поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
26.05.2009 Авыл

КАДЕРСЕЗЛЕК НИДӘН БАШЛАНА?

Бүген берәүгә дә җиңел түгел. Аеруча авыл җирендә яшәүчеләргә авырга туры килә. Эшләп тапканның бәясе юклыгы да үзәккә үтә. Адым саен гаделсезлек, җитешсезлекләрдән җаны әрнегәннәр кулына каләм ала. Пай җирләрен арендага алучылар үз вәгъдәләрен үтәмәгәндә, хезмәт хакы түләнмәгәндә тагын ни эшләргә кала? Өстәвенә халык ышанычын аклыйсы урында кайбер түрәләрнең иң элек үз мәнфәгатьләре турында кайгыртып яшәве үзәкне өзә.

Түзәр чама калмады

 

Чүпрәле районында гаҗәеп сабыр, хезмәт сөючән, булдыклы халык яши. Әмма һәр түземлелекнең чиге була шул. Чүп­рәлеләр дә ике ел элек үзләренең үҗәтлекләре нәтиҗәсендә теләгенә иреште. Берничә тапкыр автобусларга төялеп Казанга килеп, Кремль каршына пикетлар белән чыгучылар да алар булды. Нәтиҗәдә 2007 елның 18 июлендә депутатларның Чүпрәле районы Советы муниципаль район башлыгын үз вазыйфаларыннан азат итте. Җәүдәт Гафуровның күпкырлы "эшчәнлеге" хокук саклау органнары тарафыннан тикшерелеп, район башлыгының чыннан да җинаять юлына басуы раслангач, ул берничә елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Эш урыныннан явызларча файдаланып төрле махинацияләр ярдәмендә 16 миллион 500 мең сум бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итүче баштарак "Таттрансгаз"ның генераль директоры урынбасары иде, ә соңгы вакытларда "Алтын Башак" акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең киңәшчесе булып эшли.

 

Чүпрәле районына исә башлык итеп Яшел Үзәннең "Остин" җаваплыгы чиклән­гән җәмгыятьтә, берничә ай Буа шикәр заводында, аннары "Яңа шикәр технологияләре" һәм "Борындык" элеваторында тәҗрибә тупларга өлгергән Тимур Ногуманов билгеләнә.

 

Бүген Чүпрәле районыннан республиканың төрле оешмаларына, шул исәптән газета-журнал редакцияләренә дә җан өшеткеч хат-хәбәрләр килә. Хат авторлары инде республика җитәкчелегенә генә түгел, Россия Федерациясе Президенты Д.Медведевка кадәр барып җиткән.

 

"Ватаным Татарстан" редакциясенә 2009 елның май аенда шундый эчтәлектә дистәдән артык хат-хәбәр алынды. "Республика Татарстан" редакциясен дә әйләнеп үтми чүпрә­леләр. Нәкъ менә шуңа да ике редакциянең биш журналисты катнашында берләштерелгән рейд белән без Чүпрәле районына сәфәр кылырга булдык.

 

Хатлардан өзек: "Районыбызда яңа җитәк­че билгеләнгәч, өметләребез зурдан иде. Тик аның да бармагы үзенә таба бөгелә икән шул. "Центральное", "Алешкино", "Дружба", "Дементьево", "Восход" һәм "Ирек" хуҗалыкларын таркатып, "Колос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзеделәр. Хәзер бөтен булган мал-мөлкәтләребез алар кулында, чөнки "Колос" җәмгыятенең оештыручысы – Тимур Ногумановның әтисе".

 

Хат авторлары раславынча, әлеге алты хуҗалыкта үстерелгән барлык уңыш кырлардан туры "Борындык" элеваторына озатыла. Халыкка пай җирләренә тиешлесе дә бирелми. Инвестор килгәч, уңай үзгәрешләр урынына киресе күзәтелә икән.

 

Моның шулай булуын Чүпрәле районы прокуратурасы да раслый. Район прокуроры карары белән әлеге оешмага карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар буенча кодексның 5.27 маддәсе нигезендә административ эш тә кузгатылган. Тикшерүләр күрсәтүенчә, "Колос" җәмгыятендә озак ва­кыт­лар дәвамында эшләүче сигез йөздән артык кешенең берсе белән дә килешү тө­зел­мәгән. "Колос" җәмгыяте директоры ­А.Станкевич бу хәлне үзенең "буш вакыты булмавы" белән аңлата! Нәтиҗәдә сигез йөздән артык кеше үзенең күпме хезмәт хакы алырга тиешлеге, күпмесе һәм ни өчен тотып калынганын да белми эшләргә мәҗбүр. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, җитәкчегә карата инде җиде административ эш кузгатылып, зур суммада штраф салынса да, әлегә уңай үзгәрешләр күренми икән. Һәрхәлдә, "Колос" җәмгыятенә кергән авыллардан килгән хат-хәбәрләр шуны раслый.

 

"Түзәр әмәл калмагач, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Килеп үзегез күрмәсәгез, бездәге хәлләргә кеше ышанырлык түгел. Авылыбыз упкын төбендә", – дип язалар "Колос" җәмгыятенә керүче Зур Чынлы авылыннан.

 

Чынлыдагы хәлләр чын икән

 

Әлеге авылга барып чыгу мөмкинлегебезне халыкка юлга чыгар алдыннан гына хәбәр итә алдык. Юлны белмәү бәласе – бу авылга Ульян өлкәсе аша барырга туры килде. Хәер, турыдан асфальт юл юк та икән әле. Ә халык көткән: без килгәндә машина-трактор паркында җыелган халык гөж килә иде. Килә-килешкә үк үзебезгә дә бераз "эләкте". "Белгән булсак, бөтен авыл клубка җыйналган булыр иде", – диләр.

 

Авыл очындагы ферма биналары, каралты-куралар игътибарны әллә каян җәлеп итә икән. Сугыш узган диярсең: ватылган да җимерелгән. Җыелган халыкның да кәефе шундыйрак: шырпы сызсаң, дөрләп кабыныр сыман.

 

– Бездәгедән дә аянычрак хәлле авыл Татарстанда юктыр,– ди сугыш һәм хезмәт ветераны Кәшшаф ага Җәлалов. – Банкрот дигән булып, колхозның бар мал-мөлкәтен таратып бетерделәр. Мал пае дигәне дә бар бит әле. Безнең гомер буе колхозда җыйган мал-мөлкәтебез урау юллар аша намуссыз кешеләр кесәсенә кереп югалды.

 

Мидхәт Шәрәфетдинов: "Пай җирләрен бүлешкәндә халыкка мәгълүмат биреп торуны кирәк санамадылар. Кайберәүләргә, тиеш була торып, җир кишәрлекләре бирелмәде. Югыйсә бездә җир җитәрлек бит. Нигә шулай халыкны рәнҗетергә?"

 

Камил Хәйретдинов: "Бу "Колос" дигән инвестор каян килеп чыкты соң әле? Колхозда калган бурычлар түләнми. Пай җирләренә тиешле хезмәт күрсәтелми. Ул Станкевич дигән кеше авылга килеп бер күренерме икән?"

 

1996 елдан бирле пай җирләре өчен түләү дә юк, булышу да юк. Җирләребезне чәчәләр, уңышын җыеп китәләр дә вәссәлам! Бәндәләрдән булмаса, Ходайдан курыксыннар иде хет..."

 

Шәүкәт Хисаметдинов: "Май аенда 60 яшем тулды. Колхозда ничә еллар аласы бурычым бар – 28 200 сум. 7 майда юбилеем уздырырга әзрәк булса да бирмәсләрме дип барган идем. Сөйләшмиләр дә..."

 

Мансур Йосыпов: "Февраль аенда "Колос" агрофирмасы генераль директоры А.Станкевич янына барган идем. Пай җирләре өчен безгә тиешлесен сорарга. Артыма утыра яздым. Безнең җирләрне файдаланган өчен бездән салым түләтәләр! Бу кадәр гаделсезлек, хурлыкны ничек күтәреп яшәргә?!

 

Тавыкларга берәр капчык булса да бодай бирмәсләрме, дип ничә ел өметләнәбез. Әнә арпа алыгыз, диләр. Арпаны бит тавык ашамый".

 

– Ашлык кая китә? Сезнең хуҗалыкта меңнәрчә гектар чәчәләр түгелме соң?

 

– 4500 гектардан артык җиребездән файдаланалар. Амбарларда бер бөртек калмый. Туп-туры "Борындык" элеваторына алып китәләр. Анысы да бит үзләренеке. Алты хуҗалыкны банкрот ясап, хәерче хәленә җит­кәнче талап бетерделәр. Эш күрсәткәннәре юк. Вәгъдәләр тау кадәрле...

 

Исхак Сәлахов: "Печәнлекнең 1 сутые өчен 70 сум түләргә. Саламны күрергә дә юк. Терлек асрарга рәт калмады. Без карчыгым белән икебез дә инвалид. Дару алырга бераз ярдәм итмәссезме, дип март аенда Андрей Леонидович янына барган идем. Югыйсә тиешлесен сорыйм. Гариза яз, ди. Яздым. Бүгенге көнгә кадәр берни юк".

 

Әхмәт Шәкүров: "Һич югы бәрәңге бакчаларыбызны сукалап бирсеннәр иде. Ничә еллар вәгъдә итәләр җыелышта. Глава да бу турыда әйтте. Сүзләрендә тормыйлар. Ә без ни эшли алабыз?"

 

Энгель Фәхретдинов: "Авылда сыерлар бетә. Асрауның мәгънәсе калмый бит. Сөтне моңарчы 5 сумнан җыйдылар, май аенда 3 сум буласы ди. Авылда эшләгән кешенең 6 ел инде хезмәт хакы күргәне юк. Пенсия алучың булмаса, ачтан үләргә генә кала..."

 

Ашлыкны алып китү – бер хәл, аны әрәм-шәрәм итәләр. "Борындык" элеваторында һәр яз күпләп янган икмәкне янәшә чокырларга түгәләр икән. Без бу кадәрлесен дә шулай ук урынга барып ачыкларга булдык.

 

Кадерсез икмәк

 

"Колос" җәмгыяте, алты хуҗалыкны үз канаты астына алса да, инвестор буларак бу авылларда әллә ни кырганы юк икән. Элеккеге "Алешкино" хуҗалыгы кырларының шактый өлеше сары келәм кебек ерактан күренә. Узган елдан бирле сөрелмәгән дисәк, былтыргы уңыш икән. Күз күреме адаша торган кырларда узган елгы уңыш иңрәп ята.

 

– Беренче май алдыннан, Казаннан килергә тиешле җитәкчеләр күзенә чалынмасын дип, иген кырларын яндырдылар. Елга буйлатып үрмәләгән ут авылыбызны көлгә әйләндерә язды, – ди янәшәдәге Задур авылында яшәүче абзый. – Авылыбызның ун хуҗалыгы янып бетте.

 

Әлеге агай әйтүенчә, районның Кәкерле авылы янындагы кырларда да узган елдагы игенне яндырып, әздән генә фаҗига булмый калган. Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән генә бәла-казадан котылганнар. Без ул кырларны кинога да төшереп алдык. Га­дәттә, журналистлар килеп киткәнне белгәч, күп мәсьәләләр тиз арада хәл ителә бит. Озак вакытлар дәвамында сөрелмәгән җирләрне дә "ялт" иттереп куялар. Теләгәндә булдыралар анысы. Тик кайбер инвесторлар авылга эш күрсәтергә түгел, кесә калынайтырга гына килә шул. Нәтиҗәдә Чүпрәле районы хуҗалыкларындагы кебек уңдырышлы җирләр кысыр кала, чәчелгәнен җыеп та алмыйлар.

 

Кызганычка каршы, "Борындык" элеваторында да аяныч хәлләр расланды. Элеватор артында тау-тау булып яткан көшелләр, чыннан да, ашлык өемнәре булып чыкты. Борындык станциясендә яшәүчеләр әйтүенчә, мондый көшелләр бу урыннарда һәр язда барлыкка килә икән.

 

"Борындык" элеваторында эшләүче бер хезмәткәр (мәгълүм сәбәпләр белән исемен атамауны үтенде) әлеге хәлне бөртекләр­не киптерү технологиясе бозылу белән аңлата. "Быелгы язда 40 миллион сумлык ашлык әрәм булды", – ди ул.

 

"Борындык" элеваторы дөнья стандартларына туры килүче иң югары җитештерүчәнлеккә ия технологияләр белән җиһазландырылган. Шулай булгач, ни сәбәпле шулкадәр зур хезмәт куеп үстерелгән икмәк юкка чыгарыла? Үз күзләребез белән күрмәсәк, без бу хәлләргә ышанмаган да булыр идек.

 

Без генә түгел, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, шул исәптән "Идел буе азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Л.Хөснуллина ("Борындык" элеваторы алар составында) күп күләмдә бозылган ашлыкны чүплеккә чыгару факты белән килешми.

 

– Өч атна элек кенә "Борындык" элеваторында булдым. Анда бернинди бозылган ашлык юк, – ди.

 

– Әгәр күпмедер күләмдә ашлык бозылуга юл куелса, бухгалтериядә тиешле документлар булыр иде, – ди "Борындык" элеваторы баш бухгалтеры Азат Гаффаров.

 

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Ногуманов барысыннан да кискенрәк: "Сез әйткән хәлләрнең безнең районда булуы да мөмкин түгел", – ди.

 

Кем әйтмешли, ышанма күзеңә, ышан сүземә! Чүпрәледәге бу күңелсез хәлләрнең булмавына без дә сөенер генә идек тә бит. Ул чагында укучыларыбыздан үзәк өзгеч хатлар да килмәс иде. "Бездә барысы да яхшы", – диеп кенә кимчелекләр кимеми шул.

 

Д.Бунтуков фотосы.

 


Камил СӘГЪДӘТШИН, Фәридә АБИТОВА
Ватаным Татарстан
№ 97 | 23.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы