поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.08.2015 Язмыш

Заһидә әби: "Ирем Муса Җәлил белән бер концлагерьда утырган"

Камышлының биек, мәһабәт тауларын күк йөзендә кабарып торган матур болытларга охшаттым мин. Авылдан ниндидер яктылык, матурлык, илаһи чисталык бөркелә кебек. Мин бирегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмнәр үткәч килдем, һәм миңа иң беренче булып тыл ветераны Заһидә әби Сафина белән очрашырга насыйп булды.

 - Сугыш башланганда миңа нибары унике яшь кенә иде әле, - дип сөйләп китте ул миңа үзе турында. - Бөтен гаиләбез “Марс” дип аталган артельдә хезмәт итә, ә халык телендә ул “кустарь” дип йөртелә иде. Сугыш башлангач та биредә эшләүче ир-атларны фронтка җибәрмәделәр, бронь белән калдырдылар. Чөнки артельдә фронт өчен ат чаналары, арбалар, тәгәрмәчләр һәм башка кирәкле әйберләр ясалды. Миңа да унике яшемнән шунда эш¬ләргә туры килде. Артель каршында кибет ачылды, анда он, сабын, ипи, киемнәр сатыла иде.

Сатучы булып эшләгән бертуган абыем 1942 елда сугышка алынгач, бу вазифаны миңа ышанып тапшырдылар. Мине сугыш тәмамланыр алдыннан башка хатын-кызлар белән бергә урман кисәргә дә җибәрделәр. Бу эшнең авырлыгы турында сөйләп тә бетерерлек түгел, ә яз җиткәч, урманда калган агач ботакларын яндыра торган идек.

Сугыш тәмамлангач та, безгә биредә байтак кына азапланырга туры килде әле.

Ә инде 1947 елда абыем армиядән кайткач, китап кибетендә эшли башлады һәм мине дә үз янына алды.

Шулай итеп, язмышым кискен борылыш ясап, миңа 42 ел сәүдә үзәгендә эшләргә туры килде. Күп балалы ана буларак лаеклы ялга чыккач та, 57 яшемә кадәр эшләдем әле.

Ирем Әбделхагым белән без бик тату яшәдек, Аллаһыга шөкер. Үпкәләшеп торырга вакыт булмады. Балаларыбыз Заһидны, Сәгыйдәне, Равилне, игезәкләребез – Илгизәр белән Илсөярне тәрбияләргә, терлек асрарга, эшкә йөгерергә кирәк иде бит. Туйганчы йокламаган чакларым да бик күп булды.

Әбделхагым озак еллар машина йөртүче булып эшләде. Тик соңга таба сугыш “бүләк иткән” авырулары кузгалгач, каравылчы булып кына калды. Бераздан соң ике аягы да йөрмәскә әйләнде. Шуннан соң мин аны ун ел кадерләп карадым. Риза, бәхил булып, 1990 елда бакыйлыкка күчте.

Әбделхагым фронтта чагында берничә тәүлек аяк киемен салып ял итә алмау, ыштырлары туңып, аякларына ябышу эзсез калмаган шул. Сөйли башласа, ул елый торган иде.

Әбделхак 25 яшендә сугышка киткән. Немецлар кулында эзәрлекләнүче авылларны азат иткәндә яндырылган, бары тик морҗалары гына утырып калган өйләрне күп күрергә туры килгән аңа. Яндырылган өйләрнең берсеннән күкрәгенә песи баласын кысып тоткан, 5-6 яшьләрендәге сабый баланың аларның каршына килеп чыгуы аны бик нык тетрәндерүе турында сөйләгән иде ул.

Әбделхагым сугышта разведчик булып хезмәт иткән һәм күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Тик ул берникадәр вакыттан соң фашистларга әсирлеккә төшә. Анда аңа татар халкының сөекле язучысы Муса Җәлил белән бер лагерьда утырырга туры килә.

Әбделхак турында туган авылына сугышта һәлак булды, дигән хәбәре килеп ирешә. Ә ул исән кала, Америка солдатлары азат иткәч, Әбделхак Голландиягә барып эләгә. Ә инде туган иленә кайткач, әсирлектә булган өчен аны Себергә сөргенгә озаталар. Омск шәһәрендә 1953 елга кадәр эшләргә туры килә аңа. Ул, Сталин үлгәч кенә, туган авылына кайту бәхетенә ирешә.

Бүген Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе булып эшләүче Заһид улым әтисе турында мәгълүматларны интернет челтәре аша эзләп тапты һәм без Әбделхагым сөйләгән сүзләрнең дөрес икәнлегенә тагын да ныграк инандык, - дип сүзен тәмамлады Заһидә әби.

Буш вакытларында Заһидә әби әле хәзер дә төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Элеккечә итеп әйткәндә, Коръән мәҗлесе үткәргәндә җәелә торган юрганнар, утыргыч өсләренә түшәкләр тегә ул. Быел шуларны 60лап данә тек¬кән һәм 35 кешегә бүләк иткән.

- Күзләремә операция ясаткач, хәзер рәхәтләнеп үзем инә саплыйм, эшлим, - дип шатлыгы белән дә уртаклашты тыл ветераны.
Ул бүгенге көндә балаларына хәер-дога кылып, намаз укып яши. Аның ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Тугызынчы дистәне ваклаган бу әби һич кенә дә заманнан артка калышырга теләми, өенә евроремонт та ясаткан, хәзер өй түбәсен яңага алмаштырырга җыена.

Соңгы сүзем итеп, гомере буе эшләп, балаларын тәрбияләп үстергән, сугыш ветераны Әбделхак аганы хөрмәтләп соңгы юлга озаткан һәм бүген дә күңел төшенкелегенә би¬решмичә яшәгән ак әбекәйгә карап, безгә сокланырга һәм гыйбрәт алырга гына кала.

Фотода: Заһидә әби улы Заһид һәм кечкенә оныкчыгы белән.

 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 07.08.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»