• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Август Мулланур Вахитов (1885-1918)
  • 11 Август Илсур Сафин
  • 11 Август Зөлфәт Хәким
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота 89375814252 Айдар
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,на 2ом этаже , четырех этажного дома.Есть погреб,балкон.Квартира теплая. В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Нужен ремонт.Вопросы по тефону 89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Блюхер урамы 9 йортындагы 3 булмәле квартирның бер булмәсенә ир-егет кертәм. 8 мең 89179113219
  • Бер бүлмәле фатирга, үзем яныма бергә торырга ике татар кызын эзлим. Янда гына Дубравная метросы, бик унайлы. Туләү 5000мең. 89625562834
  • Продается комната в малосемейке 10 кв.м. ул.Роторная 11, 3 этаж, собственник, цена 660 000, тел.89518954298
  • Сентябрь, октябрьдэ бозаулый торган буаз тана яки бер-икене бозаулаган сыер сатып алам. тел.89061191327 Арча, Телэче, Балык Бистәсе, Саба районнары тирәсеннән.
  • Казан, Константиновкада (Интернациональная урамы) 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Айга 10 мен+кв.плата(якынча 3 мен) Барлык унайлыклары бар. телефон 8-965-596-02-08
  • Казанда Новоселья урамында оч булмэле фатиргын ике булмэсенэ кызлар кертэм. залда ике кыз тора. бер булмэ 7 мен тора. кыш коне ком услуга инде. 89277896680
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ арендага бирелэ.собственник.89509488227

 
 

 
Архив
 

               

30.08.2015 Шоу-бизнес

Салават Миңнеханов клипларын ничек төшерә? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Телевизордан караганда, клип төшерү бик җайлы кебек күренә. Өч минутлык җырны тиз арада гына төшерәләрдер, дип уйлый идем мин элек. Ләкин үзем аны төшерү процессында катнашкач, фикерләрем 180 градуска үзгәрде...

Клип - билгеле бер сюжетка корылган һәм бик күп детальләр, кыска эпизодлардан торган мини фильм ул. Һәм менә шушы аерым кисәкләрне төшерү бик күп осталык, түземлек һәм башка сыйфатларны таләп итә.

Йолдызлы гаилә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем Казанның бер сәүдә үзәгендә "Кил, кил" дуэт җырына клип, төгәлрәге аның дәвамын төшерде. Дөресен генә әйткәндә, Салават белән Гүзәлемнең клипларын карагач, аны төшерү өстендә тулы бер команда эшли дип уйлыйм идем. Чөнки аларның клиплары бик профессиональ, зәвыклы, эчтәлеге ягыннан төпле, мәгънәле була, шәхсән үзем һәрвакыт яратып карыйм. Чынлыкта исә бу командада алар өчәү: Гүзәлем, сценарий авторы, режиссер, продюсер - Салават һәм видеооператор Фәнзил Гарафетдинов. Фәнзилнең осталыгы аеруча таң калдырды, ул инде моңа кадәр дә җырчыларга клип төшергән булган.

Салават сөйләвенчә, Азнакай районында Гүзәлемнең "Әни, әни" җырына клип төшергәндә, җырчыларга Карамалы Елга авылында яшәүче Тәслия әби һәм аның карты очраган. Әби артистларны якын итеп, ачылып сөйләшкән. Шуннан соң Салават шушы әби катнашында клип төшерергә уйлый һәм, шулай итеп, Тәслия әби "Кил, кил" клибына "эләгә". Сүз уңаеннан, Казанда клипта төшәргә әбинең Чаллыда яшәүче оныгы Илгиз Җиһаншин да килде. Клипның эчтәлеге болай: гади авыл малае Салават чәй эчеп утырганда, телевизорда җырлаучы кала йолдызы Гүзәлемгә күзе төшә. Моны күзәтеп торган әби җырчы кызны урлап кайтырга кушып, егетне өйдән куып диярлек чыгара. Салават тракторына утырып Казанга юл тота. Мең бәла белән ул җырчыны эзләп таба һәм урлап авылына алып кайтып китә. Клипның авылдагы күренешләре инде төшерелгән.

Салават клипта төшәргә теләүчеләрне чакырып, социаль челтәргә язып элгән булган. Шуңамы, сөйләшенгән урынга байтак кеше җыелды, күбесе кызлар. Иң элек Гүзәлемнең хатын-кызлар кибетендә кием сайлау һәм сатып алу (бу кибеттә җырчы Салават Фәтхетдинов киенә дип әйттеләр) күренеше төшерелде. Аннан соң авыл киеменнән, күн итекләрдән кибеттә йөрүче Салаватны төшерергә керештеләр. Аның кыяфәтеннән биредә эшләүчеләр көлеп, шаккатып карап торды. "Әле ярый шундый дәрәҗәле сәүдә үзәгендә болай киенеп йөрергә рөхсәт булды", ди ул. Рөхсәт дигәннән, монда клип төшерү өчен җырчы алдан рөхсәт сораган булган. Тик шулай да сакчылар килеп, төрле сораулар бирергә маташты...

Төшерү моментын Салават үзе карый һәм бәяли, ошамаган очракта, дубль кабатлана. Шуңа игътибар иттем: җырчының клипка карашы бик җитди, ул катнашучыларга гына түгел, үзенә карата да таләпчән. Залда артык предмет юкмы, урындыклар дөрес торамы, кирәк булса, җиһазларны да күчереп куя. Әйтик, лифтка утырып менгән күренешне бер сәгатькә якын төшерергә туры килде. Салават өчен һәр мизгел мөһим.

Шушы берничә күренешне төшерер өчен генә дә өч сәгатьләп вакыт кирәк булды. Сәүдә үзәгендә төшерелгән эпизодлар - клипның бер өлеше генә. Салават арса, талса да, куйган максатына иреште. Әле тагын шунысына игътибар иттем: төшерү процессында башына кызыклы идеяләр килеп, аны оператор Фәнзилгә әйтеп, шуларны да клипка кертеп җибәрде. Андагы идея һәм фантазияләрнең иге-чиге юк. Минемчә, клип бик кызыклы булачак, шаян да, мәгънәле дә. Кыскасы, "Кил, кил" җырының клибын телевизор экраннарыннан карарга онытмагыз!

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.08.2015
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте