|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2015 Җәмгыять
Бурычка алмыйча бер җәйдә йортлы булган, яки Рибасыз йорт төзүнең сере”ВТ” журналисты бурычка алмыйча бер җәйдә йортлы булды” дигән язма уңаеннан социаль челтәрдә моңарчы таныш булмаган кешеләрдән хәбәрләр алдым. Аларның төп эчтәлеге: ”Рибасыз йорт төзүнең серен ачыгыз әле” дигән үтенечкә кайтып кала. Төп серне мин беренче язмада ук ачкан идем, ләкин, кызганыч, ул язманы газета мәйданына туры китереп кыскартканда төшеп калган. Язманы исә мин танышларның берсе урамга чыгып: ”Каян алган ул йорт та салырлык, чит илгә дә барырлык акчаны? Беләбез бит инде: хатыны да акча эшләми бит аның...” – дип кычкыруын ишеткәч, язарга булдым. Нәкъ бер ел элек яңа йорт төзү ихтыяҗы алга тулы кискенлеге белән килеп басканда, минем кулымда ике йөз мең сум тирәсе акча, абзарда өч баш сыер, газетада бер штатлык хезмәт урыным бар – бөтен активлар менә шул иде. Тормышның чыгымнар өлеше исә шактый мул һәм йорт төзелешенә акча арттыру, объектив фикер йөрткәндә, мөмкин дә түгел шикелле. Әмма моннан ун еллар тирәсе элек минем мондый хәлдә калганым булды: ул чакта терлекләр өчен торак төзү мәҗбүрияте туган иде. Шунда тормышта көтмәгәндә кискен үзгәрешләр башланды: уйламаган җирләрдән заказлар ява, кыска гына вакыт эчендә эшләп тапшырган эшләрнең бәясе минем айлык хезмәт хакыннан күпкә артыграк булып чыга. Берничә ай эчендә мин кирпечтән 16га 6лы үлчәмдә терлек абзары төзерлек матди мөмкинлеккә ия булдым һәм бик кыска вакыт аралыгында төзелешне тәмамладым да. Социаль челтәрдә серне тәфсилләп сөйләүне сораучыларга җавап бер: барлык нечкәлекләрен сөйләү өчен газета мәйданы гына җитмәячәк, тик Аллаһның китабын һәркем үзе укый ала, сер шунда. Аллаһы Тәгалә куйган берничә таләпне генә үтәү дә кеше тормышында кискен борылышлар башлануга китерә. Әйтик, ”Ибраһим” сүрәсенең 7 аятендә Галәмнәр Хуҗасы: ”Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын...” – дип вәгъдә бирә. Риясыз һәм йөрәк белән шөкер итәргә өйрәнү – бәрәкәткә беренче адым ул. Тормышыңның нәкъ менә шушы мизгелендә үзеңә бирелгән нәрсәләрнең барысына да сөенеп риза булу, аз гына да канәгатьсезлек белдермәү, нигъмәтләрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә тулысынча буйсыну, өстеңә авырлык төшкән икән, моның вакытлыча гына икәненә инану, “Файдалы җиңеллек авырлыктан соң килә” дигән Аллаһы Тәгаләнең икенче бер вәгъдәсенә иман китерү, югалтуларда да Аллаһның рәхмәте чагылуын күрә белү – тормышта кискен үзгәрешләргә китерә торган беренче гамәл. Моны мөселман булмаганнар да таный. Шөкер итү өчен тормышта ниндидер җиңеллекләр килүен көтәргә кирәкми, җиңеллекләр шөкер итә башлаганнан соң килә. Тормышны үзгәртүнең икенче ысулы – фәкыйрьләр, ярдәмгә мохтаҗлар белән мал уртаклашу, хәләл малыңның бер өлешен сәдака итү. Сәдака риясыз, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен дип бирелгән очракта гына нәтиҗәле була. Кешеләр алдында мактанырга тырышып яисә байлыгым артсын дигән ният белән мал бүлешү акчаның югалуына гына китерә. Малны саклауның һәм арттыруның иң яхшы һәм гарантияләнгән ысулы – ихлас сәдака. Скептикларга ни дип әйтим, минем башка серем юк. Телисез икән, үзегезне үзгәртәсез дә ике дөньяда да уңышка омтыласыз һәм, Аллаһ теләсә, ирешәсез дә. Теләмисез икән, стресслы, бурычлы тормышыгызны дәвам итәсез, бу сезнең ихтыярыгызда. Аллаһы Тәгалә үзе ача хәләл мал эшләү мөмкинлекләрен. Минем очракта, әйтик, редакцияләрдән, нәшриятлардан, башка матбугат ресурсларыннан заказлар ява башлый. Мин беркайчан да күпме түләячәкләре белән кызыксынмыйм, заказ бирүчеләр күбрәк үзләре әйтә бәяне. Тик заказ үтәлгәч, бирелгән вәгъдәнең үтәлүен таләп итәм, үз хакымны калдырмыйм. Бервакыт “Учительская газета” бирергә вәгъдә иткән йөз мең сум акчаны түләүдән баш тартты. Мин берничә ай буе редакция хезмәткәрләрен вәгъдәләрен үтәргә яхшылык белән үгетләдем. Аларга төзәлергә мөмкинлек биреп сабыр иттем. Шуннан соң гына вәгъдәсезлек өчен җәза бирәчәгемне алдан әйтеп кисәтеп берничә адым ясадым. Бу адымнарның үз бизнес-проектлары өчен үтергеч нәтиҗәләргә китерәчәген аңлаган Евгений Агошков, “Учительская газета” нәшрият йортының генераль директоры, өй телефонына шалтыратып, каушаган тавыш белән гафу үтенде, акча күчерү өчен банк хисабы сорады. “Акчаны каян ала?” дип кычкыручы танышларга мин курыкмыйча әйтә алам: “Кредит тарихларым юк, хәрам мал кертмәдем”. Күптән түгел генә мин, көтүгә чыккач, хуҗалык җиреннән бер уч яшел борчак өзеп алдым һәм аны авызыма каптым. Егерме бер яшьлек улым шунда ук яныма килеп җитте һәм: “Син авызыңа хәрам ризык капканыңны беләсеңме? Син чәчмәдең, син үстермәдең бит аны”, – диде. Мин акланмакчы булдым, әмма ышандырырлык дәлил тапмадым, улым хаклы иде. Малымны хәрамнан саклаучылар, хаталарымны төзәтергә булышучылар, әлхәмдүлилләһ, янымда яши. Бу үзе Алаһтан килгән зур нигъмәт бит инде.
Ришат ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|