поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.08.2015 Ир белән хатын

Яраттым... Яратам... ләкин... (Хикәя)

Көз. Агачлардан коел­ган сап-сары, кызгылт-көрән төсләргә кергән яф­раклар аяк астында кыштыр-кыштыр килә. Үзеңне йомшак хәтфә палас өстендә йөргәндәй хис итәсең. Көзге матурлыкка шулай сок­ланып йөргәндә, кинәт кенә җил чыгып, болытларны куып китерә дә өстеңә ап-ак кар бөртекләрен коя башлый. Тирә-якны аклык каплап ала. Беренче кар!

Аның аклыгы, сафлыгы күңелдә – бик тирәндә яшерелгән хисләрне, кешегә сөйләп булмый торган серләрне казып-тартып чыгара, өскә калкыта.

Гөлләрия, беренче­ кар өстенә баса-баса, үзе артын­нан салынган яңа эзләргә борылып карый-карый, балачагын искә төшерде. Әйе, балачак, яшүсмер еллар шушы кар кебек ак иде, саф иде... Фатирына кайтып, җылы диванына «кунаклагач» та, ханым беренче кар аклыгы тудырган уйларыннан арына алмады: хәтер-хатирәләр диңгезендә йөзүен дәвам итте.

...Кечкенә авылларда мәктәпләр башлангыч белем генә бирәләр. Аннары балалар үзләреннән ерак булмаган урта мәктәпкә юл тоталар. Гөлләриягә дә район үзәгенә барып укырга туры килде, чөнки ара биш чакрым гына иде.

Урта мәктәпнең җиденче сыйныфында укыганда, кыз бер малайга тартылды. Уку елы башында малай дүртенче сыйныфка укырга килде: дулкынланып торган сары-коңгырт чәчләре, аяз көндәге күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күз­ләре, елмаерга әзер сусыл иреннәре кызны үзенә җәлеп итте, ахры. Гаиләләре белән Гөлләрияләр авылына күчеп килгәннәр: әтисен колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр икән. Малай Ильяс исемле. Авылның унлап баласы көн саен район үзәгенә биш чакрым бара һәм дә биш чакрымны кайта. Гөлләрия, нигәдер, малайны күз уңыннан җибәрми: юлда гел аның янәшәсендә булса, тәнәфескә чыктымы, аяклар ул укыган бүлмә ягына атлыйлар, күзләре тик аны гына эзли. Малай да, тәнәфескә алданрак чыкса, кыз укыган бүлмә янына йөгерә. Күзләре очрашкач, бер-берсенә карап елмаялар, хәл белешәләр, янәсе... Үзләре аңлап җиткермәсәләр дә, аларның бер-берсенә тартылулары, җылы карашларын бер-берсенә юнәлдерүләре, тыен­кы гына елмаюлары гашыйк булу, мә­хәббәтнең бө­ре­ләнә башлавы билгесе иде.

Югары сыйныфларга җиткәндә, Гөлләрия белән Ильяс аерылмас дуслар, дуслар гына түгел, мәхәббәт утында дөрләп янучы егет белән кыз иделәр инде. Мәктәптә үтә торган чараларда алар гел бергә: Ильяс баянда уйный, ә Гөлләрия – тамашаны алып баручы. Сыйныфташлары гына түгел, бөтен мәктәп аларның яратышуларын белә, сок­ланалар да иде. Әйе, китап­ларда мактап язарлык, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһ­рә мә­хәббәте иде аларда.

...Гөлләрия, урта мәктәпне тәмамлагач, табибә булу хыялын тормышка ашырырга дип, институтка килде, имтиханнар тапшырды. Укырга керергә теләүчеләр саны хәттин ашкан! Ярты гына балл җитмәде, нибары ярты балл бит! Кызга студент булу бәхете тәтемәде. Елый-елый авылга кайтып китәргә мәҗбүр булды. Нишлисең бит, нишлисең – ярты балл харап итте! Әти-әнисе, туганнары юаттылар. Киләчәккә өметләндерделәр. Кичен Ильяс белән очраштылар.

– Мин сине көчле рухлы, акыллы кыз дип белә идем. Ә син... син бәби кебек елап торасың. Күз яше – көчсезләр юанычы ул, – дип, Гөлләриянең ачуын кабартты.

Кыз ут кебек дөрт итеп кабынды, сүзләре, каты борчак сыман, егет өстенә сибелде:

– Көлмә миннән! Әллә мине укырга кермәс дисеңме!? Әйтте диярсең: мин барыбер табибә булачакмын. Әйткән сүз – аткан ук.

– Менә мондый кыз бик тә ошый миңа. Елакларны җенем сөйми. Авызыңнан тере саескан очырма – сүзеңдә тор, – диде дә, сөйгәнен сак кына кочаклап, ике битеннән үбеп алды.

Гөлләрия институтка документларын алыр­га баргач: «Шушы билгеләрегез белән медицина көллиятенә укырга керә аласыз», – диделәр. Кыз көллияткә китте, шәфкать туташлары әзерли торган бүлеккә укырга керде.

Ул көллияттә укыган арада, Ильяс урта мәктәпне тәмамлады. Педагогия институтының музыка факультетына укыр­га керер­гә бик теләсә дә – булмады: армия хезмәтенә барырга вакыт җиткән икән. Ул елларда армиягә бармый калган егет егет түгел: аңарга түбәнсетеп, мескен итеп карыйлар, кызлар сөйләшергә-дуслашырга да теләмиләр. Ильяс кая җибәрәләр, шунда барырга риза иде. Армиядән калу дигән уй аның башына да кермәде. Тик егет сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерде.

– Сине күрмичә ничекләр түзәрмен, җаным?! – дип, кызны кочаклады һәм... һәм беренче мәртәбә кызның иреннәренә кагылды, чишмә янында суга тилмергән кеше сыман, озак итеп үпте.

Гөлләрия – Казанда, егет – Себер ягында: Сак белән Сок кебек аерылып, бер күрешергә тилмерешеп яшиләр. Арада хатлар йөрде. Киләчәккә өмет-хыяллар шушы хатларда чәчәк атып, югарыга үрмәләделәр. Алар бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйлар иде.

Гөл­­ләрия көллиятне кызыл дипломга тәмамлады һәм халык арасында абруй казанган хастаханәләрнең берсенә эшкә урнашты. Шул ук вакытта институтка укырга керергә әзерләнә башлады. Ильяс та кайтты. Кыз белән егет көн саен очрашалар, театр, концертлар карыйлар – дөньяда болардан да бәхетле кеше юк! Бөтен тирә-як ак, алсу төстә генә! Әйтерсең күктәге кояш үзенең бәхет нурларын Ильяс белән Гөлләрия өстенә генә сибә.

«Тырышсаң, морадыңа ирешерсең», – диләр. Бер-беренә терәк булып, тырыша-тырмаша әзерләнеп, икесе дә хыялларында йөрткән институтларына укырга керәләр. Гашыйклар өстенә бәхетнең иң зурысы, иң теләгәне ишелеп төште димичә, ни диярсең! ...Студент еллары тиз үтә. Әле генә укырга кергәннәр иде – инде өченче курска да җиткәннәр ләбаса! Гөлләрия югары уку йортында укуы белән беррәттән хастаханәдә эш­лә­вен дә дәвам итте. Төнге сменада кизү торып кайткач, ял көне бит, рәхәтләнеп йоклыйм әле дип, караватына сузылып ятты. Якты, матур төшләр керде: Ильяс белән яшел болын буйлап йөрделәр, йөгерделәр, чәчәкләр җыйдылар; бер-берсен куа­-куа уйнарга керештеләр. Шулчак арада тирән чокыр, чокыр гына түгел, тирән упкын барлыкка килде. Аннары канатларын җәйгән каракош сыман кап-кара болыт чыкты... Кыз тилмереп-тилмереп егетенә кычкыра – нигәдер, тавышы чыкмый. Куркып, тирләп-пешеп, сөйгәнен эзли... Төшне күреп бетерә алмады, кемдер сак кына Гөлләрияне уятты. Чү! Кояш төшлектән уз­ган. Кояшның якты, җылы нурлары арасыннан өзелеп сөйгән җанашының сөйкемле йөзе пәйда булды. Кыз өн белән төшне аера алмый азапланды.

– Гөлләрия, урамга чык әле. Мин сине көтәм.

Кыз, күргән төшеннән ай­ный алмый, йокылы, ачылыр-ачылмас күзләре белән Ильясның кара костюмнан, ап-ак күлмәктән, галстуклы икәнен шәйләде. «Бүген 26 нчы апрель бит! Минем туган көнем! Әти миңа: «Тукай кызым», – дип йөри иде бит – кызның йөзен елмаю биләп алды. – Кая­дыр барабыз, ахры, миңа да яхшы киемнәремне кияргә кирәк», – дип уйлап, тантаналы чараларга гына кия торган кыйммәтле костюм- итәк, затлы нәфис кофтасын киде. Шатлыктан йөзе балкыган кыз әллә җиргә бас­ты, әллә очты... Әнә, әнә, аны мәңгелек мәхәббәте зарыгып көтеп тора. Ильясы бигрәкләр дә чибәр инде: очкыннар уйнаган зур зәңгәр күзләр, алсу яңаклар, ә... ә буй-сыны, киң җилкә... Карап туйгысыз бит! Пәһлеван, егетләр солтаны! Солтан гынамы соң, җәүһәр! Бәя куеп булмый торган кыйммәтле асылташ! Күңеленнән Ильясын шулай мактый-мактый, янына килеп җитүен сизми дә калган ич Гөлләрия.

– Гөлләрия, сиңа әйтер сүзем бар, – диде Ильяс, кос­тюмының эчке кесәсеннән нидер алырга теләп. Ә Гөлләрия серле әйберне – туган көн бүләген тизрәк, тизрәк күрәсе килеп, баскан урынында тыпырдап куйды.

– Гөлләрия, мин әле генә загстан... Менә... – Ильяс кызга паспортын сузды. – Заһидә исемле кыз белән язылыштык. Балабыз булачак... – Бераз тын алгач: – Ул – минем мәхәббәтем, – дип тә өстәп куйды.

Кыз агарып китте. Мең дә бер сорау аның баш миен бораулады. Нинди загс? Заһидә? Бала? Тел очына бер сүз дә килми: ни дияргә тиеш соң ул? Аяк очларына басып, Ильясның ике битеннән йомшак кына итеп тотты да маңгаеннан үбеп алды һәм тиз-тиз атлап китеп барды. Бүлмәсенә кергәч, шашынып-шашынып, затлы киемнәре белән караватында ауный-ауный, тыела алмыйча елады. Кая барырга? Кемгә сөйләргә? Аның хәлен кем аңлар? Ичмасам, бүлмәдәше дә авылына кайтып киткән...

Дәвамы бар


Язилә АБДРӘХИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»