|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2015 Мәдәният
Камил Кәримов: "Ачу килсә, кулга чүкеч алам" (ӘҢГӘМӘ)Күңел төшенкелегеннән балта белән чүкеч тә коткара ала. Язучы, сатирик Камил Кәримов әнә шундый фикердә. Тукай премиясенә берничә тапкыр тәкъдим ителеп тә, бу бүләкне ала алмаганны авыр кичерүен яшерми ул. Әмма тискәре энергияне дөрес юлга җибәрә белә икән. Әнә бит, Казан читендә урнашкан ТатЦИК авылындагы йорты биләмәсендә 23 метр озынлыктагы сарай калкып чыккан. – Камил абый, Казанда Су спорты төрләре буенча чемпионат бара. Ярышларны карыйсызмы? – Әдәбият елы юк ул. Ничек булган әдәбият – шулай бара. Чөнки бездә бер генә эш тә бер һәм берәгәйле булсынга эшләнми. Бер чара бетми, икенчесе башлана, анысын ашык-пошык үткәреп җибәрәләр, өченчесенә тотыналар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хакында шау-гөр килеп хисаплар тоттык, ветераннарның исәннәренә бүләкләр тапшырдык, тегесен эшләдек, монысын диделәр дә... 9 Майдан соң, шалт, ветераннарны да, бәйрәмне дә оныттык. Ә бит әле Җиңү елы бетмәгән. Әдәбият елы башлангач та берничә мәртәбә ниндидер чаралар булды һәм шуның белән бетеп тә китте. Инде Парклар, скверлар елы дип нидер майтарырга маташабыз. Әдәбият елы исә балкырга тиеш иде. Чөнки әдәбият башкарган эшне бүтән бер генә өлкә дә булдыра алмый. Хөкүмәтнең тәрбия эшенә вакыты юк. Җитәкчеләребез сәнәгать, авыл хуҗалыгы белән мәшгуль, ә тәрбиягә вакытлары калмый. – Мәктәп тәрбияли дип ышаналар булса кирәк... – Анда БДИ тирәсендә шулкадәр ыгы-зыгы ки, баланы тәрбияләү, укытуга караганда, шушы имтиханга әзерләү белән мәшгульләр. Төрле яклап белем бирү, тормышка әзерләү дигән нәрсәләр әйләнештән бөтенләй төшеп калды. Мәктәп булмаса, дин бар бит әле, диярсез сез. Ләкин диннең максаты башкачарак. Аның тәрбиясе берьяклы дияр идем мин. Матур әдәбият биргән тәрбияне бернәрсә дә алмаштыра алмый. Без Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек әдипләрне укып үстек. Уңай геройларны кабатларга, аларга охшарга тырыша идек. Матур әдәбиятка кызганган акча өчен киләчәктә үкенәчәкбез әле. – Үкенәбез дигәндә, китап укучылар саны кимүне күз алдында тотасызмы? – Китап уку җәһәтеннән без тулы бер буынны югалттык. Бу хәлләр 1986 елда хакимияткә Горбачев килеп, КПССны урталай бүләбез, демократик платформа төзибез, дигәч башланды. Америкага барып социализмны Нобель премиясенә сатып кайтты да безнең иман акча булганына инандырды. Социализм чорында акча андый зур роль уйнамады. Хәзер ул чорда кибетләрдә бернәрсә дә булмаган дияргә яраталар. Ләкин без гел башкаларга ярдәм итеп яшәгәнбез, шуңа күрә үзебезгә калмаган да. Әгәр үзебездә җитештерелгән үзебезгә генә булса, социализм күптән коммунизмга әйләнер иде. Бушлай фатир алу начар идемени? “Чаян”нан алган хезмәт хакына мин фатирның айлык чыгымнары өчен егерме тапкыр түли ала идем. Ә хәзер ике тапкыр түли алсаң, шуңа күңел була инде. Мин үткәннәрне сагынып, элеккегене мактап утырмыйм, дөрес аңлагыз. Фәкать акчаның төп әйбер булмавын әйтәсем килә. Без ул вакытта, доллар күпме тора дип борчылмый идек, ничә сум, ничә тиен торганын да белмәдек. Безгә совет акчасы да бик җитә иде. Халыкара базарга ияреп чыгып, бәһале әйберләрне бәһасез ясап бетердек. Базарның нәрсә икәнен аңлатып торасы юк инде. Әнә колхоз базарына гына барсаң да гайрәт чигеп кайта. Нишлисең, беренче урында акча торган чорга килеп кердек. – Язучы беренче урынга акчаны куя алмый торгандыр инде... – Безнең буын акча өчен яши дә, уйлый да алмый. Мин китапка күпме түләячәкләре, журналда басылганга күпме алачагымны уйлаганым да, өмет иткәнем дә юк. Хезмәт хакына таянып яшим. Китапларны өләшсеннәр генә дим. Үзем акчасын түләп калдырып киткән дә бар. Укучы кулына эләксен генә. Ләкин яңа буын эшләгәннең әҗерен сорый белә. Алар иң элек гонорарның күләме белән кызыксына. Димәк, әдәбиятта да акча беренче урынга чыгачак. Акча эшләргә омтылу суррогат әдәбият тудыра. Бу инде – классик әсәрләр туа алмый, алар урынына ширпотреб чыга дигән сүз. – Димәк, халык шундый әсәрләргә тартыла... – Бу фикер белән килешмәс идем. Классик әдәбият кичергән чорларны гына карагыз сез: 1905 елгы инкыйлаб, Октябрь инкыйлабы. Ә классика һаман исән! Аны 1905 елда да укыганнар, социализм чорында да, хәзер дә. Элек, язучылар оешмасы Матбугат йортында урнашкан иде. Аның беренче катында зур гына китап кибете бар. Без яңа китапларның кайчан кайтасын алдан ук белә һәм төшеп чират ала идек. Бездән соң нинди чират булуын күрсәгез иде... Классика, әнә шулай, чордан чорга бернинди үзгәрешсез күчә килде һәм тагын күчәчәк әле. Ә ширпотребны укыйсың да, көлемсерәп куярга мөмкин. Шуның белән бетте. Аннары ул әйбер төрергә, таба астына куярга китә. Ширпотреб әдәбият туу – минем өчен зур фаҗига ул. Ике әсәрнең берсе – эчтәлеге буенча икенчесен кабатлаучы сабын куыгы. Мондый әдәбият безгә кирәкми. Акча өчен язылган әйбергә түгел, классикага йөз тотарга кирәк иде. – Яшьләр мәгълүматны китаптан алуга караганда Интернеттан файдалануны кулайрак күрә. Татар классикасын Интернетка чыгару, татарча электрон китаплардан күбрәк файдалану турында Сез нинди фикердә? – Минем иң сөймәгән әйберем – электрон китап. Китапны компьютер алмаштыра ала дип уйламыйм. Китапны кулга алу әйтеп бетергесез ләззәт бирә. Аның тышлыгы да кешенең йөзе кебек үк истә кала. Китапның йогынтысы да икенче аның. Хәтерлим әле, аклы-каралы телевизор төслесенә алмашынганда, экранга ике сәгатьтән артык төбәлеп утырырга ярамый, күз белән экран арасы кимендә 3 метр булырга тиеш дип кисәтәләр иде. Болар барысы да онытылды, планшетлар күзгә терәлгән һәм син шуннан роман укып ятарга тиеш. Өстәл өстендәге тимер әйберләрне магнит белән күчереп булуын искә төшерегез әле. Нинди калын өстәл тактасы да магнитка киртә була алмый, шулай бит. Ә планшет, телефоннан чыккан магнит дулкыннары? Безнең баш сөяге имән такта калынлыгында да түгел бит. Баш миен шул нурланышка дучар итү үзен аклармы соң? Компьютер йогынтысының әҗерен күрәбез инде. Яшь буында гомер күрмәгән чирләр: депрессия, стресс, үз-үзеңә кул салу. Дөрес, компьютер тормышны бик җиңеләйтте. Мәгълүмат алу җәһәтеннән әйтәм. Ләкин әдәбиятны тулысынча компьютерга күчерергә ярамый. – Электрон вариантка күчсәк, кәгазь янга кала... – Йортларга газ кертелгәч, утын кисү хаҗәте калмады. Урман юлын чүп басты, агачлар авып, кортлап ята. Агачның кирәге калмады. Шуңа күрә мин компьютерны XXI гасырның иң зур фаҗигасе дип саныйм. ”Идел-Пресс”та 80 нче еллардан бирле эшлим. Шул елларда биредә таракан котырган иде. Башка оешмаларда да шулай булган ул. Чөнки чәй эчәргә ризык ташыдык. Компьютерларда эшли башлау белән, таракан юкка чыкты. Ул бит – иң сизгер җан иясе. – Язучылык белән генә шөгыльләнгән әдипләр бар иде. Кызганыч, бүген андыйлар юк диярлек... – Хәзер китап язып кына яшәп булмый. Яшерен-батырын түгел: ел башында “Казан утлары”нда басылган романым өчен 17 мең сум гонорар алдым. Өч ел буе эшләгән хезмәт бәясе бу. Кызганыч, бүген профессионал язучы була алмый. СССР язучысы таныклыгы алган әдип шул чорда профессионал санала иде. Чөнки ул чакта китапка алган гонорарга, ким дигәндә, “Запорожец” алып була иде. Әле ул чакта мин калын китаплар чыгармадым да. Гариф Ахунов, Мирсәй Әмирнең калын-калын китапларына икешәр “Волга” эләгә иде. Хәзер мотоциклга да җитми. Ни өчен әдәбият бүген үксез бала хәлендә? Әдәбият елы диләр. Бер елда ни майтарып була инде? Әдәбият чоры булырга тиеш иде ул. – Татар әдипләре үз казанында гына кайный, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Үз казаныңнан чыгу өчен әсәреңнең кимендә төрки халыклар теленә тәрҗемә ителүе кирәк. Бездә тәрҗемә эше дә аксый бугай. – Төрки кардәшләр белән аралашу кирәк анысы. Ләкин мин аларның әдипләре безнең өчен нәрсә дә булса эшли алуына ышанмыйм. Мин андый ук әкиятче түгел. Чөнки үз язучыларына да игътибары шул кадәр генә. Төркиядә, мәсәлән, китап нәшриятлары шәхси кулларда. Димәк, анда беренче чиратта әдәби мирас түгел, табыш алу ягын кайгырталар. Бу җәһәттән Татарстанда хәлләр күпкә яхшы. Дөньякүләм әдәбиятка омтылабыз икән, беренче чиратта, әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Һиндстанда, Англиядә, Төркиядә китап чыгарып, зур язучы булып китүгә ышанмыйм. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәримнәр дөнья әдәбиятына рус теле аша чыктылар. – Русча язып карамыйсызмы соң? – Русча бик язасым килә. Хәтта “Ком сәгате” дилогиясен русча әзерләп тә куйдым. Ләкин ул китап нәшриятына тапшырылмаган әле. Нәшриятның элеккеге җитәкчесенә бу эш турында әйткәнем бар иде, ул русча китап бик таралмый диде. Ә минем русча китап чыгарасым килә. Ник дигәндә, үземне тәҗрибәсез язучы дип әйтә алмыйм. Чөнки Татарстан язучыларының кулъязмалары белән эшләп караган кеше. Үземнең нинди дәрәҗәдә язганымны да беләм. Ләкин русча яза алмыйм инде. Аның өчен яшь чагында рус кызлары белән күбрәк йөрергә кирәк булган. Минем бер генә рус кызы бар иде. Аңа язган хатлар бик кыска булды. Көлмәсен инде бу дип, ике сүзле генә җөмләләр язгаладым. Рус әдәби мәйданына татарлар бик авыр чыга. Ә бит рус әдәбияты да әллә ни алга китмәгән. Татар язучысы икенче сортлы түгел. – Камил Кәримов язучылар чүкеч, кадак белән эшли алмый, дигән фикерне чәлпәрәмә китергән дигән хәбәр ишеткән идек әле. – Тырышсаң, кеше яллап та эшләтеп була, ләкин кеше эшләгәнне дә ахырдан төзәтеп йөрергә кирәк. ТатЦИКта өй салганда малай белән эшләгән эш иҗаттан алган ләззәттән дә артыграк. Күпме җир казылган, измә изелгән, кирпеч ташылган. Хәзер менә сарай төзеп ятабыз. Осталар чакырып карадык. Сезнең бу өрлекләрегез яртысына да җитми диләр, алган әйберне юкка чыгарырга, бәя күтәрергә тырышып сөйләшәләр. Ул такталарга кызыгып, шигырь язарлык инде менә! Кыскасы, үзебез тотындык бу эшкә. Нужа белән эшләмим, рәхәтлек тоеп эшлим. Саранлык та түгел, авыллыгым бу минем. – Шәле усаллыгы һәм Тукай премиясенә карата мөнәсәбәтегезне җиткерсәгез иде. – Туган авылым, аның халкының язмышы “Ком сәгате” романында сурәтләнгән. Мең йортлы авыл, аның 4 мең ярым кешесен күз алдына китерегез. Һәммәсенең сыеры бар, барысына да утын, печәне кирәк. Ә каян аласың аны? Колхоз печән бирми, аның үз фермасы бар. Күрше болыннардан чәлдерәсең, тамагыңны шабашник булып эшләп туйдыру ягын карыйсың. Ә болын табу, шабашник булу – кемнеңдер юлын кисү дигән сүз. Юлың кисештеме, үзеңне акларга тиеш буласың. Шушы эзләнүләр халыкны үзеннән-үзе көрәшчегә әйләндергән. Бездә халык беркайчан да акчасыз булмады. Чөнки базар якын. Ә базар – әрсезләнү, хулиганлык дигән сүз. Әмма начар хулиганлык түгел бу. Шушы холык мине дә йөртте. Ырымбурда җир сөрдертте, Магаданга кадәр алып барды. Ләкин миндә Шәле холкы бик аз. Ул холык булса, мин авылда калыр, шуннан гына шигырь җибәреп ятар идем. Мине ятимлек чыгарып җибәргәндер. Язучы булу хыялы 26 яшьтә мине көндезге бүлеккә укырга кертте. Язучылык – кыйблам ул минем. Иҗатымны Тукай премиясенә лаек түгел дип санамыйм, анда миңа карата субъектив факторлар күп булды. Беренчедән мин – сатирик язучы, сәхнәдән нинди генә адресларга нәрсәләр генә әйтмәдем. Романнарда да җитәкчеләр төп герой булды. Алар җитәкчеләргә шулкадәр тиз барып җитә, гәрчә китап укучы түгел, тамашачылар гына булсалар да. Тукай премиясе мәсьәләсендә субъектив фактор корбаны булдым. Мин моның белән горурланырга да тиештер. Чөнки әйткәнем адресатка барып ирешкән. Сөйкемсез сөяк шул мин. Җөмләне дә ”юк” дип башларга яратам.
--- |
Иң күп укылган
|