|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2015 Язмыш
Бәхетемне чит гаиләдә таптымНиләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләгәннәрне ишеткәч, дөньяга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була. “Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч, шәһәргә китәргә булдым. Авылны, әти-әнине, сөйгән ярымны ташлап китү миңа бәхет китермәде, – дип сөйли ул узган тормышы турында. – Әхәт абыең карап торышка ыспай гына гәүдәле егет, миннән биш яшькә олырак та әле. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, ике айлап очрашып йөрдек тә өйләнешеп куйдык. Никах укыттык, әмма туй булмый калды. Баксаң, Әхәтем гаиләле кеше икән. Хатыны бар, ике кызы үсеп килә. Законлы рәвештә аерылышмаганнар да үзләре. Шулай итеп, мин әлеге йортка икенче хатын булып килеп кердем”.
Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|