поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2015 Мәдәният

Казанда язучылар Муса Җәлил һәм башка сугышчы-антифашистларны искә алды

Казанның 1 Май мәйданында татар мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре 71 ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашев төркеменең 11 яшерен әгъзасын искә алды, алар арасында танылган татар шагыйрьләре Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та бар.

Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук һәлак булганнарның туганнары катнашты. Махсус мәдәни программа әзерләнгән иде.
 
1942 елда Вермахт командованиесе Кызыл Армиянең немец әсирлегендә булган элеккеге хәрби хезмәткәрләреннән торган "Идел-Урал" легионын оештырырга карар итә. Аның составына Идел буе милләтләре, нигездә, татар солдатларын туплыйлар. Шул рәвешле, җиде батальон төзелә, аларның бер өлеше оккупацияләнгән Советлар Союзы территориясендә партизаннарга каршы көрәшергә җибәрелә, ә бер өлеше - Көнбатышка.
 
Башта ук легионда фашистларга каршы яшерен төркем барлыкка килә, аның нигезен тоткынлыктагы татар офицерлары тәшкил итә, алар арасында танылган шагыйрьләр Муса Җәлил белән Абдулла Алиш та була. Төркем белән Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Тиздән аны фаш итәләр һәм 1944 елның 25 августында 11 активист җәзалап үтерелә. Әмма Советлар Союзы Герое исеме бары Муса Җәлилгә генә бирелә. 1966 елда Казанда аңа һәйкәл урнаштырыла,  җәзалап үтерелгән тагын 10 кеше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфемөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев һәм Сәлим Бохаров исемнәре дә барельефларда 1994 елда мәңгеләштерелә.
 
Габдулла Батталовның бертугының улы Фәрит Батталов та геройларны искә алуда катнашты һәм үз гаиләсе турында сөйләде: "Алар биш туган була һәм һәркайсы Бөек Ватан Сугышы фронтларында сугыша. Гомерләренең соңгы көннәренә кадәр абыйларының язмышы өчен алар һәм апалары Ләйлә  борчылды, шулай да, бөтен дөреслекне белә алмады, чөнки материллар яшерен, ә оешма әгъзалары ул вакытта хыянәтче дип саналды".
 
Абдулла Алишның бертуганының сеңлесе Гөлшат Сүлкишева да абыйсын искә алырга килгән иде: "Безнең гаиләдә аны бик хөрмәт иттеләр. Аның хатыны, андый кеше башка булмый, дия иде. Аның сүзләренчә, ул бик итәгатьле булган, балалар яраткан. Ә безнең әбиебез аның үлеменә ышана алмады".
 
Чара ахырында катнашучылар Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Мемориалда акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.                      

Руслан ДӘҮЛӘТШИН
Татар-информ
№ --- | 25.08.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»