поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2015 Мәдәният

Россиянең иң бай кешеләренең берсе Фәнзаман Баттал өстәле астында үскән

Казанга күчеп килгәнче үк минем башкалада яшәүче берничә язучы белән танышасым, якыннан аралашасым килә иде. Күченгәч, ул теләгем чынга ашты. Фәнзаман ага Баттал – әнә шул күрәсе, аралашасы килгән кешеләрнең берсе иде. Ул елларда юмор жанры «монстр»ы иде ул.

Туксанынчы еллар азагы, «Татарстан яшьләре» газетасының бик авторитетлы чагы. Юморескалар язам, басылам. Нәшрият коридорында Фәнзаман ага очрады. Аның юмористик әйберләре, уйланулары газетада атна саен диярлек басыла. Коридор уртасында туктатты бу мине.

– Синмени инде ул? – диде ул, күзлек аша күз­ләрен елтыратып. – Тартасыңмы?

Коридор башындагы көфер почмагында берничә сигарет тарттык. Язган нәрсәләремә шактый югары бәя бирде. Бераз дулкынландым. Тик шул көнне үк Фәнзаман ага белән бер-беребезне аңладык без. Дуслаштык дип әйтә алмыйм, әмма очрашкан саен озаклап сөйләшеп, нәрсәләрнедер анализлап, тәмләп аралаша идек. Сөйләшергә, ашыкмыйча гына озаклап сөйләшергә ярата иде ул. Теләсә нинди темага. Юмор, фәлсәфә, дин, сәясәт, язмышлар... Һәр нәрсәгә үз карашы бар иде. Аннан, аның белән нинди дә булса мәсьәләдә ризалашмасаң, кызмый, салмак кына үз карашын яклар иде. Беркайчан беркемне яманламас. Кайвакыт шаккатырып куя иде. Берсендә: «Рөстәм Тарико минем өстәл астында үрмәләп үсте инде ул», – ди бу. Аптырап киттем. «Русский стандарт» компаниясе хуҗасы, миллиардер Тарико ничек инде Баттал өстәле астында үссен?! Аннан аңлатты: магнатның әнисе белән Фәнзаман абый бергә район газетасында эшләгәннәр, кечкенә Рөстәмне әнисе Минзәләдә үзе белән эшкә алып килә торган булган. Начар өстәл асларында үсмәгән икән бит миллиардер.

Телевидениедә тәмәке тартуга каршы оештырылган бер тапшыруга дәш­теләр. Спортсменнар, тәртиплерәкләр дә (болары, билгеле, тартмаучылар) һәм тартучылардан Фәнзаман абый белән без. Фәнзаман абыйның тарту стажы – 65 ел,минеке – 30 гына. Фәнзаман абый кулак саналган әтиләрен сөргенгә озаткан, үзе балалар йортына эләккән, балачагында ук, ашыйсы килгәнне баса, дип, тарта башлавын сөйләде. Башланды тапшыру. Әй рәхәтләндек Фәнзаман абый белән. Ярый әле туры эфир булмады, чөнки төшереп бетергәч, тапшыруны алып баручы Данил Сәфәрәв: «Сезне тыңлагач, миндә, тартмаган кеше – иң начар кеше икән, иртәгәдән тәмәке тарта башлыйм, дигән фикер туды», – дип сөйләнеп алды. Ул көнне озак сөйләшеп утырдык без Фәнзаман абый белән. Матбугат турында, «Шәһри Казан» турында, тормыш турында. Мин аңардан безнең газета өчен берничә публицистик язма әзерләвен сорадым. Язды Фәнзаман абый. Аның үзенә генә хас күрә белү, фикерләү, шул фикерләрне укучыга җиткерә белү сәләте бик зур иде. Кыю кеше иде, туры сүзле. Кем әйтмешли, андыйларны бүтән чыгармыйлар шул инде...

Вафатына берничә көн кала аның белән тагын очраштык. Без Илсөя белән Казанның Мәскәү базары яныннан үтеп барганда, үзгәрмәс эшләпәсен кигән, тәмәкесен капкан Фәнзаман ага килеп чыкты. Мин аңа оялыбрак кына үзем чыгара башлаган «Тишек» газетасының беренче номерын бирдем. Баскан килеш кенә актарып чыкты ул аны. Елмайды. «Күптән кирәк иде инде мондый нәрсә безгә, – диде, тәмәке төтенен пошкырып. – Миндә мең куплет тирәсе бик үк әдәби булмаган татар такмак­лары булырга тиеш. Кереп чык әле, бастырам дисәң, биреп җибәрәм».

Эш, тормыш мәшәкатьләре... Янәшә яшәсәк тә, кереп булмады. Хәзер бик керер идем дә бит... Тик Фәнзаман абый китеп барган җиргә алай гына кереп булмый шул. Болай гына очраштырмыйлар анда. Гафу ит, Фәнзаман абый... Эх... Ләкин ни булса да, Фәнзаман абый анда да эшләпәсен салмаган килеш, тәмәкесен көйрәтеп нидер уйланып торадыр кебек тоела миңа. Мәңгелеккә карап торадыр кебек...


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 12.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»