поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.09.2015 Киңәш-табыш

Помидор нишләп каралды?

Быел помидорларым бик яхшы үсеп, инде кызара башлаганнар иде.
Ләкин беркөнне бакчама чыгып, яхшылабрак карасам, яшелләрендә дә, кызылларында да кара таплар бар. Икенче көнне бу таплар күз алдында зураеп, помидорлар дәррәү чери башлады.

Яфраклары да бөтәрләнеп килгән, алар коңгырт-чия төскә кергән. Бу нинди галәмәт икән һәм аңа каршы тору чаралары бармы?
Л.ЗӘКИЕВА. Казан.

Помидор чери дип борчылып, редакциягә чылтыратучылар күп булды, таныш-белешләр арасында да бөтен уңышларын җыеп түгүчеләр бар. Белгечләр әйтүенчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бакчаларда помидорларга фитофтороз чире эләккән. Аның төп билгесе – бер төн эчендә каралып чыгуы, шу-ңа күрә алдан чарасын күрү мөмкин түгел диләр. Фитофтораны гадәттә июль азагында һәм август аенда еш яуган яңгырлар, артык дымлылык китереп чыгара икән. Бу вакытта көндезләрен җылы була, ә төнлә температура шактый салкын, нәтиҗәдә төнге юеш, салкын һава помидорны черетә. Чир эләккән помидорларны белгечләр түгеп, күмеп куярга яки ягарга киңәш итә-ләр, шулай ук помидор үскән туфракның өске катламын да ташларга кирәк диләр, югыйсә аның таралуы, бүтән культураларга зыян салуы бар икән. Фитофторозны дәвалау чарасы юк, аңа каршы бары тик профилактика гына үткәрәләр. Моның өчен помидорлар чәчәк аткач, “Татту” һәм “Танос” дигән препаратлар сиптерергә киңәш ителә. Моннан тыш, халык ысуллары да бар: 10 литр суга 1 литр сөт кушып һәм 20 тамчы йод тамызып, шуны ун көн саен даими сиптереп торырга. Яки инде 100 г сарымсакны ваклап, өстенә су салып, бер тәүлек төнәтергә дә, аннары шуны 10 литр суга кушып, 1 грамм марганцовка салып, помидорларга бөркергә.

P.S. “ТатНИИСХ”, ягъни Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең төрле чир-вирусларга, корылыкка һәм артык дымга бирешми торган яңа ике сортын уйлап тапканнар. “Кортни” һәм “Регги” исемнәре алган әлеге сортларны ике ел дәвамында сынаганнар һәм алар табигатьнең кырыс шартларында да мул уңыш бирүләрен, эссе һәм коры һавага, юешкә каршы тора алуларын, вируслы чирләр йоктырмавын, матур формадагы бәрәңге бирүләрен күрсәткәннәр.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.09.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»