поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.08.2015 Җәмгыять

“Ана капиталы” бетәме?

Авылда күрше йортта яшәүче кечкенә Артурны күргән саен “Ана капиталы”н уйлап табучыларга карата нәфрәтем арта. Дәү­ләттән акча алу өчен генә бала табучылар белән ничек килешергә мөмкин соң?

Безнең урам әллә ни зур түгел. Шуңа күрә күрше-күләнне бик яхшы беләбез, өйдәге хәлләрдән дә хәбәрдар. Васил абый белән Наҗия апа –иртәдән кичкә кадәр колхозда хезмәт иткән кешеләр. Ике балалары бар иде. Кызганыч, уллары суга батып үлде. Хәзер карап торган бер кызлары гына бар. Әмма Илүсәдә әти-әни кайгысы юк. Мәктәп тәмамлагач, кызны көллияткә укырга керткәннәр иде. Тик укуын ташлап, кире авылга кайтты. Дөрес, күрше­ләребез сер бирмәде. Башка урынга укырга керә, диделәр. Илүсә көз көне дә, кыш көне дә китмәде. Ә аннары, авылга килгән “шабашник” егетләрнең берсенә ияреп, Казанга да чыгып китте.

Бергә яшәүләренең нәтиҗәсе – уллары Гадел туды. Сабыйны бер яшь тулмас борын авылга алып кайтып ташладылар. Оныкны әби-бабай үстерде. Мәктәпкә укырга керер вакыты җиткәч кенә, шәһәргә алып киттеләр. Интернатка урнаштырганнар, дип сөйлиләр. Узган ел Илүсә борынына кадәр җиткән корсак белән кайтып төште. Авылда шунда ук сүз китте: Васил абыйларның район үзәгендә балаларына дип алып куйган торак бүлмәләре бар икән. Илүсә әнә шул бүлмәне саткан акчага “Ана капиталы”н кушып, Казанда “түбә”ле булмакчы. Хактыр, икенче уллары Артурны, тумас борын, әбисе белән бабасына кайтарып тоттырдылар. Хәзер кайтып та күренмиләр. Кирәксез балалар үрчетүче “капитал” өләшү эше тизрәк бетсен иде. Итәк тутырып бала үстерергә теләүчеләргә акча кирәкми. Программаны тагын озайталар дип ишеттем, бу дөресме?

Мәсхүдә К.

2007 елда илдә “Ана капиталы” кертелгәннән бирле, Татарстанда гына да туучылар саны 80 процентка арткан. Бала та­бу­чыларның барысы да акчага кызыга дип уйлау – зур хата, әлбәттә. Белгечләр әйтүенчә, 2000 нче елларда үсеш күзәтелү 1980 нче елларда туган балаларның әти-әниләр булып җитлегүенә бәйле. Билгеле булганча, ул чорда сабыйлар күп туган.

Республикада яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендә кабул ителгән төрле программалар, шул исәптән “Ана капиталы” да, туучылар саны артуга тәэсир иткән. Соңгы дистә елда Татарстанда гаиләдә икенче, өченче булып дөньяга килгән сабыйлар саны күбәйгән. 2006 елда гаиләдә беренче балаларга туры килгән күрсәткеч – 59,9, икенче, өченче һәм шуннан соңгы сабыйларныкы исә 40,5 процент тәшкил иткән. Быелның беренче яртысында “беренче”ләргә – 42, “икенче”ләргә – 42, “өченче”ләргә – 12, “дүртенче” һәм шуннан соң­гыларга 3,4 процент туры килгән. Алга таба күрсәткечләр кимергә дә мөмкин, дип тә фаразлаганнар. Хәзер 1990 нчы еллар башында туучылар әти-әни булырга әзерләнә. Ул вакытта исә демографик вәзгыять начар иде.

Гамәлдәге закон нигезендә “Ана капиталы” буенча акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга (аңа кадәр алмаган булсалар) бирелә. Әлеге программа тирәсендә имеш-мимешләр дә шактый. Интернет челтәрендә аны 2019 елга кадәр озайтулары турында да хәбәр иттеләр инде. Имеш, акчалата ярдәмнән аз керемле гаиләләр файдалана алачак. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат үзәге вәкиле Алинә Гашникова сүзлә­ренә караганда, акчалата түләү 2016 елның азагына кадәр туган икенче һәм шуннан соңгы балаларга гына биреләчәк. “Программаны озайтачаклармы-юкмы, бу хакта әлегә бернинди төгәл мәгълүмат та юк”, – диде ул.

Алинә Гашникова шунысын да искәртте: 2017 елда сертификат бирү генә төгәлләнәчәк. Ә булган “капитал”ны эшкә җигәргә теләү­челәргә ашыгасы юк, дәүләттән бирелгән ярдәмне соңрак та файдаланып булачак. “Бүген программаны озайту юнәлешендә хәтта закон проекты да юк әле”, – диде белгеч. Хәтерләсәгез, депутатлар “Ана капиталы”н бирүне тагын ун елга озайтырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Тик проектны кире кактылар. Ул арада социолог­лар чаң суга. Илдә туучылар саны тотрыклы рәвештә кими башлаган. 2015 елның беренче биш аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, балалар 16,7 меңгә азрак туган. Росстат мәгълүматлары закон чыгаручыларны да яңадан утырып уйларга мәҗбүр итмәгәе. Акча бирәләрме, җирме, монысы инде – икенче мәсьәлә. Капиталга кызыгып бала табучылар да.


---
Ватаным Татарстан
№ 114 | 07.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»