• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

28.08.2015 Мәдәният

Кыр казлары (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

Кеше ышанмаслык гаҗәеп хәлләр.

 

Башы монда: Кыр казлары (ХИКӘЯ)

Бу вакыйгаларга төгәл ун ел вакыт узып киткән икән. Инде тормыш мәшәкатьләре онытыла барып, төштә күргән кебек кенә булып торалар хәзер. Халисә җәй көннәрендә ахирәте Камилә янына кайта, ә кыш көннәрендә тегесе берничә атна шәһәрдә кунакта була. Ә Фәрит тәки шул Наҗиясенә өйләнде бит. Дөресрәге, Наҗия аңа туры әйтеп, башка юл калдырмады:

-Фәрит! Минем пыр тузуымның күпмегә баруын беләсең, синең “мин-минлегең” белән шапыруыңның да озакка бармаганын мин дә яхшы беләм. Без бер төсле һава сулап, бер төрле яңгырда чыланып, эссегә-салкынга чыдап, бер төрле гореф-гадәттә яшибез, бер-беребезгә ярыйбыз, шулай булгач бер-беребезне яратабыз, безгә башкалар кирәкми дә, ярамый да. Минем дә ак туй күлмәге киеп, синең белән култыкланышып барганда иптәш-дус кызларымның көнләшеп карауларын күрәсем килә, - дигәч, Фәрит:

-Менә шулай дип әллә кайчан әйтергә идең, әйдә киттек язылышырга! – диде.

Наҗиянең танышлары барысын да кыска вакытта оештырырга ярдәм иттеләр һәм ай азагында ук яшьләр туйны гөрләтеп уздырдылар. Хәзер инде, әнә, биш яшьлек малайлар, әтисе эштән кайтуга итәгенә сикереп менеп муеныннан кочаклап ала.

Фәрит бер көнне шалтыраган телефонны кулына алгач, Халисә апасының тавышын ишетте:

-Фәрит! Минем янга бүген булмаса, иртәгә булса да кер әле, сөйләшәсе сүзләр бар, керми калма, - дип соралды.

Эштән соң Фәрит аның янына кереп, нигә чакырганын ишеткәч, аптырап ук калды.

Бүген иртән Халисә янына шәһәр хәкимиятеннән бер ир, ике хатын килгән булган. Бөтен документларын күрсәтергә кушканнар. “Бу квартирада тагын кемнәр тора, балаларыгыз, туганнарыгыз бармы?” – дип сораштырганнар. Аларның берсе: “Бәлки, чит илләрдә якыннарыгыз бардыр?” – дип сорагач, Халисә ун ел элек әбисенең бертуган энесенең Сафуан исемле улы кайтып, әти-әниләренең каберләрен эзләп йөргәнен исенә төшереп, боларга шул турда сөйләп биргән.

Туу турында метрикасы югалганын белгәч, болар район ЗАГСына барып, яңасын алырга, бөтен документларны җыеп, нотариуска барырга кушканнар. “Аны юллап йөрергә аякларым авырта шул”, - дигәч, берәр ышанычлы кеше табып, аңа документларны җыяр өчен доверенность ясатырга такъдим иттеләр.

Китәр алдыннан ханымнарның берсе (татар хатыны булган икән):

-Халисә апа, бик сак булыгыз! Васыять итеп, сиңа бик күп акча калдырганнар, аңа хуҗа булырга теләүчеләр дә табылыр. Ныклап тикшермичә, бер кайда да кулыңны куйма! Документларыңны ясатырга ышанычлы кешең булмаса, үзем ярдәм итәрмен, - дип чыгып киткән.
Икенче көнне үк озакка сузмыйча нотариуска барып, Халисә Фәриткә доверенность бирде, ә ул кирәк документларны җыеп, район үзәгенә китте.

Шәһәрдән авылга асфальт юлдан бик тиз кайткан иде. Ә менә район үзәгенә бара торган 20 чакырым юлны һаман рәткә китерә алмаганнар икән әле. Ничә тапкыр: “Киләсе елга тигезләп, асфальт җәябез”, - дисәләр дә, вәгъдәләр үтәлми кала бирә.

ЗАГСта очраткан бер танышы аңа:

- Хәзер мин шәһәрдән район үзәгенә электричка белән йөрим. Ике тапкыр авыл аркылы барган идем, машинамны ремонтка бирергә туры килде, - дип сөйләде.

ЗАГСта яңа метрика артыннан иртәгә төштән соң килергә куштылар. Авылда кунып, ишек алдында, йорт-каралтыда җыелган вак-төяк эшләрнең барсын да ясап-төзәтеп, әнисен шатландырып китте Фәрит.

Документларны җыеп бетергәч, Халисә белән тагын нотариуска бардылар. Сафуан Сәйфулла улы моннан ярты ел элек 83 яшендә вафат булган, диделәр. Аның васыятьнәмәсендә туганы Халисәгә фәлән хәтле акча калдырганы язылган, безнең акчага күчерсәң, илле миллион сум чамасы килеп чыга икән.

Шуны алырга ризалыгын биргәч, акчаны Халисә исеменә күчереп, тиешле документны үзенә тапшырдылар.

Өйгә кайтканда Халисә:
- Бу Сафуан абыйга нинди теләкләр телим икән?! Кем уйлаган бит, картайган көнемдә шулай зурларлар, дип. Ничек вафат булды икән соң? Рухы шат, урыны җәннәттә булсын инде, - дип теләкләрен тели-тели кайтты.

Фәритнең башыннан да “Халисә апа бу акча белән нәрсә эшләр икән?” – дигән уй чыкмады. Өйгә кайткач Халисә дә:

- Фәрит, син китәргә ашыкма әле. Хәзер чәй куям. Бу акча белән без нәрсә эшләрбез икән соң? Бу хәтле акчаны минем бер кайчан да ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Зиһенем бутала, ни хәтле икәнен аңлап та бетермим әле, - диде. Ә Фәрит:

-Халисә апа! Бу акчага синеке кебек 2 бүлмәле 30 фатир сатып алып була. Минеке кебек 130 җиңел машина да тия. Өч кешедән торган гаиләгә бер кайда да эшләмичә 40 ел яшәргә мөмкин. Ә сиңа берүзеңә 200 елдан артык яшәргә җитәчәк. Минемчә, иң элек, сиңа яхшы фатир алырга кирәк! – дигәч, Халисә аны бүлдереп:

-Юк, өйрәнгән урынымнан бер кая да китмим, бөтен нәрсәм бар, бары тик исәнлек кенә булсын иде, - диде.

-Хәзер “гаилә врачы” дигән нәрсә бар бит, Халисә апа. Һәр көн иртән уннарда һәм кичке җиделәрдә өеңә килеп, хәлеңне белеп чыга торган табиб яллыйк бу акчаның бер өлешенә, - дип тәгъдим итте ахирәтенең малае.

- Сафуан кебек, әти-әниемнең, иремнең, кызымның да каберлекләренең истәлек такталарын яңартып куйсак яхшы булыр иде, - дип үз фикерен белдерде Халисә. – Ә калганын кая куярбыз икән соң? – дип чәй эчкәндә дә тынычлана алмады ул.

Фәрит аңа:
-Кешеләр кулларына күп акча керсә мәчетләр төзиләр, үзләренә өчәр катлы коттеджлар салалар, чит илләргә сәяхәткә баралар, юллар төзиләр... Халисә апа! Чынлап та, әллә авылыбыздан район үзәгенә бара торган юлны төзәтеп, асфальт белән каплатыйкмы икән? Бөтен авыл рәхмәт әйтер иде безгә, - дигәч, ул:

-Бик яхшы булыр иде, тик акчабыз җитәрме икән соң?- дип бераз икеләнеп торса да ризалыгын бирде. Фәрит аны тынычландырып:

-Мин киләсе атнада ук район башлыгына барып, күпме акча, аның өчен тагын нәрсәләр кирәк икәнен белешеп кайтырмын, - диде.
Ул дүшәмбе көнне ул электричкага утырып, районга китте. Район башлыгы үз урынында иде. Фәрит үзенең кем икәнен, апасының туганы чит илдә вафат булгач зур мирас калдырганы, хәзер шул Халисә апасының туган авылыннан район үзәгенә бара торган юлны ремонтлап, асфальт белән капларга акча бирәчәге турында сөйләде.

Башлык бу хәбәрне ишетеп, баштан гаҗәпләнсә дә, бик шатланды.

-Без бу эшне әле өч ел элек башлап җибәргән идек. Елга аркылы салына торган яңа күпергә 12 метрлы тимер-бетон балкалар да ясатып куйган идек инде. Сметабыз да бар. Хәзер сезне төзелеш бүлегендә эшләүчеләр белән таныштырырмын.

Бүлмәгә килеп кергән сары мыеклы урта яшьтәге кешегә ул:

-Менә Фәрит әфәнде безгә бик яхшы тәкъдим белән килгән. Халисә апасы белән үз авылларыннан район үзәгенә хәтле юлга асфальт җәяргә акча бирәчәкләр. Эшне ничек башлау, юридик, финанс яктан кирәк нәрсәләр турында яхшылап сөйләшегез. Барсын да киләсе елның көзенә тәмамласак яхшы булыр иде, - диде.

Фәрит: “Иң элек бу эшкә күпме акча кирәк булачагын әйтегез”, - дигәннән соң, бергәләшеп сметаны яңадан карап, тикшереп чыктылар һәм 35-40 миллион сумнар чамасы акча кирәк булуын ачыкладылар. Бу сумма төзелеш фирмалары белән ничә сумга килешү төзүгә дә бәйле иде.

Юл төзү эшләрен оештыру, аның мәшәкатләре турында җентекләп сөйләшеп, Фәрит кирәк язуларга кул куеп китте. Кайткач, Халисә апасына барсын да сөйләп бирде. Иң элек юл төзү фирмасын оештырырга, аның штатын билгеләргә, исәп-хисап счетын ачып, аңа 5-10 миллион сум акча күчерергә, тагын өч фирма белән килешүләр төзергә кирәк иде.

Бер атнадан Фәритне район башлыгы чакырып алды.

-Бөтен оештыру эшләре үтәлде. Менә сиңа печать, регистрацияләү турында һәм башка документлар. Бүгеннән башлап һәр дүшәмбе көнне сәгать икедә җыелышып, юл төзү турында планерка уздырачакбыз. Әзерләнеп килегез.

Район хәкимиятенең шундый зур ярдәме булгач, күпернең фундаментын октябрь аенда ук ясап бетереп, тимер-бетон балкалар да үз урынына куелдылар. Икенче елның июнь аенда бөтен эшләр дә тәмамланган иде инде.

Юл салучы фирмалар да август азагына авылның өч урамын да, зур юлга чыга торган ике тыкырыкны да, мәчет, мәктәп, хәкимият каршындагы мәйданнарны да асфальт белән капладылар. Юл ачу тантанасын 22 сентябрьгә, тимер юл вокзалы мәйданында иртәнге 11гә билгеләгән иделәр. Фәрит тәкъдиме белән аны 10га күчерделәр.

-Мин Халисә апаны 9 сәгать 30 минуттагы электричка белән алып килермен. Врачлар аңа ерак юлга машина белән йөрергә кушмыйлар, - диде ул.

Менә бәйрәм көне дә килеп җитте. Фәрит алдан ук Халисәгә анда ничек барачаклары, кемнәр белән очырашачаклары турында кабатлап сөйләштеләр. Наҗия дә апасына бәйрәмгә барганда, мәктәпнең Мактау тактасында ничә ел эленеп торган фотосүрәтендәге кебек башына алсу башлык, муенына ак шарф бәйләргә тәкъдим итте. Ул:

-Беренчедән алар сиңа бик килешә, икенчедән, райондагы танышларың, бөтен авылдашларың сине шулай истә тоталар, - дигәч, Халисә дә берсүзсез риза булды.

Эликтричкага утырып кузгалгач, Халисә үзгәреп китте. Тәрәзәдән күзен алмыйча:

-Рәхмәт, Фәрит! Шәһәрдә укыганда мин поезда өч ел чамасы йөрдем бит. Шул яшь вакыттагы кызыклар хәзер барсы да искә төшә.
Электричкадан төшеп, платформадан барганда, уң якта яңа асфальт белән капланган мәйдан җәелеп ята. Вокзал кырыенда тынлы оркестр әзерләнеп маташа. Буфетка кереп, чәй эчәргә утырганда оркестр уйнап җибәрде.

Нәкъ сәгать 10да хәкимият җитәкчеләре килеп җитте. Халисә белән исәнләшеп, аны котлаганнан соң, барсы да мәйданга чыктылар. Вокзалга керә торган баскыч каршында аркылы кызыл тасма сузып куелган иде.

Тантананы ачып, район башлыгы Халисәнең озак еллар мәктәп укытучысы, укыту бүлеге мөдире булып эшләгәнен, үз акчасына күпер һәм 20 чакрым юл салдырганы турында сөйләп, аңа районның Мактаулы кешесе дигән исем бирү турында таныклык тапшырды. Юл төзүдә актив катнашкан кешеләрне дә, шул исәптән Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Аннан сүзне Халисәгә бирделәр. Ул алдан сөйләшенгәнчә кайда укыганын, тормышының туган районы белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтеп, монда яшәүче дусларына, танышларына сәламнәрен тапшырды.

Район башлыгы юл ачу тантанасына Халисә белән Фәритне дә алып чыкты. Оркестр тавышы астында алар өчәүләп кайчылар белән кызыл тасманы кискәләп, үзләренә истәлек өчен шуның бер кисәген алып калдылар.

Район администрациясе вәкилләре һәм җыелган халык белән саубуллашканнан соң ачык җиңел машинага Фәрит, Халисә белән авыл хәкимияте башлыгы Физалияне дә утыртып, авылга юл тоттылар.

Күп еллар мәктәптә укытучы, аннан өч ел директор булып эшләгәннән соң, Физалияне моннан өч ел элек авыл хәкимитяе башлыгы итеп сайлап куйганнар иде.

Авылдан да бәйрәмгә үз машиналары белән килүчеләр дә булган икән, алар да арттан кузгалдылар.

Юл тип-тигез. Һава саф, элеккеге кебек бер тузан әсәре дә юк... Ачык машинадан ике яктан да яланнар, калкулыклар, чокырлар күренеп кала.

Менә ярты юлда урнашкан урыс авылына килеп җиттеләр. Фәрит шоферга әкренрәк барырга кушты. Юл авылның ике урамын аркылыгы кисеп уза. Юл өстендә ике баганага тарттырып бәйләп куелган материалга зур хәрефләр белән: “Огромное спасибо, Халиса апа! Век живи! Никогда не забудем!” – дип язып элгәннәр. Бер якта мәктәп укучылары, икенче якка авыл халкы җыелган. Балалар ачык машинага чәчкә бәйләмнәре ыргыталар, икенче яктагы халык: “За дорогу спасибо! Спасибо!” – дип кычкыралар. Халисә үзе дә бер кулын болгап, бер күз яшен сөртеп: “Спасибо! Спасибо!” – дип кабатлый.

Көтмәгәндә бер яшь кыз тавышы яңгырады.

-Халисә апа! Безгә дә кунакка килегез! – дип кычкырып калды ул. Халисә борылып караса да, аның кем икәнен күрә алмады. “Кем булыр икән бу? Урыс авылына бу татар кызы ничек килеп чыккан икән соң?”

Халисәнең үсмер чаклары искә төшеп, шәһәрдә укып йөргәндә, иптәш кызы белән бу авыл аркылы ничәмә тапкыр җәяү узганнары күз алдына килде. Өсләрендә юа-юа бер җылыса да калмаган кофталар, никадәр ябыштырсаң да, су үткәрә торган бутыйлар... Рус малай-шалайларыннан курка-курка ашыгып, бу авылны тизрәк узып китәргә тырыша иде алар.

Менә бит тормыш ничек үзгәрде. Чыннан да монда туктап кемгә керсәң дә, сине чын күңелдән кунак итәчәкләр. Әллә бүгенге шатлыгыннан, әллә теге өшеп-куркып йөргән үсмер кызларны жәлләп, Халисә елап җибәрде. Физалиянең: “Нәрсә булды, Халисә апа?” – дип соравына:
-Бу авыл аркылы җәяү, яңгырга чыланып, пычранып, кыш көннәрендә өшеп йөргәннәрем искә төште, - диде.

Менә үз авылларының болын – кырлары күренде. Әкрен генә барсалар да ярты сәгатьтә кайтып җиттеләр.

Бөтен авыл халкы мәктәп ишек алдына җыелган. Беренче рәттә укучылар. Алар кырыендагы озын эскәмиягә әби-бабайлар, икенче якта кечерәк балалары белән хатыннар, ә артта - калган авыл халкы. Ишек бусагасының иң югары баскычына өстәл куйганнар. Аның артына Физалияне, Халисәне, Фәритне һәм мәктәп директорын утырттылар.

Беренче сүз Закир хәзрәткә бирелде:

- Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтулла, вә вә бәрәкәтәһу, мөхтәрәм җәмәгать! Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Моңа хәтле район үзәгенә дә, тимер юл стансасына да язгы ташуларда, көзге яңгырларда бара – кайта алмыйча интегә идек. Халисә туганыбызның акчасына салынган бу юл, авылыбызның тормышын үзгәртте. Бу егерме чакрымга сузылган шатлык – бәхет юлы! Хәзер балалар – мәктәпкә, картлар – мәчеткә, халкыбыз – кунакка, кибетләргә барыр өчен авыр резина итекләр өстерәп йөрмиләр. районга, стансага 20 минутта барып җитәбез. Без моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылырга тиешбез. Ул Халисә туганыбызның күңеленә изге теләкләр кертеп, ошбу юлларны салдыртты. Бу юл Халисәне туп-туры оҗмахка илтә торган юл булсын иде, дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.

Безнең бүгенге җыелышуыбызның төп сәбапчеләре булган Сәйфулла бабай белән Сафуан агайларны да искә алырга кирәк. Сәйфулла бабай авылдашларыбызны гына түгел, бөтен тирә-якта яшәгән кешеләрне дә дәвалый иде. Күпме халык аңа рәхмәтләр укыды. Аның сугышка киткән Сафуан улын язмыш читләрдә адаштырып калдырды. Ул барыбер авылыбызга кайтып, әти-әниләренең каберләрен табып, догалар кылдырды, зират коймасын яңадан ясатырга кирәк акчаның зур өлешен бирде. Вафат булгач та, туганы Халисәгә зур мирас калдырды.

Аларның да, Халисә туганыбызның җәмәгате Әхмәтнең ике яктан да вафат булган әти-әни, әби-бабаларына да бәндәчелек белән булган гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу итсен, рухларын шат, урыннары җәннәттә булса иде, - дигәч, бөтен авыл халкы кулларын күтәреп, догалар кылды.

Физалия дә чыгышының азагында авылның аскы урамына Халисә исемен бирү турында хәкимият карарын укыды.

Халисә дулкынланса да әйтәсе сүзләрен онытмады.

- Исәнмесез, улларым, кызларым, оныкларым! Сез безнең киләчәгебез! Тырыш, намуслы булыгыз, яхшы укыгыз, авылыбызның дәрәҗәсен саклагыз!

Исәнмесез, кадерле укучыларым! Күпләрегез беренче класстан алып унберенчегә хәтле минем күз алдымда үсте., кеше булды, гаилә корды. Мин һәркайсыгызны да якын күрәм.

Әссәләмәгәләйкүм, замандашларым, авылдашларым! Без сугыштан соң булган ачлыкны, бөтен нужаларны күреп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә ул хәлләрне башкача күрсәтмәсен иде. Мине шул хәтле зурлап хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәтемнең чиге юк. бу мәктәптә минем ярты гомерем узды. Мөмкинлегем бар чакта мәктәпнең түбәсен алмаштырырга, башка кирәк-яракларга миллион ярым сум акча күчерәм, - дип Фәрит әзерләгән конвертны директорга тапшырды. Халык кул чабып: “Молодец! Әфәрин! Мең рәхмәт!” – дип, аны көчле алкшыларга күмде.

Директор да рәхмәтләрен әйтеп:

- Хәзер укучыларыбыз Халисә апа хөрмәтенә җыр башкарырлар, - дип белдерде.

Баянчы уйнап җибәрүгә “Кыр казлары артыннан” дигән көйне ишеткәч Халисә бу җырны Камилә сайлаганын аңлады. Чөнки алар кышның озын төннәрендә бер-берсенә кич утырырга кергәндә сугышта югалган ирләрен искә алып, күңелләре нечкәреп, шул җырны җырларга ярата иделәр.

Балаларның саф тавышлары Халисәнең йөрәгенә үтеп, күңелен тутырдылар. Аңа әллә нәрсә булып, бөтен гәүдәсе җиңеләеп китте, шул җыр моңына тибрәнә башлады. Алларына ап-ак алъяпкычлар бәйләгән кыз балалар фәрештәләргә әйләнеп, очып килделәр дә Халисәне үзләре белән күккә күтәреп, гомергә сизмәгән рәхәтлеккә чумдырдылар.

Фәрит иелеп аның колагына:
-Халисә апа! Әйдә тор, әни безне әллә кайчаннан бирле көтеп тора бит инде, чәе суынып беткәндер, - дигәч кенә ул үзенең бу хыялый дөньясыннан аерыла алды.

- Шундый рәхәткә калып, очып бара идем, - диде ул елмаеп.

-Кая оча идең соң? – дип сорагач, Халисә үзенең чиста тавышы белән көйләп:

- Кыр казлары артыннан, - дип җавап бирде.

Менә егерме чакрым шатлык дигәннәре шул буладыр инде, мөгаен.


Әмир ҖАББАРОВ
Бердәмлек
№ --- | 28.08.2015
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar