поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
26.05.2009 Хатлар

УКУЧЫ КЕМГӘ КИРӘК?

3 баламның икесе мәктәпне моннан 10-12 ел элек тәмамладылар. Ул чакларда ата-аналар, укытучылар, укучылар белән берлектә үткәрелгән чараларны әле дә еш сагынып искә алам. Бер гаилә кебек күңелле яшәдек, балаларның ничек укуы, һәр хәрәкәт белән хәбәрдар булып тордык. Ата-аналарның җыелышка килмәү очрагы да бик сирәк, сәбәп белән генә була иде.

Үзгәртеп кору җилләре барысын да үзгәртеп бара, ахрысы, хәтта ата-аналарның балаларына, мәктәпкә булган мөнәсәбәтен дә. Шулай дими ни дисең. 8 нче сыйныфта укучы кызымның сыйныф җыелышына барган саен аптырап кайтам. Ел дәвамында нибары 4-5 ата-ана катнашты анда. Ә соңгысында бөтенләй ике кеше генә булдык. Адәм көлкесе! Сыйныф җитәкчесе: “Ата-аналарның җыелышка йөрмәвенә күнектек инде”, – дип сүз башлады. Шулай да, 3 егет, җыелыш барышында кереп, әниләренең килү-килмәве белән кызыксынып чыгып киттеләр. Димәк, балалар әле моңа бөтенләй битараф түгел, күрәсең, алар да борчыла.

Бу күренеш инде гадәтигә әйләнгән, гаҗәп хәл саналмый хәзер. Югыйсә вакыты да кичке сәгать 6 га куела, эштән соң килеп өлгерергә була. Ә сыйныф журналына күз салгач, кайбер ата-ананың эчендә җаны бар микән дип уйлап куясың. Ничек инде балаң укыган мәктәпкә, ялгышып кына булса да, елга бер тапкыр сугылып чыкмассың! Үзеннән-үзе бүгенге укучы кемгә кирәк соң дигән бик тә урынлы сорау туа. Ата-анасы елга бер тапкыр да килеп күренмәгән баланы укытучылар ничек күңеле үсеп укытырга тиеш икән? Ә бит мәктәптән күпне таләп итәбез. Кайберәүләр: “Баланы “школ” тәрбияләргә тиеш, укытучылар нәрсә карый?” – дип кырт кисеп сөйләшергә ярата. Мәктәп белән ата-ана арасындагы чылбыр өзеклеге нәрсәгә китергәнлеге хакында сүз куертып торасы юк. Еш кына тәртип бозучылар, җинаятькә юлыгучылар каян килеп чыга микән дип баш ватабыз. Әллә ни ерак китеп уйларга кирәкмидер. Бәхеткә, сыйныфыбыз артык активлыгы белән дан тотса да, әлегә андый яман хәлләр күзәтелми. Әмма алдагы тормышка бүгеннән гарантия дә биреп булмый.

 

Ә җыелышка йөрмәгән ата-ананы “2”ле куеп куркытып та, баласы белән кызыксынырга  мәҗбүр итеп тә булмый. Әлегә мәгариф системасында андый кагыйдәләр каралмаган. Шулай да, йөгәнне бөтенләй үк кулдан ычкындырмас өчен ата-аналарның мәктәпкә, балаларына ваемсызлыгына битараф калмаска иде. Бер гаиләдәй булып яшәүгә ни җитә!

  


Айгөл НУРИЕВА
Ирек мәйданы
№ 20 | 22.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы