|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2009 Шоу-бизнес
СЦЕНАРИСТЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ ИҢ ЗУР БҮЛӘК – 50 МЕҢ СУМ!Игътибар! «Барс-Медиа» компаниясе яңа кастинг-бәйге игълан итә. Сез язган сценарий буенча төшерелгән киноны йөзләгән кеше карый алачак. Сез иҗат иткән клипны телевизордан күрсәтәчәкләр. Сез язган шигырьгә хит җырлар язачаклар. Син уйлап тапкан сценарийга супер тамашалар куелачак. Бу – хыял түгел, ә чынга ашарлык хәл! Җиңүчегә бүләк - 50000 сум. Моннан тыш “Барс-Медиа” компаниясе конкурсантларга кызыклы гына хезмәттәшлек тәкъдимнәре ясарга мөмкин. Түбәндә бәйгенең номинацияләре белән таныша аласыз...
Кастинг 5 номинация буенча үткәрелә: - юмористик жанрда монолог - музыкаль клип сценарие - татарча фильм сценарие - татар концерты сценарие - юмористлар кастингы (чыгышыгызны видеога төшереп җибәрегез)
Конкурска эшләр 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан, 420094, Голубятников ур, 20а E-mail: producer@barsmedia.ru Белешмәләр өчен телефон: 519-79-79
--- |
Иң күп укылган
|