|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2015 Мәдәният
Таныш булыгыз: Ваһапов фестиваленең чираттагы проекты - хыялый һәм романтик Артур Шөгәепов (ВИДЕО)Талантларга бай булган Башкортостан җире 1990 елның 25июлендә тагын бер энҗе бөртеге бүләк итте. Артур кечкенәдән үк музыка турында хыялланып үсә.”5 яшьлек вакытымда өебез янында ниндидер такта кисәген табып алдым.Шунда клавишалар ясадым да,фортепьянода уйнаган сыман йори башладым.Әлегедәй хәтеремдә,шул вакытта чынлап та музыка тавышы чыккандай тоела иде миңа,”- ди Артур. 2011 елны Артур Октябрьский музыка училищесын бетерү белән Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә керү бәхетенә ирешә. Ә 2015 елда ул Ваһапов фестиваленда лауреат булды.Бу аның күптәнге хыялына - музыкаль карьерасына старт бирде. Артур Шөгәепов Ваһапов фестивале белән хезмәттәшлектә инде берничә җыр яздырып өлгерде.Якын киләчәктә Лилия Баярсның халык сүзләренә язылган “Мәдинәм” җырына төшерелгән клип премьерасы да көтелә.Музыкаль видео Артурның үзе кебек үк романтик,хыялый рух белән сугарылган булырга охшап тора. Булачак клип туу процесының кайбер мизгелләре белән рәхим итеп киләсе видеода таныша аласыз!
--- |
Иң күп укылган
|