|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2015 Фаҗига
Теләче районында бер хатын үз йортына ут төрткән (ФОТО)5 август көнне 14 сәгать 40 минутта район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылыннан хәбәр керә. Биредә яшәүче бер хатын-кызның йорты януы турында күршеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлешен саклап калуга ирешәләр. "Саба таңнары" газетасы хәбәр иткәнчә, янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. «Янгынның сәбәпчесе – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 1981 елгы хатын-кыз. Ул йортын яндыруга алдан әзерләнгән дип фаразлана, чөнки киемнәрен җыйнап күршесенә кертә, документларын авыл кибетендә калдырып китә. Көпә-көндез йортын йозакка бикли һәм тәрәзәне ачып кереп йорт эчендәге чаршауга ут төртеп кире тәрәзәдән чыгып кача. Йортның түбәсе яртылаш янды, агач веранда тулаем янып бете, өйнең эчендә ут төрткән урынына зур зыян килә, шул урында түшәм һәм йорт эчендәге җиһазлар янды», - ди Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин.
--- |
Иң күп укылган
|