18.08.2015 Авыл
Чөнки безгә шундый заман килде...
- Мин Фәһимәмне күрше Байтуган авылына баргач оч¬раттым. Ул иңенә чиләк-көянтә асып, чишмәдән су алып кайтып килә иде. Чибәр бул¬гандыр инде, бер күрүдән үк гашыйк булганымны сизми дә калдым, - дип исенә төшерә яшьлек елларын Иске Усман авылында яшәүче Рәшит ага Хөббәтов.
- Кызны көн саен күрәсем, сөйләшәсем килә иде. Иске Усманнан Байтуганга еш йөреп булмый шул. Шулай кызны сагынып йөргән көннәрнең берсендә кибетебезгә керсәм, ни күрим: кибетче урынында Фәһимәм басып тора. Аны бирегә сельподан эшкә билгеләгәннәр икән. Шуннан соң без аның белән тагын да ныграк дуслашып киттек.
Мин колхозыбызда ат караучы булып эшләгәнлектән, кызны әти-әнисе янына ат җигеп илтә идем. Сельподан товар алып кайтырга кирәк булганда да ярдәмгә ашыгам.
Шулай йөри торгач, без өйләнештек. Мин авылыбызның комсомол секретаре идем ул чакта. Никахны качып кына укытырга туры килде. Райкомнан килеп, мулла бабайдан: “Син алар¬га никах укыдыңмы?” - дип сорап йөргәннәр икән. Тик ул: “Мин укымадым, ул кызны күрше авылдан алды бит”, - дип җавап биргән. Менә нинди авыр заманнар иде бит. Шулай булса да, динебездән тайпылмый яшәдек, - дип дәвам итте сүзен Рәшит ага.
- Хатынымнан бик уңдым мин. Фәһимәм тырыш та, эшчән дә булды. Кайнанасы белән дә бик тиз уртак тел тапты. Әнкәй кунакка барса да, бик озак тоткарланмый, яраткан килене янына кайтырга ашыга иде.
Рәшит абый һәм Фәһимә апа белән сөйләшеп утырганда, күзем стенада эленеп торган ике фотосурәткә төште.
- Бу сезнең улларыгызмы әл¬лә? - дигән соравыма Рәшит ага:
- И сеңелем, яраларны кузгатма инде. Кече улыбыз Фәрит унике яшендә фаҗигале төстә үлеп китте. Аңардан истәлеккә бары тик гармуны гына калды. Бик сораучылар булса да, гармунны сатмадык.
Ә менә монысы олы улыбыз Шәһит. Хәзерге көндә Татарстанда үз гаиләсе белән яши. Безнең хәзер өч киленебез булды. Чөнки ике оныгыбыз да өйләнде. Бер оныкчыгыбыз да бар инде. Әле күптән түгел генә барысы да бергәләп кунакка кайтып киттеләр. Коръән мәҗлесе үткәрдек. Безгә ак мунча өлгертеп киттеләр.
Шунысы күңелле, биш яшьлек оныкчыгыбыз саубуллашканда:
- Әбием, бабам, мин сезнең янга тагын кайтырмын әле, - дип әйтеп китте. Оныгымның баласы балдан да татлы икән ул.
- Рәшит абый, әйтегезче, гомер ничек үтте соң?
- Әйбәт, бик әйбәт, сеңелем. Мин озак еллар терлекчелек өлкәсендә эшләдем. Ә Фә¬һимәм, кибеттән киткәч, сыер савучы булды. Колхозыбыз без эшләгән вакытларда гөрләп тора иде. Иң мөһиме - эшләргә эш бар иде. Ә хәзер яшьләргә бик авыр, авылда эш булмагач, күпләр зимагурдай чит җирләрдә азапланып йөриләр. Бездән соң авылыбыз яшәрме, юкмы - белмим. Менә шунысы күңелне гел тырнап тора.
Мин озак еллар йортымда ат асрадым. Соңгысын күптән түгел генә сатып җибәрергә туры килде. Шулкадәр авыр булды бу миңа. Атым үземә генә түгел, авылдашларыма да хезмәт итә иде бит. Ә хәзерге яшьләр ат кына түгел, сыер да асрый алмыйлар, чөнки безгә шундый заман килде, - дип сүзен тәмамлады Рәшит ага.
Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 18.08.2015