|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2015 Мәдәният
Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: Гран-прины билгеләү авыр булачак...Казан Халыкара мөселман киносы фестивален көтәбезме? Әлбәттә, көтәбез. Һәм икеләнмичә, 2005 елдан бирле узырылып килүче әлеге фестивальнең үз тамашачысы бар дип әйтә алабыз. Xлыкара мөселман киносы фестивале быел ни белән истә калачак соң? Бүген Министрлар кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды. Татарстан Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин белдергәнчә, быелгы конкурс программасында 25 илдән (Азербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бахрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Ирак, Иран, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша, Португалия, Россия, Таҗикстан, Төркия, Узбәкстан, Финляндия, Франция, Эстония) 51 фильм күрсәтеләчәк. Фестивальдә катнашырга теләк белдереп барлыгы 52 илдән 700 гариза кергән булган. Министрның әйтүенә караганда, аларның саны елдан-ел арта бара. Быелгы бәйге программасына 10 тулы метражлы уен фильмы, 11 кыска метражлы уен фильмы, 10 тулы метражлы документаль фильм, 10 кыска метражлы һәм 10 анимацион картина кергән. Алар барысы да фестивальнең төп шигаренә җавап бирә - “Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу культурасына”. Фестивальдә 10 номинация каралган. Бу төрле номинациядә җиңүчеләргә (тулы метражлы уен фильмы: иң яхшы фильм, иң яхшы режиссер, иң яхшы оператор эше, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз роле; иң яхшы кыска метражлы уен фильмы, иң яхшы анимацион фильм; иң яхшы тулы метражлы документаль фильм; иң яхшы кыска метражлы документаль фильм) 10 кечкенә сын тапшырылачак дигән сүз. Әлегеге сынның дизайнын Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студенты Рәмзия Хәйретдинова эшләгән. Ул Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең төп символларына нигезәләнеп башкарылган, ягъни әлеге сында Сөембикә манарасы һәм татар милли бизәкләре гәүдәләндерелгән. Сынны Санкт-Петербургта металлдан койганнар (алтынландырылган латунь). Моннан тыш җиңүчеләргә Татарстан республикасы Президентының “Кино сәнгатендәге кешелеклелек өчен” дип аталган, “Төрексой” Халыкара оешмасының һәм Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләр гильдиясенең махсус призлары тапшырылачак. Фестивальнең арт-директоры Альбина Нафыйгова белдергәнчә, быелгы фестивальдә темалар төрлерәк булса да, икесе аеруча калку бирелгән. Аларның берсе - гастарбайтерлар булса, икенчесе - хатын-кыз темасы. “Документаль фильмнарда да, уен форматында да тамашачы көчле, социаль тотырыклы, иҗади натура буларак гәүдәләнгән хатын-кыз белән очрашачак. Темаларның һәркайсы җитәрлек дәрәҗәдә яхшы ачылган һәм игътибарга лаек. Гран-прины билгеләгәндә жюрига күпмедер дәрәҗәдә кыенга да туры килүе бар. Чөнки һәр фильмда кимендә ике-өч көчле як бар: режессура, оператор эше, нинди дә булса актерның уены...” – ди Альбина Хәкимҗан кызы. Конкурс программасыннан тыш, кинематограф әһелләре белән узачак осталык дәресләре, иҗади очрашулар, кино сәнгате проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат утырышлары узачак. Башка еллардан аермалы буларак, “Кино вакыты” дип аталган белем бирә торган форум да булачак. Бу яшь кинематографистлар һәм теоретик һәм гамәли яктан әлеге һөнәрнең үзенчәлеге белән таныша алачак дигән сүз. Форумны оештыручылар аны хәтта кинематографистлар белән генә дә чикләми. Биредә кино сәнгате белән кызыксынучы һәркем – актерлар, режиссерлар, операторлар, рәссамнар, журналистлар катнаша ала. Дәресләр 5 сентябрьдә “Мир” кинотеатрында башланачак. Алан ук әйтеп куябыз: программа бик кызык төзелгән! Фестивальнең параллель программасы Россиядә узучы Мәдәният елын да, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да әйләнеп узмаган. Рус һәм татар әдәбияте әсәрләре буенча экранлаштырылган фильмнар да әлеге блокка кергән. “Ислам һәм мәгърифәт” программасы мөселман мәгърифәтчеләре, милли йолалар, бәйрәмнәр турында бәян итәчәк. Әлеге программа Казан Кирмәне мәйданында күрсәтеләчәк. “Фарсы синема“ Иран, Әфганстан һәм Таҗикстаннан килгән фильмнарны тәкъдим итәчәк. “Азия дулкыны”нда Кытай, Бангладеш һәм Корея фильмарын карый алачакбыз. Кыскасы, фестиваль барган 5-11 сентябрь көннәрендә – төп программа белән генә чикләнергә ярамый. XI Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ул күпкә киңрәк һәм саллырак.
Расиха ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|