поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.08.2015 Әдәбият

Кичә яраттым (ХИКӘЯ)

Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Матур гына комлыкта уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә, аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар. Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре дә юк, урамга бергә чыгарга абыйсы да юк. Их, абыйсы булса, урамга чыккач усал малайларны кыйнап җибәрер иде. Менә аннары Данил ком сибеп карасын — күрмәгәнен күрер иде ул.

Кыз бүлмәгә елап килеп керде дә, башта раковина каршына басып башындагы комны коеп төшерде, кич әнисе кайткач тагын орыша инде хәзер. Бу башыңнны нишләттең дияр. Битен юып телевизор кабызды да, Зәринә диван почмагына утырды. Телевизор да карыйсы килми хаман, үксеп – үксеп алды. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә әнисе белән икесе яшәп яталар менә шулай. Бүлмәдә әллә ни җиһаз да юк. Стенка кебек кенә бер шкаф тора. Утырып ашарга икесе сыярлык кечкенә өстәл. Җыелмалы диван. Шуның белән шул бугай. Кеп–кечкенә бүлмәгә тагын ни куясың. Зәринә быел көз укырга барасы, бакчага йөрми, шуңа күрә әнисе эштә булганда, кыз көне буе берүзе бүлмәдә. Холодильникта пешереп куйган ризык бар, тефаль чәйнегендә чәй дә кайната белә. Ач утырмый, үзен-үзе көйләргә күптән йөрәнде ул. Күптән инде башка балалар кебек олылар ярдәмен бик көтеп утырмый. Өйдә утырып туйса, урамга уйнарга чыга. Тик менә усал малайлар гына иркенләп уйнарга ирек бирми. Их, абыйсы булса икән аның. Зәринә тагын авыр сулап көрсенеп куйды.
 
Гөлгенә эштән кайтып керү белән диванга күз төшерде. Кызы әнисенең шәлен ябынып йокыга чумган икән. Хатын шыпырт кына килеп кызы янына чүгәләде, аннары сак кына башына кагылды. Зәринәнең чәч аралары тагын ком белән тулган, елап та алган сабые. Тагын урам малайлары кыерсытканнар кызын. Гөлгенә көрсенеп куйды, яклаучы булмагач читен шул кызына. Менә җәйгә әби-бабай янына кайтара алмый ул кызын. Чөнки Гөлгенә интернатта үсте сабый чагыннан ук. Әти-әнисен бөтенләй белми ул. Әнисе аннан баш тарткан вакытта исеме Гөлгенә дип язган, әнисеннән бары шул гына истәлек — исеме генә бар. Үсмер чакта әнисен эзләп карады әнисен тик каян табасың инде аны. Бер нинди адрес калдырмаган. Ачу сакламады әнисенә Гөлгенә, чөнки ул ханымны бер кайчан күргәне юк аның. Ә күрмәгән-белмәгән кешегә ачу тотып булмый.
 
Аннары менә унберенче классны укып бетергәч шушы тулай торактан бүлмә бирделәр. Шушында ук торып поварга укып чыкты. Аннары мәктәп ашхәнәсенә эшкә керде. Акчасы әллә ни күп түгел, җитә очын-очына ялгап барырга. Эшли башлагач бүлмәсе дә булгач, Гөлгенә кичке клубларга да йөреп карады. Интернаттан котылган кыз, олы тормышка өйрәнмәгән, тәрбияче апалар да барсын да төшендереп бетерә алмады. Иң беренче очраган кара чәчле егеткә үлеп гашыйк булды кыз. Егет тә аның бер алдына бер артына төште. Гөлгенәнең үз бүлмәсе булгач бик җайлы булды. Өстә әти-әни тормый бит. Ахыры шуның белән бетте— егеттән менә Зәринә калды. Аның авырга узуын белүгә сөйгән ярдан җилләр исте, бүтән кыз янына килмәде, юкка чыкты. Тик инде үкенеп ни эшлисең, карнындагы баланың җанын кыймады Гөлгенә. Әтисе кебек кара чәчле кыз алып кайтты. Үз әнисе кебек баладан баш тартмады. Әнисез ничек читен икәнен ул бик яхшы белә. Үксез балачакны үз кызына теләмәде. Больницадан алданган кызны бергә эшләгән апалар килеп алдылар. Такси да ялгаганнар. Аннары ки
ңәшләрен дә биреп тордылар,сабый баланы ничек тәрбия итәсен бөтенләй белми иде шул.
 
Алга таба инде Гөлгенә бар тормышын шушы кызы өчен багышлады. Аның янына ялгыз ирләр, егетләр дә килгәләп кармак салып карадылар. Тик ханымга акыл кергән, аларны куып кына чыгарды бүлмәдән. Һаман повар гына булып эшләргә теләмәде Гөлгенә, читтән торып программистка укып чыкты. Инде күптән мәктәптән китеп трамвай депосында отдел кадров начальнигы булып эшли, акча ягы рәтләнде. Тик менә кызын гына калдырыр җире юк. Кыз үзе күптән ияләнде үзе генә торырга. Шулай да ялгыз хатынга бик читен.
 
Зәринә әнисенең башына кагылуын сиземләп күзләрен ачты да, елмаеп җибәрде.
 
—Әни кайтты – кыз кулын сузып Гөлгенәнең муеныннан кочаклап алды.
 
—Кайттым, кызым, кайттым – Хатын кызын кочаклап күтәрде дә алдына утыртты. – Син ашадыңмы көндез, кызым?
 
—Ашадым, әни башка ботка пешереп калдырма әле, туйдырып бетерде инде.
 
—Нәрсә пешерим соң алайса?
 
—Белмим, ну берәр башка нәрсә пешер инде, яме.
 
—Ярар тырышып карармын инде алайса, тик башта сине юындырып аласы булыр, чәч араларың ком гына, каян шулай комга коендың тагын.
 
—Данил сипте аны, – Зәринә кабат елыйсы килеп авызын турсайтты.
 
—Һаман шул усал малай мени әле, урамда тотсам кирәген бирәм әле мин аны.
 
—Әни, ник безнең әти юк? Әнә Данилның әтисе бар, Камиләнең абыйсы да, әтисе дә бар. Данил аңа тими. Тисә абыйсы хәзер аның кирәген бирә. Безнең беркем дә юк. Син ник хаман йә әти, йә миңа абый алып кайтмыйсың. Алар булса, Данилны җиңәрләр иде.
 
Мондый сүзләрне кызыннан көтмәгән иде Гөлгенә, каушап калды хатын. Ни кылырга белмичә Зәринәнең башыннан алып аны күкрәгенә кысты.
 
—Әни, җибәр әле, суларга һава юк ич. Алып кайт инде әни өйгә миңа бер абый һәм аннары бер әти.
 
—Алай барсын да берьюлы каян гына табып бетерим икән, кызым, — Гөлгенә шаярган булып сүзне икенче якка борырга тырышты.
 
—Син аны Камиләнең әнисеннән сора, яме, аның әнисе белә. Ул алып кайткан әнә Камиләгә әти дә, абый да.
 
—Ярар, кызым, менә күргәч сорармын инде, каян алалар икән аларны, яхшымы? Аннары мин дә шунда барып карамын, бәлки безгә калгандыр әле.
 
—Урааа! – Зәринә, шатланып, әнисең муеныннан кочаклап алды.
 
Ә Гөлгенәнең күзләре яшьләр белән мөлдерәмә тулдылар. Кызына күрсәтмәс өчен ул раковинада битен юуган булды. Ярар, бүген шулай шаян якка кызының уйларын бора алды. Тик бит ул көннән –көн үсә бара. Бу турыда кызы белән ныклап сөйләшәсе көннәрне вакыт көн саеп якынайта.
 
Инде йокларга ятканчы Зәринә такылдаудан туктамады.
 
—Әни, син әти алып кайткач, ул кайда йоклар икән. Абый белән миңа урын булыр микән. Аннары бергә әтиләр авылына кайтабыз, яме. Алайса Камилә генә авылга кайта. Минем бер дә авылга кайтканым юк. Сразы икенче көнне үк әтиләр авылына кайтырбыз бит иеме?
 
Ник әти алып кайтырга дип ризалашканына үзе борчылды Гөлгенә. Кем генә теленнән тартты икән аны, ә? Менә хәзер баланы туктатыр җай юк. Бер тынгы белми тәтелди.
 
—Ярар, ярар, кызым — дип кабатлаудан башка чарасы калмады. Көчкә йоклата алды кызын.
 
Иртәгенсен шыпыпрт кына торды Гөлгенә, тиз генә җыенып эшенә китте. Кечкенә бүлмәдә Зәринә тагын берүзе йоклап калды. Кичә төнгә кадәр хатын гөбәдия пешерде. Әйдә инде, кинәнсен бераз кызы. Бәлки, тәмле әйбер белән бераз онытып торыр әнисе уйламый—нитми генә биргән вәгдәсен.
 
Зәринә уянганда кояш күптән төшкә якынлашкан. Кыз торып битен юды да өстәл янына килде. Өстәл өстендә бар бүлмәгә тәмле исен таратып гөбәдия ята икән.
 
—Урааа! Гөбәдия!
 
Кыз чәй кайнатып үзенә чәй ясады, аннары кисеп куелган гөбәдияне тәлинкәсенә салып телевизор кабызды. Хаман шул бер мультиклар туйдырып бетерделәр. Әнисе укый башлагач компьютер алырбыз дигән иде. Алай булса, шәп була. Мәктәп өчен күптән форма алдылар, ак алъяпкыч белән матур бантиклары да бар. Сумкасы да  күптән әзер.
 
Урамнан бала чага тавышы ишетелә. Зәринә, өйдә утырсы килмичә, урамга чыкты.
 
Бар шәһәрдә бердер ул — күп катлы йортлар ишек алды. Берничә күп катлы йорт капма каршы урнашканнар, уртасында балалар мәйданчыгы дигән кечкенә генә урын шунда. Тирә-яктан машиналар тора. Ул участокка әбиләр чыгып утыралар. Әйе, кайбер баларның әбиләре бар әле монда. Алар шунда эскәмиядә оныкларының уйнаганын карап утыралар. Билгеле, сакчылары булгач аланы берсе дә кыерсытмый. Шул менә Зәринә кебек ялгыз балаларга гына кыен күп эләгә. Болай үзе балалар барысы диярлек әбиләр карамагында. Әбиләр кайсы бала кемнеке икәнен күптән белеп бетергәннәр. Читтән килгән баланы тиз танып алалар.
 
Зәринә кая барырга белми бераз карап торды. Комга барсаң тагын башына ком сибәрләр, даганга барып булмый икән — анда зур малайлар атына.
 
—Син ник уйнамыйсың?
 
Зәринә артына борылып карады, үзеннән бер башка зур малай эндәшкән икән.
 
—Уйнарга кеше юк – дип җавап бирде Зәринә, үзенә эндәшкәнгә күңеле булып. Бу малайны аның моңарчы күргәне юк иде әле.
 
—Ник үзең генә уйна.
 
—Әйем, анда малайлар мине кыйныйлар.
 
—Нигә алай итәләр соң алар.
 
—Минем абыем юк, шуңа бәйләнәләр.
 
—Курыкма, әйдә, тисәләр миңа әйтерсең.
 
Көтмәгәндә яклаучы табылганга сөенеп куйды кыз.
 
—Чынлапмы?
 
—Чынлап инде, тисәләр мине чакыр.
 
—Ә синең исемең ничек соң?
 
—Ирек. Ә синеке?
 
—Зәринә.
 
—Ярар, мин монда гына булам, — диде дә малай, велосипедына утырып китеп барды. Зәринә батыраеп комга таба атлады. Ярата ул көне буе комда казынып уйнарга, ашарга да оныта хәтта.
 
Кечкенә чиләгенә ком тутыра башлады кыз. Исәбе кечкенә башнялар ясап уйнарга. Кинәт аның чәч толымын каты итеп тарттылар. Тагын шул Данил икән. Ул ишек алдында иң усал малай, кызларны гел кыерсытып тора. Зәринәгә күбрәк тә эләгә әле аннан.
 
—Җибәр, авырттырасың! — кыз кычкырып җибәрде.
 
—Бә-бә-бә, — малай үчекләп тартуын белде.
 
Кинәт алар артыннан тавыш ишетелде.
 
—Әй, син, җибәр әле аны, – Ирек аларны күреп алып йөгереп килеп җиткән икән.
 
—Җибәрмәсәм, нәрсә була? – ул арада Зәринә елый ук башлады.
 
—Җибәрмәсәң, бик яхшы гына үзеңә эләгүе бар.
 
—Шулай мени – Данил кызның толымын җибәрде дә Иреккә таба атлады, аннан бар балалар куркып торалар. Бу малай белми ахыры Данил абзасының кем икәнен. – Ярый, нишләтмәкче буласың инде мине?
 
Алар тирәсенә башка балалар җыела башлады. Хәзер малайлар сугышачаклар, кызык булачак бит. Алай да Ирек бик куркып тора торган малай түгел икән. Саллы гына Данилның колак артына тамызды.
 
—Алай да аңламасаң, тагын менә болай да итә беләбез, — дип, усал малайга сугып, борынын да җимерде.
 
Данилның борыныннан шаулап кан китте.
 
—Аааай!... Мин сине әтигә әйтәм! Беләсеңме, нишләтәчәк ул сине?
 
—Бар, бар, чаба тор, – диде аңа Ирек. — Калган малайлар белеп торыгыз: кем Зәринәгә тия, шуңа бик яхшы гына эләгәчәк, – диде малай, борынын тотып өенә кереп барган Данилны күзе белән озатып.
 
—Ирек, кач, әтисе чыкса эләгә хәзер сиңа, – Зәринә үзен яклаган малай өчен борчыла башлады. Яклаучы табылганга шат та ул үзе. Тик менә хәзер аны орышачаклар бит.
 
—Курыктты ди, – җавап шундый булды. — Ә син, Зәринә, велосипедтта йөри беләсеңме?
 
—Юк, белмим.
 
—Әйдә өйрәтәм.
 
Кызның башы күккә тиде. Аның күптән велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә иде бит.
 
Малай аны велосипедка утыртты да, асфальт юлга алып чыкты.
 
Көне бик күңелле үтте бүген Зәринәнең. Велосипедта да йөрергә бераз өйрәнде, малайлар да тимәде башка аңа — Иректән курыктылар. Ә Данилның әтисе чыкмады урамга. Сугышкач елап кермә дигәндер инде. Иреккә кыен эләкмичә калганга да шатланды кыз. Их, менә бу абый ичмасам.
 
Кич эшеннән кайтышка Гөлгенәне бик күп яңалыклар көтеп тора иде. Кызын урамда Ирек исемле малай яклаган икән, велосипедта да йөрергә өйрәткән икән. Зәринәнең телендә йокларга ятканчы гел Ирек кенә булды. Ярар, бик яхшы булган дип уйлады Гөлгенә, кызы үзен якларлык дус тапкан, көн саен елап кермәс урамнан, бик әйбәт.
 
Ирекне урамнан керешкә әбисе каршы алды.
 
—Улым, син нәрсә инде, монда тора башламадың, инде сугышып та кергәнсең, – дип битәрләп алды аны Фәймә апа. – Күрше хатыннары бер малайның борынын сугып канаткансың диделәр.
 
—Ул үзе гаепле, әби. Кечкенә кызны чәченнән тартып елатты.
 
—Кызлар яклавың әйбәт инде ул. Тик ул кызны якларга кешесе юкмени?
 
—Юк, ул әнисе белән икәү генә торабыз диде.
 
—Ярар, әйдә кулыңны ю да, ашарга утыр, атаң белә күрмәсен инде сугышып йөргәнеңне.
 
Ирекнең әтисе таксида эшли. Кайчак иртә кайта, клиентлар күп көнне бик соң кайта. Акча ягыннан төшемле эш үзе. Менә малай гына әбисе кулына калды. Фәймә апа әле карт түгел, алтмышта гына. Өйне бик яхщы гына карап тора. Малай кеше шуграк шул. Кайчак әтисенә аны әрләп алырга туры килгәли.
 
Фәнис әнисе белән генә үсте, әтисе аларны ул кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Фәнис әтисен беркайчан да күргәне юк. Укып бетергәндә туксанынчы еллар иде, әнисенең аны алга таба укытырга чамасы булмады, яртышар ел акча түләгәннәре юк эшендә. Шуңа Фәнискә каршыдагы яңа ачылган кибеткә грузчик булып керүдән башка чарасы калмады. Ярый үзен военкомат укытты, кулына права ала алды егет. Укып бетергәч озак тотмадылар аны, армиягә алып киттеләр. Тик ул башка яшьтәшләре кебек кайнар нокталарга барып эләкмәде, тыныч урында хезмәт итте. Солдатта да шофёр булды. Ул практика өчен бик ярап торды. Армиядә өйрәнәсем килми дип торып булмый, кушканнар икән, өйрәнәсең дә. Машинаны да карап йөртәсең. Хезмәтен бетергәндә егет яхшы гына машина серләренә өйрәнде. Кайтса яшьтәшләр кайсы кайда: кайсы бизнес эшенә тотынган, кайсы шабашкага чыгып киткән, кайсы әле егерме яшь кенә булса да эчкече яки наркоманга әйләнгән.
 
Тормышны үзең җайламый хәлең юк икән хәзер. Фәнис иске генә жигули машинасын кредитка сатып ала алды. Шуның белән шәһәрнең үзәк урамнарын әйләнеп "таксовать" итәргә тотынды. Төшемле генә эш икән бу үзе, акчасы кайбер көннәрне, бигрәк тә бәйрәм булган көннәрне шактый төште. Акчасын кая куярга белмәгән исерек яңа байлар машина утыргычына акчаны санамый гына ыргыталар. Кредитын да бик тиз каплады. Машинасын да яңага алыштыра алды. Аннары машиналы-квартиралы егеткә кызлар күп елышты. Бигрәк тә авыл кызлары. Квартиралы егеткә кияүгә чыгу — тулай торактан котылу дигән сүз. Булачак тормыш иптәше Розалия белән ул кызлар тулай торагына егетләр белән бер бәйрәмгә барган көнне танышты. Җыйнак кына гәүдәле, чибәр генә кыз Розалия. Авылдан шәһәргә хөнәри ПТУга укырга килгән җиреннән тулай торакта торып калды. Укыган буенча эше дә булды үзе. Авылга кайтып ни эшлисең инде анда? Егет белән кызның өстәл артында урыннары бергә туры килделәр. Кич буе танышып бик тиз аралышып та киттеләр. Аннары инде Фәнис вакыты булган саен кыз 
янына килгәләп йөрде. Әнисе белән дә таныштырды. Фәймә апа үзе дә авыл кызы булгач, Розалияне бик тиз үз итте, озакка сузмыйча туй да ясадылар. Шулай итеп авылдан шәһәргә килгән күп кенә дус кызларын көнләштереп, машиналы-квартиралы егеткә кияүгә чыгып та куйды Розалия. Тулай торакта авыз ачып калган кызларга авыр сулап көрсенергә генә калды. Барысына да андый егет әзерләп куелмаган шул шәһәрдә. Бар алдагы тормышны шушы кечкенә бүлмәләрдә бер ничә кыз белән уздыру бик күңелле түгел. 
 
Тормыш шулай түгәрәкләнде дисәң дә була. Тик бу бәхет уллары Ирек туганчы гына барды шул. Бала туып тәпи йөри башлагач яшь килен үзенең холкын күрсәтә башлады.
 
—Фәнис, ник әниең безнең бүлмәгә керә ул һаман? Бүген карасам, Ирек астына пес итеп куйган, шуны да күрми калган, көне буе бер эше юк бит инде өйдә. Нигә квартплатаны үзе барып түләми ул, без бит яшь гаилә, безгә акча кирәк бит, бераз булышса ярамыймыни?
 
Розалия шулай итеп акрынлап ирен үз ягына таба көйләргә тотынды. Инде алга таба кайнана белән ачыктан-ачык талашырга ук тотынды. Ә тавыш чыгару өчен тормыш иткән кешегә сәбәп табу җитәрлек чыгып тора. Розалия авыл кызы, талашырга дигәндә чәтелдәп тора. Каршы сүз дә кыстырылык җай калдырмый. Фәймә апа бик яратып каршы алган килене белән сөйләшмәс булды. Килен кайчак баласын алып әти-әнисе янына кайтып, атналар буе торып килә башлады. Билгеле инде кыз кайтып хурлагач, Фәймә апаны кода-кодагые да күрә алмас булдылар. Фәнис ике ут арасында калды. Бер якта аны үстергән әнисе, икенче якта кечкенә улы белән хатыны. Барысы да кадерле кешеләр. Ни кылырга да белмәде. Килештереп тә карады. Аңлашыгыз инде дип ялынып та карады. Юк, кайнана белән килен килешә алмадылар. Кайчак Фәнис эштән кайтышка талашып ызгышып беткән булалар. Булмады инде бу, болар талашмасын дип көннәре буе өйдә утырып булмый, эшен эшләмәсә акча каян килер. Бер утырып уйлагач ныклы карарга килде Фәнис. Аерым торудан башка чара юк. Бу Розалиянең дә асты
ртын теләгенә туры килде. Шуның өчен тырышты бит ул, ирен алып чыгып китәргә әнисе яныннан. Яңа ипотека программасы буенча ике бүлмәле квартира ала алдылар. Фәниснең бераз җыйган акчасы бар иде, ул бик ярдәм итте чиратны алгарак уздырырга. Яңа квартираны Розалия үзе  теләгәнчә корды. Чын хуҗабикә булып йөри башлады. Тулай торактан кунакка килеп – китеп йөргән дус кызларын тагын көнләштерә ала алды. Борын югарыда хәзер алар каршында яшь хатынның. Инде Ирекне дә бакчага биреп элек эшләгән эшенә чыкты. Коллектив алышынган икән инде ул декретта утырган вакытта. Яңа кешеләр бик күп. Әйе, өстендә хәзер кайнанасы юк, ире бар тапканын кайтарып кулына тоттыра. Розалия иркен тормышка бирешә башлады. Башта эшендә булгалап алган коорпаративлардан салгалап кайта башлады, бәйрәм дигәч Фәнис сүз әйтмәде хатынына. Аннары туган көннәр дип эштәге кызлар белән кафеларда соңга калып утыра башлады. Фәнискә балалар бакчасыннан еш шалтырата башладылар, Ирекне әнисе алып кайтмаган булып чыга. Фәнис заказлар күп булгач бик соң гына өйгә кайта. Баланы барып алгач та әле эше бетми, берничә клиентны Ирекне машинасына утырткан килеш адреслар буенча илтеп кайта. Утырып йөри-йөри бала алҗып бетә. Кайтып хатынына кычкырып бераз акыл да кертеп карады ир.
 
—Нәрсә, көне буе эшләп, бераз дус кызлар белән кафеда утырсам да ярмыймени хәзер? — хатыннан җавап шундый булды.
 
Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен эше беткәч әнисенә кереп Ирекне алып өйенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия чибәр хатын, кафеда кызлар белән утырганда аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул. Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.
 
Дәвамы берничә көннән...
 

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.08.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»