поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.08.2015 Мәдәният

Кыр казлары (ХИКӘЯ)

Кыр казлары артыннан, яисә Егерме чакрым шатлык..

Халисә көндезге аштан соң черем итеп алыйм дигәндә, телефон шалтырады. “Кем булыр икән?” - дип трубканы алгач, Фәрит тавышын ишетте.

- Халисә апа! Мин авылдан шалтыратам, син беркая да барырга җыенмыйсыңмы? Сәгать ярымнан соң без авылдашыбыз белән сезгә кереп чыгарбыз, - диде.

Халисә: “Кем ул?” – дип тә сорарга өлгермәде, Фәрит телефонын куйды. Шул турыда уйлап, суыткычны ачып, чәй өстәленә куярлык ризыклар карый башлады. Менә бит юньсез, авылдашының ирме, хатын-кызмы икәнен дә әйтмәде. Фәритне ул үз туганы кебек күрә. Ул ахирәте Камиләнең малае. Алар авылда гомергә күрше булып яшәделәр, бергә укыдылар. 7 классны бетереп Камилә район үзәгендә хисапчыга укып чыгып, колхозда бухгалтер булып эшләде. Ә Халисә шәһәрдә укып кайтып, гомере буе мәктәптә укытучы, укыту бүлеге мөдире булып пенсиягә чыкты. Тормышның ачысын да, төчесен дә бергә күрделәр.
 
Ачысы Халисәгә күбрәк тиде. Кызы алты яшьтә суга батып үлде. Ике елдан соң чирләп ире бакыйлыкка китте. Шул ук елны Камиләнең дә ире тракторы белән авып, һәлак булды. Ул вакытта Фәриткә өч яшь кенә иде әле. Аны алар бергә үстерделәр дияргә дә була. Берсе дә башка иргә чыкмады.
 
Халисә креслога утырды да уйларга чумды. “Фәрит инде 20 яшьтән узып китте. Үзенә кәләшләр табып караган идек, тыңламый. “Әле өйләнергә уйламыйм”, - ди. Ярый әле мине онытмый. Авылдан кайтканда әнисеннән күчтәнәч, йомырка, сөт өсте, майлар кертеп чыга, үзем дә күчтәнәчсез җибәрмим.
 
Менә монда торганыма алты ел узып киткән икән. Ә бит шәһәргә күчәргә башыма да килмәгән иде”.
 
Беркөнне ишек алдында йөргәндә, капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Аннан хәрби кием кигән бер кеше чыгып: “Исәнме, Халисә апа!”, - дип сәлам бирде. Тавышын ишеткәч кенә, бу Разия җиңгинең малае Таһир икәнен таныды ул. Аның әнисе белән Халисәнең ире бертуганнар иде. Алар күптәннән шәһәрдә яшиләр инде.
 
Чәй эчкәндә Таһир: “Мин бит сиңа зур йомыш белән килдем, апай. Мине Мәскәүгә күчерделәр, фатир бирделәр, хәзер анда торам. Әнием минем белән бармыйм, ди. Беләсең бит инде килене белән килешеп бетмәгәннәрен. Хәзер берүзе калды. Чирләштереп тә тора. Синнән башка якын туганнарыбыз да калмады. Бәлки син аның янына күчәрсең, күз-колак булырсың, чирләгәндә ярдәм итәрсең.Үзеңне пропискага да кертербез, әни вафат булса, бөтенләй шуна гына яшәп калырсың”, - диде.
 
Камилә белән киңәшләчкәч, ул: “Риза бул, анда бит кыш көне утын ягып, өй җылытырга кирәкми. Мондагы кош-кортыңны, сарыкларыңны, көз беткәнче үзебез карарбыз”, - дип, димли башлады.
 
Шулай итеп, бер атна өчендә шәһәргә күчте дә куйды Халисә. Өч ел буе Разия белән һәр елны авылда җәй көне икешәр ай торып китәләр иде. Үткән елны Разия нык чирләде. Мәскәүгә телеграмма җибәреп, Таһирны кайтарттылар. Улын гына көтеп торган сыман, Разия икенче көнне җан бирде. Җидесен, кырыгын, елын да Фәрит ярдәме белән уздырдылар.
 
Халисә берүзе генә калгач, башта бик кыен булды. Ярый әле телевизордагы сериаллар белән мавыга башлады. Вакыт барын да төзәтә, диләр бит, хәзер инде ул да үз җаена кайтты.
 
Ишектәге чылтырау Халисәнең уйларыннан туктатты. Фәрит артыннан, башына вак шакмаклы кепка, өстенә яшкелтем соры озын пиджак кигән, кыскартылган сакаллы-мыеклы олы яшьтәге кеше килеп керде. Исәнләшеп, дога кылгач, Фәрит:
 
-Халисә апа! Бу агай сиңа туган булса да, әйтмичә, гомергә дә танымассың. Бу бит Сәйфулла улы Сафуан, - диюгә Халисә кулындагы савытны ычкындыра язып, кырыйдагы урындыкка утырды.
 
-Бу ничек була?! Сафуан абый! Син исән калдыңмыни?! Кара әле, баш кагуың, елмаюың, тавышың – барысы да әтиеңнеке! Тик сөйләшүең үзгәргән, авызыңа кайнар бәрәңге кисәге капкан кебек. Кайларда йөрдең бу озак елларны? Әниең сине үзе үлгәнче көтте, нигә бер дә хат язмадың?
 
Сафуан йөзенә елмаю чыгарып, аңа:
 
-Халисә сеңелем! Барын да сөйләрмен. Минем әти-әнием турында, аларның ничек яшәгәннәре, кайчан вафат булганнары турында беләсем килә, - дигәч, Халисә тынычланып, сөйли башлады.
 
-Әтиең Сәйфуллага авылда гына түгел, бөтен тирә-яктан да дәваланырга йөрделәр. Бигрәк тә авылдагы 8 яшьлек малайның бөкресен төзәткәч, дәрәҗәсе бик нык күтәрелде. Умыртка сөяге бөкрәеп, ул малай башын турайтып йөри алмый иде. Имеш, Сәйфулла бабай аңа бер атна буена сулема агуы кушып ясалган төнәтмә эчереп, сөякләрен йомшарткан. Аннан үзенә алып, өч көн буе келәтендә йөзтүбән яткырып, арка сөягенә әрекмән, кәбестә яфраклары каплап, кайнар тоз салган капчыклар белән бастырып, бөкресен төзәткән, диләр.
 
Моны Сафуан дикъкать белән ара-тирә сораулар биреп тыңлады, соңыннан әти-әнисенең ничек вафат булганнарын сорады.
 
-Кешеләр дәваланырга күпләп йөри башлагач, кемдер жалу язган. Сәйфуллалар йортына җыелучыларны милиция килеп, куып җибәргән. Соңга таба дәваланырга теләүчеләр күрше авыллардан аны үзләре килеп, алып китәргә тотынганнар. Бер кышны, февральда нык салкында юлда машиналары ватылган. Шуннан соң нык чирләп, үлеп китте ул. Әниең сиксәнгә җитеп вафат булды. Аны соңгы елларны квартирант булып йортка кергән шәфкать туташы карады.
 
Халисә Фәриттән ничек Сафуанны очраттың, дип сорагач, ул сөйләп китте:
 
-Авылга кайткан идем. Китәр алдыннан авыл хакимиятендә эшләүче Наҗия янына керергә уйладым. Үткән кайтуда ул юк-бар нәрсәгә үпкәләп калган иде, бәлки йомшаргандыр, дим. Карыйм, бина янында шакмаклы такси машинасы тора. Керсәм, бүлмәдә олы яшьтәге бер кеше утыра. Наҗия мине күрсәтә:
 
-Яхшы булды әле, мин бу агайга сезнең йортыгызны күрсәтергә берәүне дә тапмагач, үзем бармакчы идем.
 
Сугышта югалган Сафуан бабай кайткан бит. Зиратка барып, әти-әниләренең каберләрен эзләгәннәр. Әнисенекен тапканнар, әтисенекен – юк. Сораша торгач, элек сезнең күршегездә яшәгән укытучы Хәалисә аларның туганнары, ул белә, дигәннәр.
 
Фәрит кунакка кул биреп исәнләште.
 
-Сафуан агай! Минем әни Халисә апаның ахирәте иде. Гомер буе күршеләр булып яшәдек.
 
Син хәзер бу таксины кире җибәр. Минем машинам бар, хәзер безгә кереп чәй эчәрбез дә шәһәргә Халисә апа янына китәрбез, - диде.
 
Юлда Сафуан абзый үзенең кайда югалып торуын сөйләде. Медучилищеның азаккы курсында укыганда ук аны сугышка алганнар. Фронтка барып җитәбез дигәндә генә төнлә немецлар кулына төшкән станциядә эшелондагыларның барысы да әсирлеккә эләккән.
 
Баштан алардан җир казытып, баганалар утырттыралар. Аннан соң чәнечкеле тимерчыбыклар тарттырып, яңа лагерьлар төзеттерәләр. Ярты елдан соң әсирләрне Франция җиренә күчергәннәр.
 
Андагы лагерьдә Сафуан әсирләрнең авырткан, бәрелгән кул-аякларын әтисе өйрәткән ысулар белән дәвалый башлаган. Бигрәк тә кешеләрнең тезләрен ничек төзәткәне турында хәбәрләр бөтен лагерьга таралган. Тезләрен капшап, тикшереп карауга: “Ташсыз тигез җир табып, штан балагыңны сызганып өскә күтәрәсең дә тезең белән шул җирдә иртән, кичен шул хәтле адым ясап йөрисең. Башта бик авыртыр, түз. Ыңгыраш, кычкыр, мине начар сүзләр белән сүк, ләкин мин әйткәнне үтә! Бер-ике көннән җиңелрәк булыр, дүрт-биш көннән авырту бетәр”, - дигән. Һәм чыннан да ярдәм иткән бит.
 
Шунда бер инглиз врачы белән танышып- дуслашып киткәннәр. Америка гаскәре аларны коткаргач ул: “Әйдә безгә, сездә әсерлектән кайтканнарны төрмәгә ябалар”, - дигәч, Сафуан ризалашкан.
 
Башта ул Англиянең бер хастаханәсендә санитар булып эшләгән, инглиз телен өйрәнеп, табиблыкка укырга кергән. Диплом алган һәм үзе дәвалый башлаган. Машинада бәрелеп, кулын сындырган бер кыз белән хастаханәдә танышып, бер-берсен яратышып өйләнешкәннәр. Хатынының әти-әниләре борынгы граф нәселеннән булган икән. Үзләре вафат булгач, боларга Лондоннан 200 чакрымда урнашкан замок – күптән төзелгән ике катлы йорт, төрле корылмалар, зур бакча калган. Ике кыз бала үстергәннәр. Аларның хәзер икесе дә кияүдә, берсе Америкада яши. Сафуанның “Аяк, тез, билне ничек төзәтергә” дигән китабын берничә мәртәбә бастырып чыгарганнар икән.
 
Үткән елны хатыны вафат булган. Үзе исән чакта туган якларына кайтып, әти-әнисенең каберләрен табып дога кылып китәргә уйлаган.
 
Сафуан ага Фәриттән:
 
-Үзең кайда эшлисең?- дип сорагач, ул да үзе турында кыскача гына сөйләп бирә. Элемтә техникумын тәмамлагач, “Электрон” дигән фирмага эшкә урнашкан. Телевизор, компьютерлар, интернетлар белән кайнашкач, инглиз телен өйрәнү курсларына йөреп, шул телне үзләштергән.
 
-Сафуан агай! Минем инглизчә сөйләгәнемне тыңлап, ялгышларымны төзәт әле. Хелло, мистер Сафуан, - дип әйтә башлагач, тегесе аны бүлеп:
 
-Миңа: “Хелло, сэр Сафин”, - дип кыскартып әйтәләр. Мин бит, Фәрит, 40 елдан артык татарча сөйләшмәдем, күп сүзләрне оныта башлаганмын инде. Әйдә татарча гына сөйләшик әле, - диде.
 
Барысы турында да аңлашкач, Фәрит:
 
-Халисә апа! Сәйфулла бабайның кәберен беләсеңме?- дип сорады.
 
-Ничек белмим?! Иремнең кабереннән дүрт рәт кенә арттарак. Үткән елны баргач, аның кабере өстенә җыелган чүп-чарларны да алып ыргытып киткән идем.
 
Иртәнге уннарда Халисә артыннан кереп, авылга барырга сөйләштеләр.
 
Фәрит Сафуанның шәһәрнең иң яхшы кунакханәсенә кертеп куйгач, эшләгән җиренә кереп, иртәгә, берсе көнгә эшкә чыга алмавын әйтте.
 
Төнлә көчле яңгыр явып үтте. Машинага Сафуан белән Халисә артка утырдылар. Кузгалып киткәч, кырыйдагы тәрәзәдә яртылаш ачылган форточкадан кергән иртәнге саф һава күкрәкләрне киңәйтеп җибәрде. Юлда машиналар сирәк, күктә ап-ак мамык кисәкләренә охшаган болытлар йөзә. Аларның юлга төшкән күләгәләрен берсе артыннан берсен узып китәсең. Авылга кермичә, турыга зиратка барып туктадылар.
 
Иң элек Халисә апаның әти-әнисе күмелгән җиргә барып дога кылдылар. Ире белән кызының каберләрендә дә булгач, ерак түгел, тимердән ясалган, тутыгып бетә язган, кыйшалган һәйкәл янына алып килеп:
 
-Менә, Сафуан агай, әтиеңнең кабере шушы инде, - диде.
 
Чынлап та һәйкәлнең бер ягында “Сөләйман улы Сәйфулла, 1826-1958” дигән язу бар иде. Сафуан фотоаппараты белән ул язуны да, каберне дә ике-өч яктан төшереп алды. Аннан зират йортына киттеләр. Барганда Сафуан яңа куелган истәлек такталарын карап, Фәриткә, менә шундыйларны әти-әниләрнең каберләренә куярга ярдәм итәрсең, диде.
 
Зират йорты кырыендагы күргәзмәдә төрле истәлек такталарын ясау һәм кую хаклары язылган иде. Аларны район үзәгеннән өч-дүрт көндә яисә бер атнада ясап китерәләр икән. Сафуан ике такта өчен түләп, истәлек язуларын урыннарына куяр өчен тиешле акчаны Фәриткә бирде.
 
Җимерелеп барган зират коймалары турында сүзгә күчкәч, бу эшне мәчет караучысы завхоз Рамилнең алып баруы билгеле булды. Ике ел буе кешеләрдән, эшкуарлардан коймаларга акча җыялар икән. Сафуан бу турыда мәчеттә сөйләшергә кирәк, дигәч, Фәрит: “Әйдәгез безгә, әни әллә кайчан көтеп утыра торгандыр инде”, - дип аларны үзләренә алып китте.
 
Тамак туйдырып алганнан соң Халисәне биредә калдырып, үзләре мәчеткә барырга булдылар. Закир мулла, завхоз Рамил белән сөйләшкәндә сүз зират коймасы турында да булды. Тимер рәшәткәләрне аталы-уллы Халитовлар садака итеп ясап бирәләр икән. Бары тик тимер-томырларын гына сатып алырга кирәк. Иске койманы мәхәллә халкы сүтәчәк. Яңа койманы урынына куярга авылдашыбыз – эшкуар Марат эшчеләр җибәрергә вәгъдә биргән. Ике йөздән артык багана кирәк булыр, анысы хәл ителмәгән әле. Җыелган акча кирәк чыгымнарның өчтән бер өлешен генә капларга җитәчәк. Бөтенесенә дә акча булмыйча эшкә тотынмыйбыз, дигәннәр.
 
Эндәшмичә генә тыңлап утырган Сафуан:
 
* Иртәгә Фәрит сезгә кирәк кадәр акчаны китереп бирер, эшегезне озакка сузмагыз, быел ук бетерергә тырышыгыз, - дип, саубуллашты да, барысын дә гаҗәпләндереп, чыгып ук китте.
 
Шәһәргә кайткандә Халисә:
 
-Менә бит, бөтенләй онытканмын, әниең белән торган шәфкать туташы кияүгә чыгып, авылдан киткәндә: “Бәлки, кемгә булса да кирәк булыр”, - дип сезнең фотоальбомыгызны калдырган иде. Анда синең балачакларыңдагы карточкаларың да бар, - дигәч, ул бик тә шатланып:
 
-Бу миңа зур бүләк булыр иде, - диде.
 
Кайтып кергәч, Халисә гардероб башында яткан альбомны алып, тузаннарын сөрткәләде дә Сафун белән бергәләп карый башладылар.
 
* Менә әтиең, әниең янында син басып торасың. Бу вакытта сиңа 8 яшь кенә булган. Ә менә монда барлык туганнарың бергәләшеп төшкәннәр, бусы әтиеңнең бертуган апасы Сафура – минем әбием була. Менә сезнең 7нче классны тәмамлагач, күмәкләшеп төшкән фотогыз. Үзеңне таныйсыңмы?
 
Сафуан фотоларга карап, тынып калды, күзләреннән яшьләре тама башлады. Бөтен балачагын искә төшергәндер, мөгаен. Тынычлана төшкәч: “Болары кемнәр? Исәннәрме?” - дип тагын сораша башлады.
 
Чәй эчкәннән соң китәргә җыенганда Сафуан Халисәнең кулларыннан тотып:
 
-Халисә туганым! Мин иртәгә китәм инде. Бәлки, башкача күрешеп тә булмас. Сиңа бик-бик күп рәхмәтләремне әйтәм! Исәнлек-саулык телим! Сине күрүемә мин бик шат! Әгәр кайтып, бер генә туганымны да күрмичә китсәм, мин үземне бик бәхетсез тояр идем. Мин сине онытмам! – дип кочаклап ук алды. Шулай матур гына саубуллаштылар.
 
Чыгып машинага утыргач, Сафуан:
 
-Фәрит туганым, мин иртәгә сәгать дүрттә Мәскәүгә очачакмын. Аннан – Лондонга яисә Парижга. Син иртәгә сәгать унга кунакханәгә кил инде, үтәлмәгән эшләребез бик күп бит әле, - диде.
 
Фәрит ул көнне иртәнге 9 гына уянды. Кичә күп йөргәч, бик тә арыткан икән бит. Урамда кояш кыздыра башлаган инде, ә күктә бер болыт әсәре дә юк. Димәк, эссе булачак.
 
Төгәл унда Сафуан урамга чыгып:
 
-Иң элек әйдә банкка барып, акчаны алыштырыйк, - диде. Банктан соң, ул егетне кибетләр буенча алып китте.
 
-Халисәгә суыткыч, телевизор, газ калонкасы сатып алыйк. Суыткычы бик тә бәләкәй һәм иске, ишеге дә юньләп ябылмый, телевизоры бөтенләй үткән гасырныкы. Газ колонкасы да сызгыра, менә-менә шартлыйм дип тора. Сөйләш,
 
барсын да бүген, булмаса, иртәгә илтеп куйсыннар, кирәк акчаларын түләрбез, - диюгә Фәрит:
 
-Шулай итәрбез. Ә телевизорны мин бөтен эшләремне бетергәч, үзем эшләгән фирмадан сатып алып, Халисә апага илтеп куярмын, - диде.
 
Зур суыткыч, газ калонкасына 15әр мең сум акча түләделәр. Холодильникны бүген кичке сигездә үк илтеп куярбыз, ә колонканы иртәгә сәгать 12ләрдә барып алмаштырырбыз дип вәгъдә бирделәр. Сафуан сайлаган телевизор 12 мең тора иде, Фәрит ул акчаны үзенә алды. Аны да Сафуан бүләксез калдырмады, 15 мең сумга цифрлы фотоаппарат бүләк итте.
 
-Әти-әнинең каберләренә яңа истәлек такталарын куйгач, фотосурәткә төшереп, миңа менә бу адрес белән җибәрерсең, - дип кесәсеннән визиткасын да чыгарып бирде.
 
-Соңгы үтенечем: кичә биргән вәгъдәмне үтәргә кирәк бит. Менә бу 250 мең сум акчаны мәчеткә кайтарып тапшырырсың инде, - дип сүзен тәмамлады ул.
 
Фәрит: “Сафуан ага, бүген җомга көн бит, сәгать икедә мәчеттә халык күп булачак. Шунда үзегез барып тапшырсагыз, тагын да яхшырак булыр иде”, - дисә дә кунак кеше:
 
-Юк, энекәш, минем вакыт аз калды. Самолет мине көтмәс бит. Минем исемнән дә авылдашларга сәлам әйтерсең инде, - дип саубуллашырга ашыкты.
 
Киткәндә ул: “Минем белән йөргән юл чыгымнары өчен”, - дип аңа тагын 15 мең сум акча бирде.
 
Мәчеттә, намаз алдыннан Фәрит кыскача гына итеп Сафуанның сугышта ничек югалганын, кайларда булганын, кайчан, кайда яшәгәнен, әти-әнисенең каберләренә барып, зиратның җимерелгән коймаларын күргәч, аларны төзәтү өчен 250 мең сум акча калдыруы турында әйтте. “Кызганыч, үзе килә алмады, менә Сафуан абый исеменнән шул акчаны сезгә тапшырам”, - дигәч, барысы да кулларын күтәреп, бу игелекле бәндәгә изге теләкләр теләп, дога кылдылар.
 
Авылдан кайтканда Фәрит үзләренең кибетләренә кереп, Сафуан абыйсы әйткән телевизорны сатып алып, Хәалисә апасына кертте. Ишекне ачкан Халисә:
 
-Әллә берәр нәрсә булдымы?- дип куркынып сорагач, ул коридордагы зур тартманы алып кереп ачты да:
 
-Менә нәрсә булды, - дип зур юка экранлы телевизорны өстәлгә илтеп куйды. Антенасын тоташтырып, кабызып җибәргәч: “Бу сиңа Сафуан абыйның бүләге”, - диде.
 
-Әй, рәхмәт төшкере! Кешеләрдә күргәч, гел кызыга идем.. Әй, рәхмәт төшкере, - дип, кабатлый-кабатлый өстәлгә чәй әзерли башлады.
 
-Үзен яхшы итеп кунак та итә алмадык ичмасам, ошамаган урыннар да булгандыр инде.
 
-Дөрес әйтәсең, Халисә апа! Ошамаган урыннар булган. Аңа суыткычыңның ишеген шарт-шорт ачуың ошамаган, бүген үзеңә яңа суыткыч китерәләр. Сафуан абыйга газ колонкаңның сызгыруы да ошамаган. Иртәгә сәгать 12ләрдә өеңдә генә тор, килеп колонкаңны алыштырып китәрләр. Ә мин кич белән кереп, алар белән ничек кулланырга икәнен өйрәтермен, - диде.
 
Халисә Фәритнең бу сүзләренә ышаныргамы–юкмы дигәндәй, зиһеннәре таралып, озак басып торды әле.
 
(Дәвамы бар)

Әмир ҖӘББАРОВ
Бердәмлек
№ --- | 27.08.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»