|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2015 Җәмгыять
“Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде...”“Бу балалар – Балтач районының Әтнә авылында яшәүче ятим Гатауллиннар турында мин инде күп яздым. Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы, еллар үткәч тә, читкә куеп булмады. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган түгел иде шул. “Ватаным Татарстан”ны даими укучылар да хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбиясенә калган берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, нужа бабай камчысыннан җаннары яраланган, тәртип-әдәп, чисталык-әхлак ише тәрбиядән читтә калган, бер-бер артлы әтиләрен, әниләрен, бабайларын, үзләренә ярдәм итәргә дип күченеп кайткан әтиләренең сеңлесе Гөлниса апаларын, Якуб җизнәләрен соңгы юлга озаткан... һәм кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган балалар турында берничә ел дәвамында газетабызда язмалар дөнья күрде. Гыйбрәт өчен дип язылган әлеге язмаларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек”, – дип язганмын мин газетабызның 2013 елның 26 гыйнвар санында. Төгәлрәге, язмамны шушындый кара төсләрдән башласам да, әкиятләрдәге кебек, матур борылыш-үзгәрешләр белән дәвам иткәнмен. Әлмәттән кадәр елына әллә ничәләр килеп, бу балаларга әйтеп бетергесез күп яхшылык-изгелекләр эшләгән, үзенең “башсызлык”лары белән аларның да Кешечә мөнәсәбәткә лаек икәнлекләрен исбатлый алган пенсия яшендәге Мирсәет абый Сәйфиев... Безнең язмаларны елый-елый укып, ике дә уйламыйча, төпчек уллары Камилне шул ятим кызларның берсе – Нурсинә белән кавыштырган үзебезнең районның Арбор авылында яшәүче Рауза һәм Шамил Шакировлар... Балаларны даими эшле иткән, бик күп ярдәм күрсәткән хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов... Язмамда бу балаларга яшәргә көч биргән, еллар дәвамында терәк булган чит-ятлар турында сокланып язганмын. Бу йорттагы бик күп матур үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп, ниһаять, аларда да барысы тәртиптә дип, ничә еллар буена беренче мәртәбә сөенеп кайттым дигәнмен. Инде бу темага башка кире кайтмам дигән идем. Тик... Күптән түгел район газетасында басылып чыккан бер рәхмәт хаты игътибарымны җәлеп итте. Кыска гына булса да, берничә кат укыдым үзен. Юкса гади, аңлаешлы итеп язылган. Юк, нәрсәдер һаман тарта, җибәрми. “Нурсинә!.. Бу бит – Әтнә Нурсинәсе!..” Баш миен көйдереп үткән бу ачышым ачы да, әллә нинди әрнүле дә иде. Арбор егете Камилгә чыккан Нурсинә, баксаң, бала тапкач, озак кына авырып, быел май аенда вафат булган икән... – Бу ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде, Гөлсинә апай, – дип каршы алды мине Рәйсә. – Бездән бер дә читкә китәсе килми... Җиде ел көткән иде бит апай белән җизни бу баланы. Авырга узганын белгәч, без дә бик сөендек. Авыр күтәрде дип белмим, бер дә зарланмады. Табиблар гына беренче бала өчен яшең олы дип, хастаханәләрдә яткырды. Декрет ялына кадәр фермада эшләде. Алдан планлаштырганча, баласын Кесарь кисүе белән алдылар. Ике ай үзе карады әле. Ике айдан соң: “Салкын тидердем, ахры, температурам бар”, – диде. Температурасы төшмәде, авыруы көнләп-сәгатьләп көчәйде һәм ул урынга калды. Хастаханәгә алып баргач, табиблар: “Арка мие ялкынсынган”, – диделәр. Айлар буе Казан, Балтач хастаханәләрендә ятты, файдасы тимәде. Бирәсе дәваны бирдек дип, өйгә кайтардылар. Аягына басарга өмет бик аз, диделәр. Баса алмады. Аннан кайтып, озак та үтмәде, инсульт булды. Тагын Арчада хастаханәдә яттык... Апасы авырый башлаганнан бирле Рәйсә аның янәшәсендә булса, Әтнәдәге ике егетне (аларның берсе акылга җиңелрәк, икенчесе коррекцион мәктәптә укыган – ялгызларын калдыра торган түгел) туганнары Гадил абыйлары карап тора, ә нәни Кәримне ике айдан бер яшькә кадәр диярлек 76 яшьлек Рауза әбисе үстерә. Мин килгәндә Кәрим Рәйсәләрдә иде. “Апайның үлеменнән соң кода бабай урынга егылды, инде ул да вафат. Шуңа күрә Кәрим әлегә бездә. Әбисе белән әтисе бик сагыналар, бүләкләр, күчтәнәчләр төяп гел килеп торалар”, – ди ул. Бик ачык һәм шат күңелле Кәрим беркемнән ятсынмый булып чыкты, тиз дуслаштык үзе белән. Мин киткәндә елап та калды әле. “Аллага шөкер, ул сау-сәламәт, бөтенесен аңлый, инде “әттә”, “әббә” дигән сүзләре дә бар, – ди Рәйсә. – Үзе карый алмаса да, апай да аның бераз булса да үскәнен күрә алды, дип сөенәм. Авыр чакта ярдәм итүчеләр күп булды. Арборның һәм үзебезнең хуҗалык рәисләре Хәмит абый Баязитовка һәм Рәкыйп абый Нәҗиповларга бик рәхмәтле без. Апайның кабере дә алар булышлыгы белән үзебезнең авыл зиратында, әти-әниләр янәшәсендә булды...”
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|