поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.05.2009 Җәмгыять

КЫЗЛЫ ӨЙГӘ – ЯУЧЫ, ЕГЕТЛЕ ӨЙГӘ ДИМЧЕ?

Сыңар канат күпме генә талпынса да киң колач белән һаваларны иңли алмаган кебек, буйдаклар һәм толлар да түгәрәк тормышлы булып яши алмыйлар. Иң аянычы – алар сафы, боларга карап ятим нарасыйлар саны елдан-ел арта бара. Моның шулай булуын газетабыздагы “Кайда син, насыйп ярым?” рубрикасына мөрәҗәгать итүчеләр дә раслый.

Әлеге мәсьәлә җитдилеге белән Татарстан мөслимәләр берлеге вәкилләрен күптән уйландыра иде. Алар төпле карарга килеп, июнь аенда казанда русиякүләм яучылар семинары үткәрергә планлаштыралар. Шул уңайдан Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина үз фикерләре белән уртаклашты:

 

– Семинар оештыруыбызның максаты – яучылар институтын булдыру. Толлар һәм буйдаклардан тыш, республика күләмендә өйләнешкән парларның 40 %ының  аерылышуы да бик борчый.

 

Чүпрәле, Лениногорск, Мөслим районнарында өйләнмәгән карт егетләр аеруча күп, хатын-кызларның байтагы шәһәрләрдә. Бу юнәлештә активлашырга кирәк. Яучылар гаиләне булдыручылар гына түгел, ә саклаучылар да, алар әле 4 ел дәвамында җавап тотарга да тиешләр. Бүген шәһәр һәм районнарда ялгызакларны барлау, урыннарда яучылар җитәкчеләре сайлау эшләре бара. Яучылык белән шөгыльләнүче ирләр дә бар.

 

Ә СЕЗ НИК ӨЙЛӘНМӘГӘН?

 

Иршат МӨДӘРИСОВ, 57 яшьтә, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан:

– Үз гомеремдә бер тапкыр да өйләнеп карамадым. 8 ел комсомол сәркатибе, 13 ел авылда мәдәният йорты директоры булып эшләдем. Гел игътибар үзәгендә, һаман халык белән аралашып йөри торгач, хатынсыз калдым. Хәзер колхозда бригадир булып эшлим. Олыгайгач, ялгыз яшәве авыр икәнен аңладым. Киләчәктә гаилә корырга теләгем бар. Әмма яхшы хатын-кыз табу җиңел түгел. Мал-мөлкәткә кызыгып кына кияүгә чыгарга теләүчеләр күп. Ярый әле иптәшкә терлекләрем бар. Эштән кайткач, алар янына чыгам.

 

Рафис ЗАКИРОВ, 38 яшь, Лениногорск районы Иске Шөгер авылыннан:

– Өйләнү турында уйлаганым да юк. Хатын-кызлардан куркам. Авылыбызда үзем кебек гаилә кормаган 5-6 ир-ат белән аралашам. Бертуган абыем Рафик 32 яшендә өйләнде. Аңа карыйм да, син юләр, дим. Хатын-кызның нәфесе зур, аның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен ай-һай күп кирәк. Янгын сүндерүче булып эшлим. Әнием Мәгълүмә белән яшим. Кайтуыма ашарга пешерә, киемнәрне үзем юам.

 

Сәрит ХӘСӘНОВ, Башкортостанның Яңавыл районы Акылбай авылыннан: 

– Алла боерса, 6 июльдә миңа 50 яшь тула. Туган авылымда әти-әнием белән яшим. 19 ел “Ваяды” совхозында умартачы булып эшләдем. Хәзер социаль хезмәткәрмен. Бик теләп өлкәннәрне карыйм. Ник өйләнмәдең, дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Яшь вакытта командировкада йөреп, гел кеше арасында булып моңа әһәмият бирмәдем. Шулай да, өметне өзмим. Картлык көнемдә булса да, үз тиңемне очратып, бәхетле гомер кичерермен дип ышанам. Чөнки ялгыз бик авыр.

 

Асаф ВӘЛИЕВ, җырчы:

– Кем белә өйләнмәгәнемне? Бәлки, гаилә корып яшимдер. Үземне буйдаклар рәтенә кертәсем килми...

 


Рәшидә АХМИРОВА, Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 20 | 22.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»