|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2015 Юмор
“Comedy Club” артистлары Казанда матбугат конференциясе үткәрде (ФОТО)“Comedy Club” резидентлары Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларын карарга җыена. Бирегә килүләренең төп максаты исә – чемпионат кысаларында тамашачыларга өр-яңа программа тәкъдим итү. “Comedy Club” резидентлары гастрольләр аша Казан белән яхшы таныш булса да, моңа кадәр биредә өр-яңа шоу белән чыгыш ясаганнары булмаган. Өстәвенә, алар биредә шоуның яңа программасын да төшерәчәк. - Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек зур ярышларның мәдәни программасы кысаларында эшләгән юк иде әле. Шуңа күрә биредәге чыгышларыбызның креативлык дәрәҗәсе бик югары булырга тиеш. Бу безнең өчен аеруча мөһим, - дип белдергән иде проектның креатив продюсеры Гарик Мартиросян. Казандагы шоу чын мәгънәсендә уникаль булачак. Биредә резидентлар үзләренең өр-яңа чыгышларын тәкъдим итәчәк. Аларның барысы да спорт, су темасына багышланачак. Билгеле булганча, “Comedy Club”ның һәр программасы кунаклар белән танышып, алардан “көлү”дән башлана. Павел Воля һәм Гарик Харламов сүзләренә караганда, Казандагы шоу да нәкъ шулай башланып китәчәк. Бу юлы резидентлар Татарстанның танылган шәхесләреннән көләргә әзерләнә. - Без программаның әлеге блогына, гомумән, әзерләнмибез. Кемнәр булачагы азакка кадәр сер булып кала. Шулай да, тамашачылар залында сезнең төбәкнең танылган кешеләре утырыр дип өметләнәбез. Шоу башлану белән, тамашачылар каршында алар белән танышачакбыз. Әлеге исемнәрне исә махсус рәвештә иң начар күрүче резидентыбыз укыячак, - дип белдерде Павел Воля. Әйтергә кирәк, “Comedy Club” резидентларының чемпионатка турыдан-туры катнашы бар. Ник дигәндә, Тимур Батрутдинов Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының илчесе дип игълан ителде. - Мин тартмыйм, эчмим, спорт белән шөгыльләнәм, 8 килограммга ябыктым. Ниһаять, пресс кубиклары күренә башлады... Шушы сыйфатларым аша мин илче буларак чемпионатка теләктәшлек күрсәтәмдер инде..., - диде ул уенын-чынын бергә кушып. Фото №1 Фото №2 Фото №3 Фото №4 Фото №5 Фото №6 "Татар-Информ" фотолары.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|