|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2015 Җәмгыять
Ике тапкыр гына кисәтәм...Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы бирү өчен татар түгел, ә урыс мәктәбендә укырга кирәк. Бу – бүген әти-әниләрнең фикере. Ә татар мәктәбендә белем алганнар ни уйлый? Без газета битләрендә туган телдә белем алуга багышланган сәхифә булдырдык. Беренче кунагыбыз – Казан федераль университеты галиме, математика белгече Әнис Галимҗанов. – Әнис әфәнде, бүген татар әти-әниләр балаларын, БДИ бирәсе бар дип, урыс мәктәбенә бирә... – Бу аларның ни дәрәҗәдә төптән уйлап бетермәгәнлекләрен күрсәтә. Элегрәк Мәгариф министрлыгына БДИ нәтиҗәләрен сорап мөрәҗәгать иткәнем булды. Җавап кына бирмәделәр. Ә андагы хезмәткәрләр татар мәктәпләре тәмамлаганнарның имтихан баллары югарырак булуын үзләре үк әйтеп тора. Без университетта ноябрь-декабрь айларында беренче курс студентларының белемнәрен кабат сынап карыйбыз. Моннан берничә ел элек математика буенча имтихан уздырдык. Ул вакытта татар бүлеге бар иде әле. Андагы студентларның БДИ билгеләре рус бүлегенекеннән түбәнрәк иде. Ә кабат БДИ биргәндә, татар бүлеге студентлары үзләренең билгеләрен раслады, урыс бүлегенеке исә элеккеләреннән сизелерлек түбән иде. – Сез Балтач районында саф татар мәктәбен тәмамлагансыз. Тормышта урыс телен кулланганда кыенлыклар булдымы? – Бернинди авырлык та очрамады. Беркайчан да үкенмәдем, сөенәм генә. – Шулай да бүген урыс мәктәбендә укыр идегезме? – Мин бит Татарстанда, татар авылында туып үстем. Мин беренче класска кергәндә, Аллага шөкер, безнең алда сайлау мөмкинлеге юк иде. Әгәр ул вакытта сайлау мөмкинлеге булып, әти-әни көчләп урыс мәктәбенә алып барса, башта барып керер идем, билгеле. Соңыннан барыбер татар мәктәбенә күчәр идем. Унынчы класска Чепьяга төшкәч, мәктәп директоры (мәрхүм Яппаров абый, урыны җәннәттә булсын) мине урыс классына керергә кыстады. Кермәдем. Күрше авыл балалары белән татар сыйныфында белем алдым. Бөтен фәннәр татарча булды. Ә үземнең балалар укыган мәктәптә татар сыйныфы ачтырдык. Ачмасалар, балаларны укытырга Казаннан авылга алып кайта идем. – Мәктәптә урыс телен тиешле дәрәҗәдә өйрәттеләр дип уйлыйсызмы? – Әйбәт укыдым, бәлки алай ук кирәкмәгәндер дә. Мин бит өч мәктәптә укыдым: Чутай, Нөнәгәр, Чепья мәктәпләрендә. Тормышта юнәлеш биргән ике укытучым бар: математика укытучысы, сыйныф җитәкчебез Гаязетдин абый һәм физика укытучысы Алкин Разит абый. Икесе дә мине Нөнәгәрдә укытты. Без, заправкага баручы машиналарга утырып, мәктәпкә иртәнге сәгать җидедә үк килеп җитә идек. Гаязетдин абый шул вакытта килеп, безнең белән сөйләшергә, аңлап җиткермәгәннәргә аңлатырга вакыт таба иде. Математик булуым белән мин аңа бурычлы. Разит абый исә өенә чакырып, сирәк очрый торган китаплар бирә, без, озаклап, дөнья хәлләре турында сөйләшә идек. Физикадан ике тапкыр республика олимпиадасында җиңүем – аның хезмәте. Икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын. – Көнгә ничә сәгать татарча сөйләшәсез? – Урысча сөйләшкәнем юк диярлек. Эштә (университетта) барысы да татарча белә диярлек, белмәгәннәре дә минем белән татарча сөйләшергә тырыша. Өйдә тулаем татарча, ә урамда мин бик аз булам. Русча сөйләшү күп дигәндә унбиш минут – ярты сәгатькә җыела торгандыр. Лекцияләр – урысча атнага ике-өч була, калганнары – татарча, икенче курстан башлап әлегә татар төркеме бар. Кызганыч, быел беренче курста математика укытучыларын татар телендә әзерләү туктатылды. Мәскәү бюджет урыннарын бирмәде, ә республикада татарча укыту өчен 5 миллион сум акча таба алмадылар. – Балаларыгыз татарча беләме? Гаиләдә нинди телдә аралашасыз? – Билгеле, татарча. Балалар да, киленнәр дә, оныклар да татарча сөйләшә. Балалар бакчага йөри башлагач, безнең өйдә бердәнбер тел – татар теле, дидем. Кечкенә бит әле алар, бакчадан кайткач, урысча сүзләр дә ычкындыралар иде. Мин ике тапкыр кисәтәм, өченчесендә авызыгызга сугам, дип куркыттым. Оныкларга кул күтәрелми, инде тел белән генә әйтәбез. Урыс сүзләре кыстыру күзгә күренеп кими, татарча уйлыйлар, сөйләшәләр. – Гаиләдә татарча сөйләшеп тә урысча аралашучы балалар бар. Ә без, барысы да гаиләдән килә, дибез... – Димәк, аларны гаиләдә икейөзле булырга өйрәткәннәр. – КФУ студентлары татарча беләме? – Билгеле, тырышалар, ләкин бу күбрәк җитәкчеләрнең татарча сөйләшергә тырышуы шикелле: алар урысча уйлыйлар, шуны татарчага тәрҗемә итеп баралар. Шулай икәне сизелеп тора. Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: туган телгә мөнәсәбәт хәзер яхшырак, ләкин аны өйрәтү тормышка ашырылмый. Татар телен туган тел дип саныйсың икән, син аны куллан, татарча сөйләш, уйла, яз, татарча укы, тапшырулар кара, тыңла. Тел ул – аралашу чарасы, эш чарасы булырга тиеш. – Авылда мәктәпләрне кыскартуга карата фикерегез ничек? – Билгеле, әгәр балалар саны бик аз икән, тулы канлы урта мәктәп тотып булмый. Чөнки балалар коллективта тәрбияләнергә тиеш, көндәшлекне тоярга, ярышырга өйрәнергә һ.б. Ләкин районда берничә база мәктәбе калдыру белән генә килешәсе килми. База мәктәбендә белем бирү яхшырак дигән нәрсә – уйдырма ул. Барысы да укытучыдан, коллективтан тора. Мәсәлән, безнең авылда төп урта мәктәпне оптимальләштергәндә, андагы укучылар саны кайбер мәктәпләргә караганда күбрәк иде. Төп сәбәп – мәктәп бинасы авария хәлендә. Аннан соң инде ничә ел үтте, район башлыгы алышынды, мәктәп һаман да төзелми, башлангыч сыйныф укучылары шул бинаның бер өлешендә укуын дәвам иттерә. Аннан соң, авылда мәдәният учагы, эш тә булу кирәк. Мәктәп ябылуга ук, безнең авылдан бер яшь гаилә шәһәргә күчеп китте. – Мәгариф министры булсагыз, милли мәгарифтә нинди яңалыклар кертер идегез? – Иң беренче милли мәгарифне булдырыр идем. Моны, мәгариф министры булып эшләгәндә, остазым Васил абый Гайфуллин эшли башлаган иде һәм бу өлкәдә күп эшләр башкарды ул. Аннан соңгылар исә... Әйтмим инде, барыбер язмассыз. Кыскасы, мин Васил абый эшен дәвам иттерергә тырышыр идем. – Туган телендә сөйләшмәүче татарларга карата мөнәсәбәтегез нинди? – Син Татарстанда торып, татар булып та туган телеңдә аңлаша алмыйсың икән, димәк, син дөрес яшәмисең. Туган телеңне, янәшәдәге кешеләрне хөрмәт итмисең. Әгәр теләп тә өйрәнә алмыйсың икән, син башсыз, чөнки йөзләп сүзне өйрәнә алмау өчен юләр булырга кирәк. – 1990 нчы елларда азрак “дилбегә бушатылгач”, милли күтәрелеш булды һәм ул чагында барлыкка килгән мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмады. Аннан соң эшләр кирегә китте һәм без хәзер “өчле-тугызлы” законнар чорына кердек. Узганнарны сагынудан файда юк, яңадан мөмкинлек туса, ул вакыттагы хаталарны кабатламыйсы иде. Һәм киләчәк өчен татарча уйлый, сөйләшә белгән яшьләребезне саклап каласы иде. Хәзер исә үсеш турында түгел, саклану турында уйларга кирәк. – Милли җанлы булуыгыз өчен еш сүгәләрме?
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|