер дөрес яшәү нигезе. Җирдән аерылган кеше никадәр генә миллионнар тупласа да, ул барыбер ярлы кеше, ятим кеше! Шуңа күрә без ата-ба­ба­ла­рыбыз юлын – авыл тормышын югалтмасак иде. Авылларыбызны сак­лап кала алсак иде! Алар­ны төрле яктан һәм төр­ле юллар бе­лән кө­чәйтсәк иде.

Зур шәһәрләр – кешелек тормышында вакытлы күренеш. Алар белән мавыгу кайчан да бер үтеп китәр. Кайчан да булса безгә акыл керер. Чөнки зур шәһәрләр кешене үтерә, бетерә. Аеруча ир-атлар тиз юкка чыга шәһәрдә. Физик эш булмау бетерә ир-атны... Ми­л­ләт­ләр дә тиз юкка чыга шә­һәрдә.–

Һәркемнең үз каланчасы дигәндәй, бу мәсьә­ләгә дә төрле караш булырга мөмкин... Ләкин... Ләкин шәһәр­лә­шү процессы үтә тиз барган бу елларда, Мансур дус, си­нең фикер­ләрең әһә­миятле, әлбәттә.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 127 | 29.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»