|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2015 Милләт
Римма Ратникова: "Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның күп башлангычы тормышка ашты""Идел" яшьләр үзәгендә XXV Татар яшьләре көннәрен рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Әлеге чара 25-31 августка кадәр уза. Яшьләр үзәге территориясендә РФның 30 төбәге, шулай ук Казакъстан, Төркия һәм Австралиядән татар милләтенең 180 иң актив яшьләр лидерлары очрашты. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты. Ул катнашучыларга сәламләү чыгыш белән мөрәҗәгать итте, ул шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин теләкләрен дә җиткерде һәм 25 елда республиканың татарларның милли үзенчәлеген ныгыту өлкәсендә ирешкән казанышлары хакында сөйләде. "25 ел элек Татар яшьләре көннәре үткәрелә генә башлаган вакытта, бу форумның барлык чаралары да рус телендә уза иде. Без форумга килеп, шулай ук рус телендә чыгыш ясый, ул чакта үзебез дә татар телен начар белә идек әле. "Ул вакытта биредә бик кызу дискуссияләр барды, фикерләр каршылыгы да булды, әмма, нигездә, Татарстанга үз Конституциясен кабул итәргә, суверенитет турындагы Декларация кабул итәргә кирәк, дип фикерләр яңгырады. Барлык сорауларны да татар яшьләре күтәрде, депутат һәм сәясәтчеләр аларның фикеренә колак салды. Яшьләр татар телен өйрәнергә, моның өчен шартлар тудырырга, татар мәктәпләрен үстерергә кирәк, дип сөйләште. Республикадан читтә гомер итүче татарларга Татарстаннан ярдәм итү зарур, диделәр. Боларның күбесе алдагы елларда тормышка ашырылды. Әлбәттә, бүген башка вазгыять. Дискуссияләр дә ул кадәр кискен түгел, сораулар да кимеде. Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте бик зур эш башкара. Бу оешма Россия субъектлары һәм аннан читтә яшәүче татар яшьләрен һәм татарларны берләштерә. Бүген урыннардагы татар оешмалары үзләренә методик, финанс ярдәме кирәк, ди. Татар мохтариятләре аша бу проблемаларны хәл итәргә мөмкин", - дип билгеләп үтте Римма Ратникова. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин да җыелучыларны сәламләде. "Бүген биредә Татар яшьләре көннәрен оештыруда башлап йөргән ветераннар, әлеге чараны 25 ел буе үткәргән кешеләр катнаша. Мин форумда катнашучыларга ,конструктив диалог Россия һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмаларында булган проблемаларны хәл итәргә булышсын, дип телим. Сезнең өчен бик кызыклы программа әзерләнгән, иртәгә Болгарда, Иннополиста булачаксыз, Республика көне алдыннан төрле чараларда катнашачаксыз. Биредә алган белемнәрне үзегез торган төбәкә алып кайтып, хезмәттәшләрегезгә, дусларыгызга, татар яшьләре оешмасындагы дусларыгызга җиткерегез диясем килә", - дип билгеләп үтте Р.Гарифуллин чыгышында. Аннары ул аеруча актив катнашучыларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "РФ төбәкләре яшьләре арасында мәдәни мирас, милли гореф-гадәтләр, туган телне саклап калу һәм алга таба үстерүдәге актив эшчәнлек өчен" дигән Рәхмәт хатларын тапшырды. Оешманың җитәкчесе - Татар федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов та Татар яшьләре көннәре ветераннарына мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Алдагы көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларны тарих, дин, татар теле, мәдәният һәм бию, гарәп каллиграфиясе дәресләре көтә. Делегатлар төрле семинар-тренинг, түгәрәк өстәлләрдә катнашачак, дәүләт хакимяте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук "Татар кызы" һәм "Татар егете" дигән иҗади бәйгеләрдә дә үзләрен сынап карый алачак.
Алсу ГАТАУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|