поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
13.08.2015 Язмыш

“Әни, мин элекке егетеңнең килене булам!”

Кеше сөйләсә, мин түбәндә язылачак хәлләргә ышанмас та идем, билләһи... Әбием яшьлегендә бер егетне үлеп яраткан. Заводта эшләгәндә, эшче яшьләр өчен завод клубында үткәрелүче кичәдә танышканнар алар. 20 яшьлек егет белән кыз, буш вакытларында очрашып, матур гына йөри башлаганнар.

Ләкин икесе дә бик көнче булганлыктан, араларында гел “җил-давыл котырган”. Ахыр чиктә, соңгы талашулары озакка киткәч, әбием, егетенә үч итеп, бер цехта эшләүче хезмәттәш егете белән дуслашып киткән. Анысы әбиемә инде ярты еллап күз атып йөргән икән, озак та тормыйча, өйләнешеп тә куйганнар болар. Әбиемнең теге егете – тәүге мәхәббәте дә шул заводта эшләүче бер кызга өйләнгән. Ике гаиләдә дә балалар үскән. Берзаман ул балалар – әбиемнең кызы (минем әни) һәм әбиемнең беренче мәхәббәтенең улы очраша башлаганнар. Аларның да мәхәббәтләре көчле, очкынлы, давыллы булган.

– Мин ул егеттән башка тормышны күз алдыма да китерә алмый идем, – дип сөйли әни. – Ләкин әнием кем белән дуслашканымны белгәч: “Яшь чагында әтисе бик көнче иде аның, улы әтисенә охшаса, кавышсагыз да торып бетә алмассыз”, – дип тукый башлады. Әни сүзенә карамас та идем, бәлки, әмма ул егет салгаларга гадәтләнде. “Мине яратсаң, эчмә!” – дидем. “Яратам, бик яратам, тик туктый алмыйм бит, ташлама мине!” – дип елый иде. Мәхәббәттән күзем томаланган иде, берәр еллап йөрдем әле мин аның белән. Ә аннан хисләрем сүрелә башлады.

Тормышымны күрә торып, исерек белән бәйлисем килмәде. Бервакыт, моңсу уйларга бирелеп, трамвайда кайтып бара идем, яныма бер егет килеп утырды. “Нишләп моңая икән бу гүзәл кыз?” – дип, ягымлы итеп сөйләп, танышкач та, күңелемне яулады ул. Бик акыллы икәнен белгәч, танышканга берничә ай дигәндә, мин аңа кияүгә дә чыгып куйдым.

Әни әлеге мәхәббәт тарихын сөйләгәндә миңа уналты яшь иде. Ә унсигез яшемдә, институтка укырга кергәч, мин... әнинең беренче мәхәббәтенең улы белән таныштым. Бик чибәр, бер каравы белән үзенә гашыйк итүче бу егет искиткеч матур җырлый, төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнаша иде. Мин исә мәктәптә хореография түгәрәгенә йөргәнлектән, оста бии һәм шулай ук студентлар өчен үткәрелә торган чараларда гел чыгыш ясый идем. Кем белән дуслашып йөрүемне белгәч, әни шаккатты: “Шулкадәр киң дөнья нишләп безнең өчен генә тар соң ул?” – дип, аптырап бетә алмады. Егетемнең әтисе дә улының кем белән якыннан аралашуын белгәч, гаҗәпләнүдән сүзсез калган. Кем, нәрсә уйлый – безгә инде барыбер, бер-беребезне үлеп ярата идек һәм дүртенче курсны тәмамлаганда өйләнешергә карар кылдык. Шулай итеп, яшьлекләрендә яратышып йөреп тә, кавыша алмаган элекке гашыйкларны кода-кодагыйлар итеп куйдык.

Беренче биш елда бик матур яшәдек. Ләкин бала тапкач, мин иремә кызыксыз була башладым кебек. Ул еш кына эшеннән соңга калып кайтты, корпоратив кичәләрдән соң эшендә үк кунып калгалады. Кичәләрне оста алып баргач, матур җырлагач, аңа хезмәттәшләре, аеруча хатын-кызлар “аһ!” итәләр иде. Ирнең бу уңышларга башы әйләнә һәм ул үзен “йолдыз”га саный иде булса кирәк. Миңа кимсетеп карый башлады, гаиләдә тавыш-гауга ешайды. Миндә дә горурлык бар бит: ахыр чиктә аерылдым, эшкә кердем. Әниләр ярдәме белән ипотекага фатир алдым һәм хәзер рәхәтләнеп яшим. Ир дигәнем эшендәге балалы хатынга өйләнде, ләкин, ишетүемчә, гаиләләрендә тынычлык юк икән.

Менә, шулай итеп, әбием, әнием беренче мәхәббәтләре белән кавыша алмаганнар, ә мин кавышкач та аерылдым. Гыйшык утын гомер буе сүндерми саклап яшәүчеләр бар микән ул?..


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы