поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.08.2015 Мәдәният

Болгарда төзелә торган кунакханәне «Ага-Базар» һәм «Мин сине яратам» дип атарга тәкъдим ителә

Болгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсына 100 артык исем җибәрелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

Искәртеп үтик, конкурс 11 августта булачак кунакханә территориясендә игълан ителде. Конкурска заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, 5-31 октябрьдә интернетта ачык тавыш бирү үткәрелә, җиңүчеләр 1 ноябрьдә билгеле булачак.
 
“Кунакханә бик матур һәм зәвык белән эшләнгән булачак. Әлбәттә, туры килерлек исем кирәк. Ул исемне ишетү белән кешедә анда бару теләге уянырлык булсын. Ул исем үзенә тартып торырга, риваятьләр, тарих вәгъдә итәргә, урнашу урынын ачып бирергә тиеш. Татарстанда тарих белән кызыксынучы иҗади кешеләр бар, дип уйлыйм”, - диде Сергей Иванов.
 
Аның сүзләренчә, конкурсны оештыручыларга кунакханә исеме өчен кызыклы атамалар килгән. Мисал өчен, конкурста катнашучылар кунакханә комплексы исеме буларак “Гарәб төне”, “Таҗ-Махал”, “Ага-Базар”, “Алтын Урда”, "Идел Болгары”, Атлантида кызы”, "Хан сарае” кебек исемнәр тәкъдим итәләр. “Кунакханәне “Мин сине яратам” дип тә атарга тәкъдим итүчеләр бар. Кайбер катнашучылар кунакханә исеме итеп үз исемнәрен тәкъдим итә. Теләсә нинди вариантларны кабул итәбез”, - дип билгеләп үтте спикер.
 
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе журналистларга белдергәнчә, иң яхшы исемнәрне сайлап алачак эксперт комиссиясе составына конкурсны оештыручылар, фәнни бергәлек экспертлары, тарихчылар, археологлар, туризм тармагы вәкилләре керә. “Безнең бурыч – беренче чиратта, матур үзенә җәлеп итә торган исем алу, ул шул ук вакытта бу урынның тарихына һәм мирасына да туры килергә тиеш. Шуңа күрә эксперт составында төрле даирә вәкилләре”, - дип аңлатма бирде ул.
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдергәнчә, Болгарда төзеләчәк кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс игълан итү идеясен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.
 
“Бүген бер көндә генә барлык объектларны карау, экскурсоводларны тыңлап өлгереп булмый. Бу вакыт таләп итә – диде ул. – Киләсе елдан башлап Болгар зур теплоходлар кабул итәчәк, димәк, туристлар саны да артачак.  Болгарда берничә көнгә калу ихтыяҗы туачак”.

Надежда ГОРДЕЕВА
Татар-информ
№ --- | 21.08.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»