|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2015 Җәмгыять
Татарстан котыру чире буенча Россиядә беренче урынга чыкканРеспубликада котыру авыруы эләктергән хайваннар саны арткан. Хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Татарстан котыру чире буенча Россиядә беренче урынга чыккан. Агымдагы елның 7 аенда гына да республиканың 36 районында һәм шул исәптән Казан шәһәрендә шундый 240 очрак теркәлгән. “Кара исемлек”кә кергән җирлекләр саны 220гә җиткән. Белгечләр чаң суга: бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, алты тапкыр күбрәк. Әнә шуңа күрә Татарстанда махсус икеайлык игълан ителде. Сакланганны Ходай саклаган Кайбер авылларда көпә-көндез төлке йөри. Халык тәмам аптырашта. Эт савытына ашарга куярга куркыныч, дип зарлана авыл кешесе. Эт белән бер савыттан ашый, кетәклекләргә кереп, тавыкларны буып китә, дип чаң суга алар. “Чакырылмаган кунак” авылга афәт алып килергә мөмкин. Нәтиҗәдә эт-песиләр, хуҗалыкта булган терлекләр генә түгел, кешеләргә дә котыру авыруы эләктерү куркынычы яный. Ә бу чир үлем белән тәмамлана. Саба районының Сүлә авылында яшәүче Нигъмәтҗановлар бу чир белән 5 ел эчендә ике тапкыр очрашкан инде. 2010 елда хуҗалыкларына төлке кергәч, бөтен терлекләренә вакцина салдырган булганнар. Инде менә быел песиләре котырып кайткан. Хуҗалыктагы башка песиләргә ташлана, кешеләргә “кабарына” башлагач, аучы чакырып аттырырга мәҗбүр булганнар. Үз песиеңә ничек кул күтәрәсең?! Тикшергәч, анда котыру авыруы барлыгы ачыкланган. Авылда ике ай карантин игълан ителгән. Шөкер, куркыныч артта калды, яхшы тәмамланды, дип сөенә бүген алар. – Авылда төлкеләр күбәйде. Аларны аулау эшне тиешенчә оештырылмый, – ди Илгиз абый. – Сакланырга кирәк диләр, сүз дә юк, кирәк. Әмма иң беренче чиратта төлкеләргә каршы көрәш алып барылсын иде. Вакцинага күпме акча сарыф ителә, ә шул ук вакытта төлкеләрне атмыйлар. Һәр авыл җирлегенә төлке, хуҗасыз эт-мәчеләрне ату өчен 5-10 мең сум булса да акча бүлеп бирелсә, күпкә отышлырак булыр иде. Без дә тыныч яшәр идек. Аучылар акча бирелми дип зарлана бит. Бармак аша карамыйк Бу хәлләрне Казанда да беләләр. ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе атна башында журналистларны махсус җыеп, вәзгыятькә ачыклык кертте. Дөрестән дә, республикада хәлләр мактанырлык түгел. Үзәктән бирелә торган 50 миллион сум акчаны инде ике ел күргәннәре юк. Көрәш чаралары алып бармагач, авыру очраклары да көнләп түгел, сәгатьләп арта. Бу авыруның җиһанга таралуын кимерүчеләр һәм төлкеләрнең саны ике тапкыр арту белән аңлаталар. Ләкин сәбәп монда гына түгел. Җирлекләрдә эшләүче түрәләр әлеге мәсьәләгә бармак аша гына карарга ияләшкән. Куркынычның бусагада гына икәнен алар аңларга теләмиләр булса кирәк. Республиканың баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов сүзләреннән аңлашылганча, әлеге авыруга бәйле очраклар ел саен “уйнап” тора. Саннарга күз салсак, 2012 елда – 296, 2013 елда – 255, 2014 елда 132 очрак күзәтелгән. Быел күпме булыр – бу хакта әлегә тәгаен генә берни әйтә алмыйлар. Әмма ярты ел эчендә куркыныч очраклар 200дән артып киткән инде. Аларның 21 проценты – авыл хуҗалыгы терлекләре, 27се – йорт хайваннары, ә 52се кыргый җәнлекләр өлешенә туры килә. Нәрсә эшләгәннәрме? Берничә ай эчендә 7 мең 100 төлке атылган. Азнакай, Алексеевск, Чистай, Лениногорск, Баулы районнарында бу мәсьәләдә эш нәтиҗәсе күренсә дә, Арча, Әгерҗе, Чүпрәле, Кайбыч районнарында бик исләре китми. “Саба, Питрәч, Апас, Әтнә, Кукмара районнарында котыру авыруы чыганаклары шактый, – ди Алмаз Хисаметдинов. – Шул ук вакытта Казан шәһәрендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Башкалада берничә ай эчендә куркыныч 9 очрак теркәлде”. Тиресе кирәк булмагач ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе вәкилләре белдергәнчә, төлкенең баш санын киметү буенча республикада эш бара. Әмма җитәрлек күләмдә түгел әле: кыргый җәнлек саны кимеми. Белгечләр бу хәлләрне төлкеләр туклана торган тычканнар күп булу белән аңлата. 2013 елда төлкеләр саны 9 мең 200 булса, 2014 елда 8 мең 800гә калган. Бүген исә 8 мең 500 дип фаразлана. Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең бүлек мөдире Ринат Чиспияков белдергәнчә, соңгы вакытта төлкеләргә аучылар да игътибар итми. Чөнки тиресен чимал буларак кабул итүче оешма юк икән. Табыш китерми дигән нәтиҗәгә килеп, аннан баш тартканнар. “Без аучыларга вәзгыятьне аңлатып торабыз. Алар әлеге куркыныч авыруны таратучы төлкеләрнең санын киметүгә үз өлешләрен кертергә тиеш. Бу хакта ау турындагы законнарда да, кагыйдәләрдә дә язылган. Аңлый башладылар кебек”, – ди Ринат Электронович. Сүз уңаеннан, төлке аулау ау спорты төрләре исемлегенә дә кертелгән. Әлегә сезон башланмаган. 15 сентябрьдән соң аучы-спортчыларны да бу эшкә җәлеп итмәкче булалар. Республика бюджетыннан, хуҗасыз хайваннарны юкка чыгару максатыннан, 19 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әмма шул сумманың 13 миллионы Казанда кала, калганы республиканың башка җирлекләренә бүленә. Җитәкчелек моны Казанда Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыру белән аңлата. Башкалада булган хуҗасыз эт-мәчеләр килгән кунакларга һөҗүм итмәсен өчен, Казанны беренче чиратта тәртипкә китерергә булганнар. Ә авыллар икенче планда кала. Анда бит туристлар килми. Эт тешләсә, берни булмый Күпләр шулай дип уйлый. Ләкин белгечләр моның ахыры аяныч булырга мөмкин дип искәртә. Узган ел Яшел Үзән районында яшәүче берәүне, Һиндстанга ял итәргә баргач, эт тешли. Ул моңа артык әһәмият бирми. Әмма берникадәр вакыттан соң үзендә үзгәрешләр сизеп, табибларга бара. Ләкин соң була инде. Берничә көннән ул котыру авыруыннан үлеп китә. Табиблар бу авыруга каршы дөньяда бернинди дә дәвалау чарасы булмавын искәртә. Бары вакытында ясалган вакцина гына аның азуына каршы тора, кеше гомерен саклап кала икән. Кулланучылар хокукларын яклау идарәсенең санитар күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова әйтүенчә, барлык прививкалар да бушлай эшләнә. Бу вакытта тешләгән эт-мәчеләр белгечләр күзәтүе астына алына. Аларда котыру авыруы ачыкланмаса, кешеләргә вакцина ясау туктатыла. Зыян салган җәнлек качкан булса, 6 вакцина үткәрелә. “Эт, песи, төлке кебек хайваннар тешләсә, тырнаса, тирегә селәгәйләре тиеп китсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип киңәш бирә Луиза Борисова. Быелның 7 аенда табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны да артып, 7 мең 122 кешегә җиткән. Белгеч әйтүенчә, кешеләргә күбесенчә кыргый, хуҗасыз эт-мәчеләр ташлана. Икеайлыкта ниләр эшләнәчәк? Ветеринария табиблары, икеайлык барышында өй саен йөреп, аңлату эшләре алып барачак. Хуҗалыкларда булган этләрне дә исәпкә алмакчылар. Эт һәм песиләргә, шәхси хуҗалыкларда һәм фермаларда асрала торган авыл хуҗалыгы терлекләренә бушлай вакцинация ясамакчылар. Әмма үзебезгә дә сак булырга кирәк. Бәла аяк астында гына йөри.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|